string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7823.html"
20.01.2012 09:29

Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: "Ә ләстү бираббикум" (Мин сезнең Раббыгыз, Тәрбиячегез, гыйбадәт кылырга тиешле, бердәнбер Илаһыгыз түгелмени?), дип Үзен танытты. Шулчак: "Шәһиднә иннәкә Раббунә" (Шәһадәт кылабыз, ант итәбез, Син – безнең Раббыбыз), дип бу дөньяга киләчәк җаннар Аллаһы Тәгаләгә ант иттеләр, дигән аять китерелә.

Бу вакыйга дөнья барлыкка килгәнче күп заманнар элек була. Һәм ул шәригатьтә “әлмисак”, ягъни җаннарның Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә биргән "көне" буларак билгеләнә.

Ягъни Аллаһы Тәгалә кешеләрнең җаннарын Үзенең каршына тезеп бастырып, дөньяда яшәгән вакытыгызда, тән белән берлектә яшәгәндә: “Мине онытмассызмы? Кушканнарымны үтәрсезме? Явызлыктан, хәрамнан тыелып, бер-берегезне рәнҗетмичә ахыр гомерегезгә чаклы яшәрсезме?” – дип ант эчерә. Адәм балаларының җаннары:

- Әлбәттә, Раббыбыз, Син кушканнан тайпылмабыз, үтәрбез, - дип ант итәләр. Әмма араларында ялганлаганнары да булды. Ләкин Аллаһы Тәгалә аларның әйткән сүзләрен үтәмәячәкләрен белеп торды. Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне дә Белүче, Күрүче.

Коръәннең бу аяте адәм балалары иманлы, итагатьле, тәкъва булырга тиеш икәнлекләрен аңлата.

Иманлы булу - Аллаһны танып, һәрдаим үзеңне Аның каршында, әлмисакта басып торган кебек, хис итеп йөрергә кирәклеген белдерә.

Итагатьлелек - Аллаһы Тәгаләнең әмер боерыкларын, пәйгамбәребезнең (сгв) әйткән сүзләрен күңелгә салып, буйсынып, карусыз тормышка ашыруны аңлата.

Тәкъва булу - Аллаһның тыйган нәрсәләреннән тыелып, кушканнарын үтәп, Раббының ризалыгын югалтудан куркуны күз алдында тота.

Адәм балалары бу дөньяга килгәч, җан-тән белән берлектә булганнан соң, биргән вәгъдәләрен, антларын искә төшерер өчен, Раббыбыз – Кодрәт иясе – пәйгамбәрләр һәм китаплар җибәргән. Адашып-саташып йөрмәсеннәр өчен дин, шәригатьне булдырган. Мисал өчен, Коръәндә: "Аллаһы Тәгалә сезнең тышкы кыяфәтләрегезгә карап түгел, күңелегезне күзәтеп хөкем итә, кылган гыйбадәтләрегезне кабул итә", – дип әйтелә. Шулай ук пәйгамбәребез дә: "Зур мөлкәткә ия булган кеше бай булып саналмый, күңеле киң кеше бай булып санала", – ди үзенең хәдисләренең берсендә (Бохари). Димәк, безгә күңелләребезне пакьләү юлында күп көч куярга кирәк. Күңел көзгесе (калеб) чиста, пакь булмаса, диннән дә чыгып китү мөмкинлеге бар икәнлеген пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) белгертә.

"Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: чын мөселман булмыйча торып, берегез дә җәннәткә кермәячәксез. Бер-берегезгә карата күңелегездә мәхәббәт булмыйча торып, чын мөселман була алмаячаксыз. Бер-берегез белән сәламләшкәндә чын күңелдән сәламләшегез. Һәм бер-берегезне күрә алмаучанлык хисеннән сакланыгыз, чөнки ул үткер пәке кебек. Ул пәке (бер-береңне күрә алмаучанлылык) чәчләрне кыра торган түгел - ул күңелдән динне кырып ала, динсез калдыра", – дип әйтә пәйгамбәребез (сгв) (Бохари).

Күңел дигәнең (калеб) бик нечкә нәрсә икән. Чиста, пакь булса, ихласлык саклана торган хәзинә ул. Анда акыл урнаша. Бу мәсьәләдә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (сгв) тарафыннан әйтелгән бик матур сүзләр бар: "Акыл калебтә, күңелдә урнашкан. Рәхим-шәфкатьлелек – бавырда. Мәрхәмәтлелек талакта була. Ә сулыш үпкәдә урнаштырылган" (Бохари).

