string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7820.html"
02.02.2012 14:27

«Ике кызым, бер улым үсеп килгәндә, балага уздым. Ниятем бу йөклелекне өзү иде. Кызларым да, улым да бар, янәсе, каенанама рәхмәт: «Кызым, тап син ул баланы, үтермә! Картаймыш көнеңдә тәрбияләүчең булыр», – диде. Дүртенче улым тәрбиясендә картлык кичерәм. Ике кызым, кияүгә чыгып, читтә яшиләр, өченче улым, юл фаҗигасенә очрап, яшьли үлеп китте. Мин әнкәй кебек сизгер генә булмадым. Төпчек улым Динарымның кызы тугач, килен икенче көмәнен алдырган. Аборттан соң, туарга өлгермәгән җан рәнҗешеме – килен өч тапкыр балага узды, әмма үле балалар гына тапты. Җитешлектә, муллыкта яшәсәк тә, итәк тутырып оныклар сөясе килә.

  Мөршидә ханым, 4 бала анасы».

 Урамда без йөкле хатын-кызларга соклану катыш гаҗәпләнеп карыйбыз. Якты дөньяга бала тудыру зур батырлык бит ул! Бүген исә, киресенчә, бала табуга караганда аны тудырмау, карында чакта юк итү гадәти күренешкә әверелеп бара. Әнә чәчләренә чал кунган өлкәннәр дә, ике балаң булдымы, өченчесен таба күрмә, берүк, дип киңәш бирә. Күбебез карындагы бала гомерен өзү кеше үтерүгә тиң зур гөнаһ икәнен дә белә. Аклану өчен гаепне заман авырлыгына сылтыйбыз. Ә өлкән буын бездән авыррак заманда, ачлык елларында курыкмыйча дистәләп бала тәрбияләгән.

 Медицина күзлегеннән

 Бала төшерүнең никадәр зыянлы булуын безгә Казан шәһәренең 3 нче бала тудыру йорты гинекология бүлеге мөдире Сания ХӘКИМҖАНОВА сөйләде:

 – Аборт наркоз белән ясала, шуңа да күпләр аның бернәрсәсе юк, дигән фикердә, – диде ул. – Бүген нәфис затларның күбесе җаннан җан яралуны – түзеп булмаслык газапка, ә йөрәк астында бала йөртүне авыруга саный. Шуңа күрә бер генә тапкыр һәм бары тик наркоз астында бала табарга мөмкин дигән фикердә торалар.

 – Сания ханым, безнең әбиләр җидешәр һәм аннан да күбрәк бала тапкан. Бүгенге буын ни өчен «сыек» икән?

 – Мөгаен, аңлату, тәрбия җитмәүдәндер. Әни булуның нинди зур җаваплылык, шатлык икәнен һәм бала тудыруның табигый күренеш булуын кыз балага яшьтән аңлатып, аны шуңа әзерләп үстерергә кирәк.

 – Димәк, аборт – тәрбиясезлек галәмәте?

 – Хатын-кызларның өчтән бер өлеше (32 процент) җенси тормышны 18 яшькәчә, гаилә корып тормый гына, ә 16 проценты 16 яшькәчә башлаган икән, әхлак турында сөйләп торасы да юк. Өстәвенә хатын-кызларның 60 проценты йөклелекне өзүне тыюны кеше хокукын бозуга тиң, дип саный. Нинди хокук ди ул? Үз карыныңда яралган нарасыйны үтерү «хокукымы»?

 – Еш кына яралган җанны якты дөньяга тудырмаска бәяләрнең котырып үсүе, хезмәт хакын вакытында ала алмау, гомумән, мохтаҗлык мәҗбүр итә, диләр.

 – Хәерчелектән куркып яралган җанны кыючыларның 73 проценты никахсыз җенси тормыш белән яшәүчеләр. Әмма яшәү шартлары начар дип никадәр генә зарлансалар да, хатын-кызларның 70,1 проценты түләүле медицина хезмәтеннән файдалана. Әле бер тапкыр да бала табу могҗизасын кичермәгән хатын-кыз бала тәрбияләүне үзенең тормышында кирәксез эш, артык мәшәкатькә саный. Иң аянычы – аборт ясатырга күбрәк яшьләр, студентлар килә. Уку йортларыннан килүчеләр – бала укырга комачаулый, дип аклана. Аборт ясаткач, башка балага узмау куркынычын аңламыйлармы икәнни? Ә куркыныч зур. Бүгенге көндә бездә саклануда яткан, баласын югалтудан курыккан булачак аналарның 28 проценты кайчандыр бала төшерткән. Әле ана булудан мәхрүм калган күпме хатын-кыз безгә килеп дәвалана, бала тудыруына өметен өзми.

