string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7824.html"
20.01.2012 09:26

Әңгәмәбез – Кама буе төбәге казые, Татарстанның Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, Чаллыдагы “Ак мәчет” имамы һәм шул мәчет каршындагы мәдрәсә ректоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев белән. Ул безне казыятне борчый торган мәсьәләләр, халык еш мөрәҗәгать итә торган сораулар һәм әлеге төбәк “үзенчәлеге” – сәләфиләр белән килеп туа торган каршылыклар белән таныштырды. Соңгы вакытта мөселман гаиләләрендә гакыйдә белән бәйле аңлашылмаучанлыклар туып, аерылышу өчен казыйга килү очраклары күбәеп киткән.

– Гади халык үзара эш мөнәсәбәтләре (килешүләрне үтәмәү), ир белән хатын арасында килеп чыккан мәсьәләләрне чишү уңае белән мөрәҗәгать итә. Халкыбыз өчен традицион булган хәнәфи мәзһәбе буенча, кем дә кем: “Ләә иләһә иллаллаһу Мөхәммәдур-рәсүлүллаһ”, – дип әйтсә һәм шушы сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, аны күңеле белән кабул итсә, ул кеше мөселман булып санала. Ә үзләрен сәләфиләр дип йөрүчеләрнең карашынча, мөселман булу өчен югарыда әйтелгән шарт кына җитәрлек булып саналмый, бар гыйбадәтен җиренә җиткереп үтәгән кеше генә мөселман була ала. Аларның: “Кеше үзен мөселман дип саный икән, бу берни дә аңлатмый, ул гамәл-гыйбадәт кылса гына мөселманнан хисаплана”, – дип йөрүләре – җәмгыятебездәге аңлашылмаучанлыкларның килеп тууына сәбәпче булды. Өстәвенә, сәләфиләр, кешенең гамәле үзләренә ошау-ошамауга карап, тәкъфир кылалар (ягъни, бер сүз белән әйткәндә, кешене кяферлеккә чыгаралар), – дип башлады үз сүзен Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев. – Шундый очраклар да була: ничәмә-ничә ел бергә торып, әби-бабай яшенә җиткән гаиләләр аерылышырга мөмкин. Чөнки ир яисә хатын берсе үзен мөселман дип йөрсә дә, әдәп-әхлаклы булса да, гыйбадәте охшамавы сәбәпле генә икенчесе тарафыннан кяфер булып танылырга мөмкин. Хәтта намаз укыган, башка гамәл-гыйбадәтен кылган кеше дә, әгәр “гакыйдәсе дөрес булмаса”, кяфер булып чыга ала. Әле күптән түгел генә алтмыш яшьләрдәге бер ханым да үзенең ирен кяферлеккә чыгарып, “Аныӊ белән бергә тору дөрес микән?” дип борчылып килде. Ни өчен ул кяфер соң дигәч: “Ул минем башка мөселман хатын-кызлары белән бергә җыелып дин гыйлемен өйрәнүемә риза түгел”, – ди.

– Кешеләр вәсвәсәләргә бирелмәсен, төрле чит-ят фикерләргә бирешмәсен өчен нинди профилактик чаралар күрергә кирәк соң? Сез китергән бер мисалдагы “кяферлеккә чыккан бабай” гамәл кылмый башлаган түгелдер бит инде...

– Юк, алай түгел. Бу ханым (гадәттә, алтмыш яшьтә булуларына карамастан, алар үзләрен әби дип әйткәнне яратмыйлар) укырга дип иртән чыгып китә дә кич караӊгыда гына кайтып керә. Иренеӊ рөхсәтеннән башка, кайда йөргәнлеге билгеле булмаган хатыны белән нинди ир риза булыр икән? Хатын-кыз беренче чиратта иренеӊ ризалыгына ирешергә тиеш.

Моннан ике-өч ел элек югары урында эшли торган дәрәҗәле бер кеше үзенең хатынын һәм ике кызын дини белем алырга мәчеткә җибәрә. Ә ул исә сәләфиләр кулына килеп эләгә. Алар исә, үз чиратында, ул ханымныӊ “гакыйдәсен дөресләгәч”, “кяфер” иреннән аерып, башка кешегә кияүгә биреп җибәрә. Нәтиҗәдә, гаилә таркала, гамәл-гыйбадәтен кылмаса да үзен мөселман дип санаган ир ислам диненнән баш тарта һәм үзен ислам диненеӊ дошманы дип игълан итә. Бер генә кешене ислам диненә кертүдә сәбәпче булган кешегә җәннәт вәгъдә ителә, ә ислам диненнән чыгаруга сәбәп булган кешене нәрсә көтүе турында ничек уйларга мөмкин?

