Диндә артыклык кылмагыз!

07 гыйнвар 2012 ел 00:08

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәна мактауларыбыз, Мөхәммәдкә (сгв) салават-шәрифләребез, сәламнәребез булса иде.

         Пәйгамбәребез (сгв) безгә бер үгет-нәсихәт биреп: “Бу дин болай да каты, бу дин болай да төпле, нигезле, шәригать – асылы белән бик нык итеп төзелде”, – ди. Шулай ук Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Артыклык кылмагыз”, – ди. Пәйгамбәребез (сгв) шул аятьләргә табигъ булып, шуңа ияреп, динне тотканда һәм дини мәрасимнәрне үтәгәндә: “Шәригать – ул болай да нык, йомшаклык белән кылыгыз”, – диде. Арттырмагыз, үзегезгә авырлык китерә торган, мәшәкатьли торган нәрсәләр өстәмәгез дингә! Аллаһы Тәгалә аны камил кылган инде. Ул: “Кеше күтәрә алмаслык артык нәрсәне булдырмадым”, – ди. Хәтта намаз мәсьәләсенә килгәндә дә, “әгәр дә бер төрле куркыныч булса, сәфәрдә вакытта аны да җиңеләйтегез” дигән мәгънә белән килгән аятьләр бар. Пәйгамбәребез (сгв): “Намаз укыганда басып укый алсагыз – басып укыгыз, ниндидер бер сәбәп белән басып укый алмыйсыз икән – утырып укыгыз, утырырга да мөмкинлегегез юк икән (башыгыз гына селкенә торган булса) – аркагыз белән аякларыгызны кыйблага сузып ятып, баш белән ишарә кылып укыгыз, әгәр дә башыгыз да селкенмәслек икән – икенче бер вакытта укырсыз”, – ди. Шулай ук ураза мәсьәләсенә килгәндә дә Аллаһы Тәгалә: “Әгәр дә авыру яки мосафир булсагыз, ул вакытта тотмагыз, – ди. – Башка көннәрдә бер көнгә бер көн исәбе белән тотарсыз”.

         Аллаһы Тәгалә: “Аңлы, гыйлеме булган кешеләр генә, фәкать хикмәт белән, үзенең акылы белән тормышындагы бөтен хәрәкәтне бергә тудыра торган кешеләр генә хакыйкый рәвештә Аллаһны зикер кылалар”, – ди. Алар гына Аллаһны дөрес итеп искә ала. Чөнки кайбер вакытта Аллаһы Тәгаләне сүгенеп яисә зарланып искә алалар. Яңгыр яки кар ява башласа: “Нигә инде шуны туктатмый”, – дип, зарлана башлыйлар. Тәкъдирдә берәр төрле авырлык килсә: “Нигә миңа гына шундый авырлык?” – дип, Аллаһы Тәгаләгә зарлана башлыйлар.

Хакыйкатьтә яхшылык белән искә алучылар турысында Аллаһы Тәгалә: “Акылы булган, аңы булган кешеләр генә”, – ди. Шуңа күрә Ул динне авырайтмас өчен (чөнки дингә артыклык, өстәмәләр кертеп аны авырайту яки Аллаһ рөхсәт иткәнне рөхсәт итмәде дип игълан итеп йөрү бик каты начар хәлләргә китерер, Аллаһ сакласын!) Аллаһның рәсүле Мөхәммәд (сгв) бу мәсьәләдә: “Үзегезнең урындыкларыгызны Кыямәттә уттан әзерләгез, – ди. – (Бу Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән нәрсәләрне рөхсәт итмәде, дип, яки Ул тыйган, яки пәйгамбәр (сгв) әйтмәгән нәрсәләрне әйтте, дип өстәмәләр керткән кешеләргә карата әйтелгән.) Бу мәсьәләләрдә галимнәр генә Аллаһы Тәгаләдән куркып, хакыйкый динне тоталар”.