 Дини күзлектән

 Бала төшерү – ислам күзлегеннән караганда зур гөнаһ. Бу хакта ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәйз аңлатты:

 – Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим! Аллаһ Тәгалә: «Мин баланы сезгә бүләк итеп бирәм. Сез күпме генә тырышсагыз да, әгәр минем рәхмәтем төшмәсә, бала булмый», – ди.

 Бу мәсьәләдә Коръәннән Ибраһим галәйһиссәләмне мисалга китерергә мөмкин. Раббыбыз: «Ибраһим галәйһиссәләмгә Исмәгыйль белән Исхакны бүләк иттем», – ди. Зәкәрия галәйһиссәләм дә: «Мин инде картайдым, хатыным да гакыйрә (ягъни бала тапмас яшькә җитте). Әй рәхмәт кылучы Аллаһ! Минем нәселемне дәвам иттермәссеңме?!» – дип сорый. Аллаһтан әмер килә: «Яхья исемле, Аллаһының иң тугры сүзле, тиңнәре булмаган бала белән шатландырам», – ди.

 Аңлавыбызча, Аллаһ кемгә тели, шуңа гына бала бирә. Аның бүләк икәнен балага уза алмый интеккән хатыннан сорагыз. Әнә АКШ кебек алга киткән илдә һәр ун гаиләнең алтысы нәселен дәвам итә алмый. Моны Раббыбызның бер гыйбрәте дими, ни дисең?

 Хак Тәгалә: «Мин сезгә баланы бүләк итәм, әмма сез аны ашата, тәрбияли алмам, дип куркасыз», – ди. Коръәннең бер аятендә «Балагызны ачлыктан куркып үтерә күрмәгез, мин аларны һәм сезне ризыкландыручы», – диелә. Ана карынындагы яралгыга 4 ай булганда, Аллаһ аның язмышын яза, җан иңдерә һәм күпме ризык җыясын билгели. Бала әти-әни өлешенә дә, дәүләт өлешенә дә керми. Шуңа күрә хәерчеләр арттырасыз, диючегә «Аллаһ үзе ризыкландыра!» – дип җавап бирегез.

 – Илдус хәзрәт, күпләр балага җан иңгәнче аборт ясату баланы үтерү түгел, дигән фикердә.

 – Аллаһ Тәгалә: «Кешенең җаны үзеннән алда туа, ул 4 айлык яралгы булгач кына түгел, бәлки, аннан алдарак тереклек итә башлый», – ди. Димәк, шушы вакытта гына аңа җан керә, шуннан соң гына аны үтерү үтерүгә санала дип акланучыларга: «Сез күрмисезме – бер тамчыдан кан бөртегенә, кан бөртегеннән чәйнәлгән иткә, аннан сөяккә әверелеп, кешегә әйләнә, ягъни җан белән тән тоташа», – ди. Бала ничә айлык булуга, ана карынында тереклек итә башладымы, аннан котылу үтерүгә керә.

 Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай ди: «Һәрбер бала үзенең табигый иманы һәм Аллаһ биргән фитрәте белән туа. Шуңа күрә балаларыгыз Аллаһ Тәгаләдән бүләк-әманәт булып тора. Аны тиешенчә тәрбияләргә кирәк».

 Саннар

 Абортлар саны буенча Россия иң алдынгы урыннарның берсен били: бездә мең хатын-кызга 83 бала төшерү туры килә. Әгәр дөньяга килгән һәр йөз балага ничә аборт туры килүен чагыштырсак, без АКШны – 8, Англия һәм Францияне – 10, Голландияне 10 тапкыр узып китәбез. Илдәге өч йөклелекнең бары тик берсе генә бала туу белән төгәлләнә. Ел саен 170 мең хатын-кыз беренче көмәнен төшертә – бу исә киләчәктә баласызлыкка китерә.

Сәрия ЗАКИРОВА «Шәһри Казан»

http://matbugat.ru/