Бүгенге көндә ирләр дә, хатын-кызлар да үзләренеӊ өстендәге бурычларын тиешенчә үтәмиләр, аннары гаепне өсләреннән төшерү өчен берсен-берсе кяферлеккә чыгаралар, ә сәләфиләр гакыйдәсе моӊа туры юл ача: кимчелексез кеше юк, шуӊа күрә үзеӊә ошамаган һәрбер кешене кяферлеккә чыгарырга була. Ә кяфер белән ни теләсәӊ, шуны эшләргә була.  

– Ә ни сәбәпле кешеләрнең фикерләре кисәк кенә үзгәреп китә?

– Бу кешене гипнозлагандагы кебек бара. Әйтик: “Пәйгамбәребез (сгв) намазны болай укыган, аның вакытында шулай булган”, – дип, белсәләр дә, белмәсәләр дә гел тукып торалар, үзләренеӊ күӊелләренә ошаган мәгънәләр бирәләр, үзләренеӊ фикерләренә башкаларны ышандыралар. “Коммунизм, коммунизм” дип тукый торгач, күпме халык шуӊа ышанды. СССР системасы җимерелеп, үзгәртеп корулар башлангач, без гарәпләрне пәйгамбәр кебек кабул итә башладык. Мин үзем 1988 елда намазга бастым. Ул вакытта намаз укучылар бармак белән генә санарлык иде. Ә нәрсә, алайса ул елларда калган кешеләр – Россиянең бар халкы да диярлек кяфер булган булып чыга идеме?   Ул вакытта күпләр күӊелләреннән үзләрен мөселман дип санасалар да, гамәлләрен кылмыйлар иде, хәтта хәмер кабучылары да аз түгел иде. Без бит алар үзләрен мөселман дип санаганнары өчен генә, гамәл кылмаучы, бәлки телдән генә үзләрен мөселман дип санаучыларныӊ балалары, оныклары булган өчен генә мөселман булып йөрибез. Башка дин әһелләренеӊ балалары үзләрен мөселман дип йөрмиләр бит, хәтта күӊелләре белән ислам диненеӊ хаклыгына ышансалар да. Никадәр генә гөнаһлары булса да, алар берсен-берсе кяфер дип атамаганнар. Бүгенге көндә менә шуны да аңлау җитми безнеӊ халыкка. Дөрес, безнең бөтенебезнең дә пәйгамбәребез (сгв) кебек яшисе килә. Шуӊа күрә бүген үзләрен кайберәүләр сәләфиләр дип атый. Сәләфиләр дип беренче мөселманнарны атыйлар. Аларга ошарга тырышу бик яхшы, әмма бу телдә генә булмасын һәм нәрсә генә эшләсәӊ дә бу исем артына качып эшләмәсәӊ иде. Ә бит беренче сәләфиләр берсен-берсе кяферлеккә чыгармаган, берсенеӊ гыйбадәтен берсе тикшермәгән, алар динсез кешеләрне дингә өндәгән, үзләренеӊ күркәм әхлаклары белән башкаларга үрнәк булырга тырышкан. Ә бүген үзләрен сәләфи дип атаучылар башка мөселманнарныӊ кимчелеген тикшерү белән мәшгуль. Башкаларны дәүләтнең хокук саклау урыннарына бармаска чакыралар, ә үзләре баралар, банклар белән эш йөртмәскә чакыралар, ә үзләре банктан кергән акчаны кулланудан тартынмыйлар. Мөселманнарны кяферлеккә чыгарып, аларныӊ җанын, канын, малын үзләренә хәләл итеп чыгарган беренче төркем дүртенче хәлифә Гали (рг) вакытында чыга һәм аларны һавариҗлар дип атыйлар. Һавариҗлар мөселманнар арасына таркаулык кертәләр, алар динсезләргә каршы түгел, бәлки мөселманнарга каршы көрәшкә күтәреләләр. Бүген дә үзләрен сәләфиләр дип атаучылар динсезләрне дингә өндәү белән шөгыльләнми, ришвәт алуга, наркоманиягә, эчүчелеккә каршы көрәшми, алар көне-төне урамда азып-тузып, эчеп-косып йөргән кешегә дә бернинди дә йогынты ясамый, бәлки, алар мәчетләргә кереп ислам динен тота торган кешеләр арасында фетнә салалар. Мәзһәбләргә бүленү – зур ялгышлык, дип, аларныӊ төп көрәш фронты булып мәзһәбләргә иярүче мөселманнарга каршы көрәш тора. Алар үз эшләрендә җәмгыятьтәге кимчелекләрне дә бик оста файдалана. Егерме ел буе ислам турында аӊлату һәм уку-укыту да бер яклы гына барды. Безнеӊ халык монда килгән гарәп укытучыларын гына түгел, хәтта гарәп илендә күпмедер вакыт булып кайткан үзебезнеӊ яшьләребезне дә “изгеләрдән” дип кабул итте. Алар анда укыганмы, әллә тик кенә ятканмы, анысын сорап та тору булмады. Һәм бүгенге көндә зур галим булып йөрүчеләрнеӊ күбесе дүрт еллык уку йортыныӊ ике елын ун ел дәвамында укып, үз илендә укытырга да хокукы булмаган шәех (аларныӊ да күбесе халыкка билгесез) янына йөргән. Шулар безгә чит фикер, безнеӊ халык өчен ят юнәлеш алып кайтты һәм егерме ел буе халыкка бу чын ислам дип аӊлатты. Кешегә: “Син җүләр”, – дип көне-төне такылдап торсаң, аек акыллы кешенең дә үзен җүләр дип йөри башлавы кебек килеп чыга инде бу...