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: "Иң хәерлеләрегез Аллаһ каршында тәкъварак булганыгыз", – ди. Ягъни Раббыбызның кушканнарын үтәргә атлыгып торучылар, Аның ризалыгын югалтудан куркучылар. Тәкъва кеше һәрвакыт үзенең начарлыкларын төзәтү өстендә эшли торган була. Холкын тәртиптә тотарга тырыша. Чөнки ул һәрчак пәйгамбәребезнең (сгв): "Иң хәерлеләрегез – Исламда иң яхшы холыклы булганнарыгыз, динне аңлый торган булсалар, әлбәттә", – дигән сүзен исләрендә тоталар, аңнарыннан, зиһеннәреннән чыгармыйлар. Алар башкаларга тел тидермиләр, мыскыл итмиләр, яла якмыйлар.

Чөнки: "Аллаһка ышанган кеше икенче берәүгә яла якмый, аны ләгънәт кылмый, сүкми һәм аңа карата пычрак гамәлләр әшләми", – дип кисәтә Мөхәммәд (сгв).

Югарыда китерелгән аять-хәдисләрдә күрсәтелгәнчә, күңелләребезне чиста тотсак, шуның бәрабәрендә җаннарыбызның "әлмисакта" биргән антларын искә төшереп, холыкларыбызны тәрбияләргә тырышсак, хәлләребез башкачарак булыр иде.

Ә бит бүген, без – мөселманнар арасыннан кайберләребез бер-берләрен күрә алмый, дошманлык кыла. Бер-берләре турында гайбәтләр сатып, ялалар ягып, күңелләрендәге иман очкыннарына игътибар итмичә, хискә бирелеп, нәфесләрен симертә. Әгәр, чыннан да, дингә бирелеп, Коръәндәге һәм хәдисләрдәге сүзләрне истә тота торган булсак, бер-берләребезне рәнҗетер идекмени?! Бүген сөйли, яза торган сүзләребез чынлыкта дин өчен түгел бит, ә фәкать үзебезне өскә чыгарып, фикеребезне киң мәйданга таратып, үзебезне барысыннан да акыллырак, гыйлемлерәк итеп күрсәтү генә.

Барыбыз да “дин, дин” дип сөйләшәбез, Коръәннән, хәдистән төпле дәлилләр китергән булабыз, тик барысы да үзебезнең нәфесләребезне иркәләр өчен генә. Нишләп Аллаһы Тәгалә фикере өстен булырга тиеш түгел соң? Әллә без Аңардан акыллырак булдыкмы инде? Күңел көзгебез пычрак килеш, элеккеге галимнәр дәрәҗәсендә булмакчы булып, ни өчен без Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә үзебезнең пычрак нәфесләребездән кайнап чыккан мәгънәләрне салырга тырышабыз соң? Әлбәттә, бу сорауларның җавабы бик гади. Күңелләребез пычрак. Кылган гамәлләребез нәфесләребезгә ияреп кенә, кеше алдында күрсәтер өчен генә. Чөнки кая барасыбыз турында төптән уйламыйбыз. Наданлыгыбыз чиктән ашкан. Галимнәрдән гыйлем өйрәнер урынына, нәфесләребезгә хуш килгән, фикерләребезгә туры килгән мәгълүматны гына ала алабыз. Гыйлемгә хирыслык юк. Холкыбызны үзгәртә алмыйбыз, чөнки нәфсебезне җиңә алмыйбыз. Нәфесне җиңәр өчен, Аллаһы Тәгалә турында күбрәк уйларга кирәк, ә без аны булдыра алмыйбыз, чөнки тәкәбберлегебез юл бирми.

Ләкин бер нәрсәгә дә карамастан, безгә Аллаһы Тәгалә каршында күңелләребезне чистартырга, холкыбызны пәйгамбәребез (сгв) кушканча тәрбияләргә кирәк. Моның өчен бердәм булырга, кеше хатасын тикшергәнче, үзебезнең ялгышлыкларыбызны төзәтү зарур. Нәфсебезне тыярга, иман, итагать, тәкъвалыкны үстерү юлында тырышырга кирәк. Әлмисакта биргән вәгъдәләребезне һәм пәйгамбәребезнең (сгв) шул мәсьәләдә сөйләнгән соңгы вәгазен истә тотарга кирәк. Иншә Аллаһ, шулчак күңел көзгесендәге тутыклар китәр һәм анда хакыйкый дин, иман чагылышы табылыр!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