string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7822.html"
01.02.2012 09:10

Быел Мәүлид ае 24 гыйнварда башланып 22 февральга кадәр дәвам итәчәк. Шушы айда мөселман дөньясында гадәттә Пәйгамбәребез с.гә багышланган вәгазьләр сөйләнелә, аның тормыш юлы, үрнәге яктыртыла. Укучылар игътибарына мәрхүм Габделхак хәзрәт Саматовның язмасын тәкъдим итәбез.

Бөтен галәмне юктан бар кылып тәрбия кылучы Аллаһы тарафыннан бәндәләргә ирештерелә торган хөкемнәрне гади генә булган һәр кеше саен ирештерү лаек та түгел һәм һәр кешенең бу хөкемнәрне кабул итәргә кабулияте дә, мөмкинлеге дә юк, чөнки ул бөек затның хөкемнәрен ирештерүче фәрештә белән очрашырга, аның сүзләрне аңларга лаек булган зат кына бу кебек вазыйфага лаеклы булачагы да һәр гакыл иясенә мәгълүм булса кирәк.

Мәсәлән, чеп-чи надан кеше бөек дәрәҗәле галим, философ кешедән аның фәнни, сәяси сүзләреннән вә хикмәтләрене аңлый да, төшенә дә алмавы һәм аны икенче берәүләргә җиренә җиткереп ирештерә алмаячагы көн кебек ачык аңлашылса, галәмнәрне һәм анда булган җанлы һәм җансыз нәрсәләрне бар иткән, анда булган бөтен сер-хикмәтләрнең әүвәлен вә ахырын белүче Аллаһы тәгалә белән гади бәндәнең арасы ничек буласы шуңа карап аңлансын. Шуңа күрә дә ул Аллаһы тәгалә Үзенең камил хикмәте вә тәдбире буенча бәндәләренең үзләре арасыннан яхшы табигатьле, күркәм холыклы, пакь калебле, үзенең рәхмәт тәрбиясе белән тәрбияләнгән, һәм фәрештәгә юлыгырлык вә аннан сүз ишетерлек дәрәҗәгә ирешкән, анардан Аллаһының сүзләрен өйрәнеп, аны аңлап халыкларга да аңлатырлык итеп ирештерергә лаек булган бер кадерле, хөрмәтле, инсафлы затны сайлап халыклар арасына илче итеп җибәрмешдер. Менә шул илче Аллаһының кануннарын (динен) Аллаһы тәгалә теләгәнчә һичбер хыянәтсез итеп Аллаһыны танытучы вә аңа гыйбадәт кылу рәвешләрен өйрәтүче зат пәйгамбәр буладыр.

Менә шундый хөрмәтле булган пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Мөхәммәд галәйһиссәлам ахырзаман пәйгамбәре, безнең пәйгамбәребездер. Шушы сәййидел мөрсәлин, пәйгамбәрләрнең дә пәйгамбәрен бөтен галәмгә рәхмәт өчен яратылган (Вә мә әрсәлнәкә иллә рахмәтән лил-гәләмин) дип Аллаһы тәгалә тарафыннан күп сыйфатлар белән макталган затның пәйгамбәрлеген танып иман китереп, мин синең өммәтеңмен дигән кешегә, ул рәсүлуллаһының нәсәб шәрифене Һашимгача 4 буынны белү ваҗиб, ә Гаднәнгәчә  белү мөстәхәб буладыр. Мөхәммәд ибне Габдулла бине Габделмоталлиб бине Һашим бине Габдемәннаф.

Бу мәүлид бәйрәмене бәйрәм итү ярыймы әллә бидгать эшме? дигән сүзләр халык арасында күп низаглар тудыра. Шуңа карата үзебез күргән китаплардан алып һәм махсус үз фикерләремнән дә йомгаклап ошбу мәкаләне язарга булдым.

Рәсүлуллаһның туган көнене аерым билгеләп гаед (бәйрәм) итү элекке 4–5 гасырда булуы ачык билгеле дәлилләр күрелмәгән. Алтынчы гасырда юмарт патшалардан булган Әрбәл падишаһы мөлек Мозаффар Әбү Сәгид Күкбүре бине Гали бин Биктәкин Рәсүлуллаһыга с.г.в. бик тә мәхәббәтле булганлыктан шушы Мәүлид кыйссасына олы аш-су хәзерләп, күп халыкны туйдырып садака кылуны чыгарган. Һәр елда Рәсүлуллаһның туган көнене хөрмәтләп фәкыйрьләргә һәм гыйлем әһленә мал белән садака кылып ярдәм итә торган булган.