Гыйлем кирәк! Шушы гыйлемне булдырыр өчен, Аллаһы Тәгалә һәр йөз ел башында гыйлемне алып барырга, диннең асылын кайтарырга бер кешене җибәрә. Аллаһның ул бәндәсе диннең хакыйкый бер асылына чакыручы, артыкларны төзәтеп, кимчелекләрне тигезләп динне аңлата торган кешене җибәрер, ди. Ул динне шунда яшәүче халыкның телендә аңлатыр. Безнең, Аллаһка шөкер, гади мөселманнар өчен, пәйгамбәребездән (сгв) соң аның сүзләрен, хәдисләрен, Аллаһы Тәгаләнең Коръәни-Кәрим аятьләрен аңлата торган галимнәр килер. Алар һәр йөз ел башында килеп, гади бәндәләргә, Аллаһы Тәгаләгә хакыйкый рәвештә, дөрес иттереп Аллаһ һәм пәйгамбәребез (сгв) сүзләреннән төзелгән юлны билгеләрләр. Иҗтиһад кылырлар. Ул фән – фикъһ дип атала. Бүгенге көндә шәригатьне, динне өйрәнә торган китапларны галимнәр булдырып, безгә төгәл итеп барыр юлны күрсәттеләр. Ләкин пәйгамбәребезнең (сгв) әйткән бер сүзе дә бар: “Ахырзаман алдыннан гыйлемнең дәрәҗәсе төшәр. Галимнәрне галимгә санамаслар,  гомумән, шыр надан булган кеше галим исемен күтәрер”, – ди.    Алар Аллаһы Тәгалә һәм пәйгамбәр (сгв) исеменнән дин турында сөйләрләр. Ягъни безнең көннәрдәге кебек! Коръәннең бер аятен яисә бер хәдисне алып, шуны шәрех кылып, үзләренчә кешеләргә аңлатучылар күбәйде. Аллаһы Тәгаләнең сәхабәләре, тәбигыйннар һәм тәбгы-тәбигыйннар белән галимнәр фикерләшеп, гади халыкка адашмас өчен күрсәтелгән юлны ялган дип, безгә: “Төгәл Аллаһның Коръәнен һәм төгәл пәйгамбәребез (сгв) хәдисен генә алырга кирәк”, – дип йөрүчеләрнең артуының сәбәбе – бәлки, ахырзаманның якынаюы белән дә бәйле булгандыр. “Галимнәрнең дәрәҗәсе төшәр, – ди пәйгамбәребез (сгв). – Аларны наданга чыгарырлар, ялганлап, аларга төрледән төрле яла ягарлар. Шыр наданнар галим исемен күтәреп йөрер”.

