string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7836.html"
09.12.2011 15:40

Аудитория каршында чыгыш ясаучыларның (лектор-укытучы, вәгазь сөйләүче, доклад укучы, киңәш бирүче) тыңлаучылары белән аралашуының үз стиле була, әмма аларны да ике зур төркемгә бүләргә мөмкин. Беренче төркем вәкилләре аудиторияне үзләренә буйсындыра. Алар аудиториянең чыгышка булган бәһасен исәпкә ала, әмма “дилбегә”не үз кулларында тотуны кулайрак күрә. Үз-үзен тотышында һәм сөйләмендә тыйнаксызлык күрсәтми. Мондый стильне “авторитар” дип атыйк. Икенче төркемгә караучылар, мәгълүм бер дәрәҗәдә, үзе үк аудиториягә буйсынган. Аның трибунадан аралашуында, сөйләме һәм үзен тотышында күпләгән ысуллары була. Ул аудиториянең турыдан-туры бәясенә өметләнә, аралашуның сизгер, зирәк, “шәхси” гадәтләренә ия була. Мондый аралашучыны “демократик” рухта аралашучы дип атыйк.

Тегесенең дә, монысының да үз өстенлекләре һәм кимчелекләре бар. Шул рәвешчә, чыгыш ясаучының кирәгеннән артык мөстәкыйльлеге аны тыңлаучыларының теләк-омтылышларына битараф калдырырга мөмкин. Ә аудиториядәге барлык кешеләрнең дә мәнфәгатен канәгатьләндерергә тырышу абруй югалуга, чыгышның нәтиҗәлелеге кимүгә китерә.

Аудитория белән аралашуның кайсы тибы кулайрак соң? Аны үзеңнең холык-фигылең һәм башка шәхси сыйфатларың нигезендә сайларга кирәк. Сез үзегезнең кайсы типка каравыгызны түбәндә китерелгән гап-гади тест ярдәмендә ачыклый аласыз.

Сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирегез.

1.     Сезгә һәрбер чыгышка җентекләп әзерләнергә кирәкме, сез аудиториянең үз-үзен тотышына, яшь, җенси һ.б. аерымлыкларына игътибар итәсезме?

2.     Сез үзегезнең чыгышыгыздан соң хәлсезлек (авыр бушану) сизәсезме? Шул көнне бүтән чыгыш ясый алмаслык хәлгә килгәнегез, эшкә сәләтегез кисәк кенә түбәнәйгәне юкмы?

3.     Трибунага (мөнбәргә) чыгар алдыннан була торган дулкынлануны җиңеп, чыгыш ясаганыгыз (вәгазь сөйләгәнегез) булдымы?

4.     Чыгышыгызны (вәгазегезне) һәрвакытта да бертөрле башлыйсызмы?

5.     Чыгышка (вәгазьгә) алдарак киләсезме?

6.     Аудитория белән беренчел танышу һәм үзегезне тыңлауларына ирешү өчен сезгә шактый зур вакыт (3-5 минут) таләп ителәме? Сез моңа мохтаҗмы?

7.     Катгый билгеләнгән тәртип буенча сөйләргә омтыласызмы?

8.     Чыгыш (вәгазь) вакытында хәрәкәтләнәсезме?

9.     Чыгыш ясаганда (вәгазь сөйләгәндә) сезгә бирелгән сорауларга төркемләмичә генә җавап бирәсезме?

10.           Сез чыгыш дәвамында шаярта аласызмы?

Тестка “ачкыч”

1, 4, 5, 6, 7, 9 нчы сорауларга уңай һәм 2, 3, 8, 10 нчы сорауларга тискәре җавап бирүегез сезнең беренче төркем аралашучы булуыгыз хакында сөйли. Әгәр дә сез 2, 3, 5 нче сорауларга “юк” дип җавап биргәнсез икән, нерв системагызның көчле типка күрүе турында әйтергә мөмкин. 1, 4, 6, 10 нчы сорауларга тискәре җавап бирүегез хис-тойгы халәтенең хәрәкәтчән (күчемле) булуы турында сөйли.

Беренче һәм икенче төр аралашучыларга эчтәлекләрен камилләштерү өчен нәрсә тәкъдим итәргә мөмкин соң? Беренче төркемгә караучыларга – чыгышның тел чараларына һәм эчтәлегенә, композициясенә кагылышлы бар нәрсәне алдан күздән кичерергә һәм кабатлап чыгарга, тулы конспект (хәтта сез кәгазьдән укырга теләмәсәгез дә) төзергә кирәк; икенче төркемгә исә чыгыш ясаганда рухи һәм физик хәзерлекле булырга, йөз-кул хәрәкәтләре белән сөйләмнең юлара мәгънәсе тәңгәл килүенә игътибар итәргә кирәк. Аудитория белән аралашуның үзегезгә генә хас булган гадәт уйлап табарга тырышыгыз.

Әзерләде: филология фәннәре докторы,

КФУ профессоры Гаптрәүф Нуриев 

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан