string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7832.html"
26.12.2011 11:08

Шушы көннәрдә генә Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. 1917 елның 18 декабрендә “Гаилә, балалар һәм гражданлык хәле исәбен алып бару” турындагы декретка кул куела. Бу – дәүләт органнарында теркәлгән гражданлык хәле актлары гына юридик көчкә ия дигән сүз. Хәзерге вакытта илебездә гаилә мөнәсәбәтләре 1995 елның 8 декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясенең гаилә кодексы” нигезендә алып барыла.

Соңгы елларда Россиядә рәсми рәвештә теркәлмичә генә яшәү гадәткә керде. Мөселманнарга килгәндә исә, аларның күпчелеге ЗАГСка бармыйча, никах укыту белән генә чикләнә. Әйе, мөселманнарга гаилә корып, бергә яши башлау өчен монысы да җитә. Ләкин, кызганыч, бу мөселман яшьләре арасында зур жавапсызлыкка китерә. Кайберәүләр елына берничә тапкыр никах та укытырга өлгерә. “Талак” әйтәләр дә, Аллаһы Тәгалә алдында үзләрен гаепсез итеп хис итә башлыйлар. Бу хәл “никах” төшенчәсенең әһәмиятле булуына тап төшерә, исламдагы гаилә институтын шик астына ала. Кайбер гаилә башлыклары хатыннарын яшь балалары белән ташлап китә, мал-мөлкәтсез калдыра. “Ни өчен алай эшләдең?” – дип сорасаң, ул: “Аллаһы Тәгалә шулай теләде, минем гаеп юк”, – дип җавап кайтара.

Шуңа да бүгенге көндә ЗАГСка бару – гаиләгә карата җавапсызлык белән көрәшүнең бердәнбер юлы. Бар кешене дә сансызлар рәтенә кертәсем килми. Безнең арада җаваплы, гаиләсенең киләчәк тормышын кайгыртып яшәүче кешеләр дә бар. Ләкин андыйлар күп түгел. Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе, дәүләт органы буларак, кияүгә чыгучы кызларның хокукларын саклап кала ала. Бу нәрсәдә чагыла соң?

Беренчедән (монысы иң мөһиме!), ул гаиләдәге балаларның хокукларын яклый. Ир-ат, теләсә-теләмәсә дә, баласын балигъ булганчы материаль яктан тәэмин итеп торырга тиеш. Моннан тыш, аерылган очракта, милек бүлгәндә килеп чыккан сорауларга да җавап табу өчен зур ярдәм булачак. Бу – ислам диненә берничек тә каршы килми, ә киресенчә, бары хуплана гына.

Гаилә корырга җитди ниятләре булган ир-ат ЗАГСта теркәлүне алгы планга куя. Аның бу адымы гаиләгә булган игътибары турында сөйли. Күп кенә мөселман гаиләләрендә нәкъ менә шулай эшлиләр дә. Гаиләне рәсми рәвештә теркәү – пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) заманнарында ук киң таралган гаилә килешүенең бер төре. Язма килешүләрне пәйгамбәребез дә хуплаган. Чөнки төрле кеше була, алар арасында җавапсыз булганнары да җитәрлек. Димәк, рәсми теркәлү – ул йөкләмә булып тора. ЗАГСка бару – милек сорауларын хәл итүче шундый ук рәсми килешү. Бу турыда белеп торырга кирәк. Бигрәк тә мөселман кызларыбызга.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