Мәрхәмәтле булыйк!

02 февраль 2012 ел 13:46

Мәрхәмәтсезгә мәрхәмәт кылынмас...” (Хәдис)

Адәм баласының тормышы шатлык-сөенечләрдән генә тормый. Кайвакыт ишек-тәрәзәләребезгә кайгы җиле дә кагылып уза. Бәла-казага очраган мөселман кая барырга, нишләргә тиеш соң?

Мөселман бәла-казага дучар булганда, иң беренче бу авырлыкны Аллаh Раббыбыздан сынау дип белергә тиеш. Икенчедән, “Иннә лилләәhи үә иннә иләйhи рааҗигуун”, ягъни: “Хакыйкатьтә, без – Аллаhтан, hәм Аның хозурына кайтачакбыз”, дип, сабыр итәргә бурычлы.

Мөселман кешесенә килгән авырлыклар башка мөселманнар өчен дә сынау. Бу сынауда “яхшы” билге алу өчен, кардәшеңә килгән авырлыкны үзеңнеке кебек кабул итәргә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) бик тә мәрхәмәтле кеше булган. Аның йомшак күңелле булуын тасвирлаучы кыйссалар шактый.

Бервакыт Рәсүлуллаh (сгв) сәхабәләр белән сәфәрдә була. Сәхабәләр, үзләреннән ерак түгел генә кош оясы табып, “хуҗабикә”се кайтканчы кошның балаларын үзләренә алалар. Пәйгамбәребез (сгв) кошчыкларның әнкәсе кайтып, канат җилпеп, балалары янында очып йөргәнен күрә дә: “Кайсыгыз аның кошчыкларын алды? Кире кайтарыгыз үзенә!” – дип, сәхабәләргә мөрәҗәгать итә.

Икенче бервакытта Рәсүлуллаһ (сгв) яндырылган кырмыска оясын күрә дә: “Кем моны яндырды?” – дип сорый. Сәхабәләрдән берәү: “Мин!” – ди. Пәйгамбәребез (сгв) бу очракта да ачулана: “Беркем дә ут белән газапланмасын, бары тик утның Раббысы гына газаплар!” – ди.

Динебездә hәр җан иясенә карата мәрхәмәт каралган. Зыяны тимәгән бөҗәк яки кош-кортны үтерү, җәберләү дә золымга керә. Ә инде янәшәбездә яшәгән адәм балаларын, бигрәк тә мөселман кардәшләребез турында әйтеп тә торасы түгел.

Бәла аяк астында, диләр. Республикабызда, ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, 2011 ел дәвамында 5566 юл-транспорт hәлакәте теркәлгән, 696 кеше hәлак булган, 7067 кеше җәрәхәтләнгән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә Раббыбызның сынауларын шактый күрәбез: 2010 елда 18 яшьтән югары булучылар арасында 23830 инвалид теркәлгән.

“Зәкят” фондына мөрәҗәгать итүчеләр арасында тормышның авыр сынауларын – ачлык-ялангачлык, юл хәвефләре, “букет-букет” авырулар, ятимлек ачысын татучылар җитәрлек. Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Безнең арада яшәп, ярдәмебезгә мохтаҗ булучыларга битараф булмасак иде! Ә инде ярдәм кулын сузучыларга Аллаh Раббыбыз җәннәт ишекләрен ача күрсен!

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана