string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7828.html"
07.01.2012 00:11

- ТР мөселманнары Диния нәзарәте уставында эшне хәнәфи мәзһәбе нигезендә оештыру каралган. Дөрес, икенче яктан: “Без хәнәфи булмаганнарга сүз әйтергә тиешме соң?” – дигән сорау да туа. Ләкин мөфтият муллалары хәнәфи мәзһәбе принциплары белән эшләргә тиеш. Теләми икән, китсен. Бу өлкәдә аңлашылмаучанлыклар бар. Диния нәзарәтенең эчке эшләү принциплары бөтен мөселман өммәтендә ничек файдаланылырга тиеш?” – дигән сорау җавапсыз кала бирә. Кызганыч, бу бөтен Русиядә шулай, – дип белдерде Россия ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин www.tatartime.com сайтына биргән әңгәмәсендә. 

– Хәл итүнең юллары нидән гыйбарәт? Бәлки Татарстанга шәех алып кайтыргадыр?

Барысы да кирәк. Хәзер Татарстан имамнары Россия ислам университеты каршында ачылган үзәктә белемнәрен күтәрә. Бу үзенә күрә мөһим чара. Дини мәгариф системасын да бер калыпка салырга, бигрәк тә гакыйдә мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кирәк. Аннары тарихи мирастан актив файдаланмыйбыз. Яшьләр татардагы ислам мирасын белмәгәнгә, татар илаһият галимнәре ислам турында дөрес язмаган дигән фикер бар. Яшьләр белән активрак эшләргә, лагерьлар оештырырга кирәк. Бу өлкәдә коплекслы программа эшләү зарур.

Шулай да Татарстан Диния нәзарәте бу максатларга ирешә аламы?

Төп максат – Диния нәзарәтен  устав нигезендә эшләмәгән кадрлардан чистарту. Биредә кайбер мөхтәсибләр алышынды. Әмма проблема аңа карап кына бетми. Бу әле беренче адым гына булды. Әгәр бу юнәлештә Диния нәзарәте нык торса, алга таба яңа адымнар ясалыр.

– Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Россия ислам лидеры, Татарстанның ислам үзәге буларак саклана алуы яки позициясен ныгыта алуы алдагы елларда ни дәрәҗәдә өметле?

Татарстанның позициясе ныгый. Катгый вертикаль үстерелгәндә дә Татарстан үзенең икътисадын төрле өлкәләрдә үстерде, инновацияләрне киңәйтүдә эшләде. Һәрхәлдә, Россиядә башка болай идарә итүче төбәкләр юк. Президент булганчы ук, төрле фаразлар Рөстәм Миңнехановны менеджер дип кузаллады. Чөнки заманасы да шул, сәяси вертикаль төбәкләрдә җитәкче-менеджер булуны таләп итә. Мәскәү үзе сәясәт белән шөгыльләнә, дини сәясәт эшен дә үзе алып барырга тели. Татарстан бит ул губерния дә, өлкә дә түгел, ул республика, аның милли мәнфәгатьләре бар. Рөстәм Миңнеханов үзен дини өлкәдә проблеманарны аңлавын күрсәтте. Децентрализация башланса, Миңнехановның позициясе тагын да ныгыр, дип уйлыйм.

Рәфыйк әфәнде, сез дини кризис турында күп сөйлисез. Моны хәл итүнең бер генә юлы бар – татар-мөселман мәхәллә системасына кайту. Ләкин Татарстанда мәхәллә буларак оештырылган бер генә мәчет тә юк, шул сәбәпле, кече эшмәкәрлек тә үсми. Аның каравы, Чуашстанда мәхәллә системасы оешып бара.

Мәхәллә үз эченә дини һәм икътисади берлек булып оешуны ала. Ул элек тә шулай булган. Без аның хәзерге үрнәген Чувашстандагы Тукай авылы мисалында күрәбез. Шәһәр шартларында мәхәллә оештыру авыр. Авылларда да эшләп киткән мәхәлләләр юк. Шул ук вакытта, Казанда квартал мәчетләре юк, бар мәчетләр дә Җәмигъ мәчете вазифасын башкара. Ягъни, алар нигездә җомга намазын үтәү өчен хезмәт итә. Квартал (мәхәллә) мәчетләре булмагач, Казанда мәхәллә каян килсен, мәхәллә тормышы ничек оештырылсын? Мәхәллә ничек оеша ала? Мисал өчен, эшмәкәрләр йорт төзегәндә, беренче катны сатып алып, анда мәчет оештырса. Анда мәхәллә тормышын җайга салып җибәрү җиңелрәк булачак. Ләкин мондый тәҗрибә юк дияргә була. Булганнары да бик уңышсыз.

Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