– Мондый тискәре күренешләргә каршы тору өчен бездән нәрсә таләп ителә?

–  Диния нәзарәтенең билгеле бер төпле юнәлеше булып, ул дәүләт тарафыннан яклау алырга тиеш. Һәр мөселман дәүләте билгеле бер мәзһәбне генә тота. Мәзһәбсез бер генә дәүләт тә юк. Безнең мең елдан артык тоткан үз  юнәлешебез бар, ул – хәнәфи мәзһәбе. Эшебез – дәүләт белән бергә барырга тиеш. Әгәр дә һәр мулла үзе теләгәнчә дин тотса, бу бер дә яхшыга китермәячәк. Соңгы елларда гакыйдә тикшерү модага кереп китте. Бер ун еллап элек интернетта: “Дөрес гакыйдәле кешегә генә кияүгә чыгам” яисә “Дөрес гакыйдәле кешене генә хатынлыкка алам” дигән игъланнар барлыкка килгән иде, ә хәзер исә: “Гакыйдәң дөрес түгел”, – дип, аерылышучылар да барлыкка килде. Егерме бишәр-утызар ел бергә торган гаиләләр таркалмасын өчен нишләргә соң? Чыгу юлларын югарыда әйтеп уздым инде: дәүләт күләмендә билгеле бер юнәлеш кенә булырга тиеш. Ләкин аны казый берүзе генә хәл итә алмый. Казый фәкать үзенә мөрәҗәгать ителгән эшләрне карый, тикшерә һәм хөкем чыгара ала. Бу очрактагы кебек күпчелек очракта эш казыйга мөрәҗәгать ителмичә кала. Эш казыйныӊ белемлелеге, белемсезлеге сәбәпле түгел, ә бәлки мәзһәбкә иярүе сәбәпле казый үзе үк “кяфер” дип игълан ителә. Талак мәсьәләсен алар (сәләфиләр. – Н.С.) “шәригатьчә” хәл итәбез дип әйтсәләр дә, ни өчендер, мал бүлешә башлаганда үзләре үк башкаларны тыя торган дәүләт хокук саклау органнарына (ягъни “тагут” судларына) мөрәҗәгать итәләр. Проблемалар эзләп йөрү – казый (дини судья) вазифасы түгел, проблемасы булган кеше үзе казыйга килеп мөрәҗәгать итә. Мин Чаллының “Ак мәчет”ендә кабул итәм, ишекләр һәрчак ачык. Төп кабул итү вакытым – җомга көн (көндезге өчтән кичке сәгать бишкә кадәр). Алдан хәбәр итеп килергә кирәк.

Сәләфиләр намаз мәсьәләсен үзләренчә “хәл итте” инде, хәзер гаилә проблемасына килеп керделәр. Гаилә, торгызып булмаслык итеп таркалып беткәч, соӊ була инде. Тагын бер нәрсә бар: сәләфиләрнең “башлык”лары ризалык биргәч, күп очракта казыйның кирәге дә шуның кадәр генә була инде...

Рәсемдә (уртада): Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев төбәк казыяте җыелышында чыгыш ясый.

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ 

  Чыганак: "Дин вә мәгыйшәтгазетасы