Мәүлид бәйрәмене исбатлый торган менә мондый риваятьләр бар. Хафиз ибне Рәҗәб үзенең «Ләтаъифел мәгариф» дигән китабында Мөслимнең Әбү Катадәдән риваять кылган бер хәдисне китерә. Рәсүлуллаһтан дүшәнбә көн руза тотуының хикмәтен сораганда әйткән (заликә йәүмә вөлидтө вә өнзиләт гәләййә фиһиннөбүвәтө) дигән. Ягъни мин ул көндә тудым һәм ул көндә миңа пәйгамбәрлек килде, дигән.

Димәк Рәсүл галәйһис-сәлам үзенең туган көнене һәм пәйгамбәрлек килгән көнене тигез итеп аерым гыйбадәт белән олуглап Аллаһы тарафыннан олуг нигъмәт дип танырлык халыкларга да шөкеранасы тиешлекне аңлату өчен булса кирәк. Янә дә Хафиз Җәлаледдинел Сөютый (рахимәһуллаһ) Мәүлид бәйрәмене имам Бәйһакый исбат вә тәхрөҗ иткән хәдис шәрифтән дә аңлашыладыр. Хәдисне Әнәс бине Малик әйтә: «Рәсүлуллаһ г.с. үзе өчен гакыйка кыйлды» дип. Бәс, рәсүлуллаһының бу гакыйкасы үзе тарафыннан тәшәккөр булса, өммәтенә дә шулай тәшәккөр юлыны күрсәтер өчен булса түгелме? Бу хакта төпченергә теләгәннәр; Шәех Йосыф бине Исмәгыйль Нәбһәнинең «Хөҗҗәтуллаһи галәл гәләмин фи могҗизәти сәййидил мөрсәлин» дигән китабына карасын дип тәкъдим ителә.

Мәүлид бәйрәменең дөреслегендә безнең уебыз. Югарыда сөйләнгәнчә ихлас күңелдән фәкать Аллаһы ризалыгы өчен изге ният белән, мәҗлес төзепме яки мәсҗидләрдәме шушы сөекле пәйгамбәребезнең нәсел-нәсәбеннән алып та кыямәт көнендә без гасый (гөнаһлы) өммәтләренә шәфәгать кылыр өчен янган-көйгән минутларга кадәр булган хәлләрне гомум халыкка, бу вакытларда аның нинди зат ул? Ничек яшәгән? Ни эшләр башкарганлыгын түгел, хәтта кайда, кайчан туганын да белә алмаган гафләттә булган халкыбызга ирештерү, аның кыскача гына булса да тәрҗемәи хәлен белдерү тиешледер.

Мисал: депутат сайлаганда гына да ул син сайлый торган, аңа шәһадәт итеп тавыш биргәндә, аның кем икәнлегене белергә, аның тәрҗемәи хәлен белергә тиеш булгач, аның аркылы Аллаһының кануннарын кабул итә торган, Аллаһы белән без өммәтләре арасында вәсилә булачак һәм ул дәһшәтле кыямәт көнендә аның шәфәгатен өмид итә торган кеше аның туган көнен искә алып, аңа салаватлар укып, аның белән таныш булмаганнарга таныту, аны оныттырмаска, икенче буыннарга да тапшырырга кирәктер.

Тик шул мәҗлесләрдә озак-озак утырып вакыт кергән намазларның вакыты чыгып укымыйча калдырып Аллаһының фарыз кылган олуг бурычыны үтәмичә калдырып, каш ясыйм дип күз чыгарган кебек олуг гөнаһка дучар булырлык булмаска тиеш.

Күп язарга мөмкин әллә шуның белән кыскарттым.

Әссәләмө гәлә мәниттәбәгәл һөдә.

Татарстан Җөмһүрияте

Мөселманнары Диния Нәзарәтенең Баш казые

Габделхак хәзрәт САМАТОВ
Чыганак: Musulman.su|