Әлбәттә, бүген бик тә кызыклы хәл күзәтелә. Коръәннең дә, хәдиснең дә тәрҗемәләре бик күп. (Кайберәүләр хәтта: “Гарәп телен өйрәнеп тә торасы юк. Коръәннән берәр мәгънә чыгарыр өчен нәрсәгә мин уналты гыйлем өйрәнеп торыйм? Миңа аның русча, яки татарча, яки башка телдә нәшер ителгән тәфсире дә җитә, мин шуннан алам да, үзем аңлаганча кешеләргә аңлатырга тырышам”, – ди!) Наданнар һәм халыкны диннән биздерүчеләр ишәйде. Чөнки Коръәннең аяте буенча берәр нәрсә сөйләр өчен иҗтиһад кылырга, Коръәннең берәр аятен алып фикер йөртү өчен мөҗтәһид булырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) хәдисләрен бары тик мөхәддисләр генә тикшерә ала. Имам Мөхәммәд бин Исмәгыйль әл-Бохари хәзрәтләре җиде йөз мең хәдисне яттан белде. 700000! Ул бары тик шуның җиде меңгә якынын гына теркәп, китап итеп чыгарды. Шуннан соң да: “Миннән соң килә торган галимнәр белән эш итәргә”, – дип әйтеп калдырды. Гомәр ибнел-Хәттаб вакытында Әбү Хурайра (рг) һәм башка сәхабәләр хәдисләрне, пәйгамбәребез (сгв) сүзләрен турыдан-туры сөйли башлагач, Гомәр ибнел-Хәттаб: “Мәдинә халкыннан башка бу хәдисләрне аңларлык кеше юк, алай-болай сөйләнеп йөрмәгез. Гади халыкка шушы хәдисләрне аңлатып бирергә кирәк”, – диде. Бу сүзләр сәхабәләр вакытында әйтелгән! Пәйгамбәребез (сгв) Мәдинә халкына шушы хәдисләр буенча яшәп күрсәтте. Бүгенге көндә безнең күңелләребезнең күңел көзгесе тутыгып, пычранып беткән. Әле кайчан гына намазга бастык, әле кайчан гына тәүбәгә килдек, әле кайчан гына “бисмиллә” өйрәндек. Әле авызыбыздан хәрам ризыкларның исе чыгып бетмәгән. Күңел көзгесе ялтырап торыр өчен дистәләгән еллар бернинди хәрамны кушмыйча, бар вөҗүдең, күңелең белән Аллаһы Тәгаләгә тапшырылып, Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итәргә кирәк. Йөгереп кереп, тавык җим чүпләгән шикелле намаз укып чыгып, булдыра алганда ураза тотып, ул чагында да тегендә-монда каранып, гайбәт сөйләп, башкасын үтәгәндә дә калган хәрамнарны кыстырып эшли торган дәрәҗәдә түгел, ә киресенчә булырга тиеш. Тырнак очы кадәре дә хәрамны кертмичә, күңел көзгесен чистартканнан соң, бертуктаусыз Аллаһны зикер итүчеләр генә берничә дистә елдан соң иманның, исламның ләззәтен, тәмен татып, нәрсә дә булса сөйли алыр. Коръәннең татар, рус, инглиз, төрек, таҗик, үзбәк һ.б. телләрдә булган тәфсирен генә алып, Изге Китапны тулысынча белмичә, аңламыйча, аны нинди сәбәп буенча Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә (с.г.в.) җибәргәнен, ягъни тарихын белмичә, гарәп теленең, шулай ук туган телебезнең филологик нечкәлекләрен белеп бетермичә аны кулга алып укуның бүгенге көндә нинди хәлләргә китереп барганлыгын күреп торабыз. Ул адәм балаларын бөтенләй диннән чыгара. Мөселманнарның бер-берсенә “кяфер” дип әйтүләре дә шуннан килә. Кем ул мөселман дигәндә, пәйгамбәребезнең (сгв) иман-мөселманлык мәьәләсендә: “Бер тапкыр гына “Лә иләһә иллаллаһ” дип әйтсә дә, ул җәннәткә керәчәк”, – диде. Шулай булгач, җәннәткә кяферләр керәмени? Әлбәттә, без җәннәткә кяферләрнең түгел, мөселманнарның керә икәнлеген беләбез. Без “Лә иләһә иллаллаһ” дигән кешегә кяфер дип әйтерлек дәрәҗәгә җитеп, Коръән аятеннән чыгып Аллаһы Тәгалә шулай әйтә, дип Ул әйтмәгән сүзне әйтсәгез, пәйгамбәребез (сгв): “Урындыкларыгызны уттан әзерләгез”, – дигән иде бит. Мәрхүм Габделхак хәзрәт Саматов та: “Комган тотып йөри башлыйсыз да, бер аягыгыз белән җәннәткә кереп басасыз”, – дип әйтә торган иде. Бераз гына бисмилла әйтергә өйрәнгән кеше диндә галим булып китә, ул үзен әллә кемгә саный башлый, аннан соң бернинди әдәп-әхлак кануннарын сакламый. Галимнәрне, дин-исламны, мөселманнарны мыскыл итеп йөри башлый. Тәкәбберлек Иблистән килә. Иң беренче булып Иблис тәкәбберләнде. Без аның гаскәре булмыйк. Аллаһы Тәгалә болай да динне каты ясады. Хошугы белән йөргән (Аллаһы Тәгаләне һәрдаим исендә тоткан) кешеләргә генә җиңел ул дин. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә бу дөньяда галимнәрне булдырды, шушы галимнәр юлы белән бара торган имамнарны булдырды, шушы имамнар артыннан ияреп баручыларны, ягъни безне булдырды. Һәрберебезгә дә үзебезнең урыныбызны белергә һәм голү кылмаска (артыклык белән шөгыльләнмәскә) кирәк.

Хакыйкый рәвештә Аллаһы Тәгалә яраткан адәм баласы булып, зур хәрефләр белән язылган КЕШЕ исемле бер зат булып калырга насыйп әйләсә иде!

 Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы