string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7837.html"
05.12.2011 07:39

Әй, бу күңел!.. Әллә яшьлек галәмәте – хис кичерешләрем үз касәсенә сыймыйча, ургылып ташып тора кебек... Бар тойгыларым, фикер-уйлануларым, бәгыремне телгәләп, пошаманга сала, һаман мине борчый, йөдәтә... Ә дөньяда – гөрләп торган ямьле җәй. Нигә соң бу якты кояш, чиста, зәңгәр күк, саф һавалы, җиләк-җимешле, матур чәчәкле табигать манзарасы бүген шулай уйландыра, сагайта? Хәзрәтнең вәгазе сәбәп моңа, җәмәгать.

Габделхак хәзрәт Саматовның бик гыйбрәтле, тирән мәгънәле вәгазен мин бүген радиодан тыңладым. Кеше гомерен ел фасыллары белән чагыштырды ул. «... Балачак – ул яз кебек. Алсу таң аткан, агачлар бөреләнгән, чәчәкләрнең дөньяга яңа күренгән чагын шатлыклы һәм ваемсыз, эчкерсез, самими балачак чоры белән тиңләп була. Яшьлек исә гөрләп торучы күңелле җәй кебек. Ә инде картлык... Анысы көз: гүзәл чәчәкләр шиңеп, яфраклар саргаеп, болытлар куерган чак булса да, бу вакыт, гадәттә, уңышны барлауга, нәтиҗә ясауга багышлана.

Ә алда – салкын кыш... Адәм баласының гомер көзе, ягъни картлык чоры да чамасыз түгел шул. Табигать ап-ак карга төренеп, йокыга талган кебек кеше затын да, вакыты җиткәч, ак кәфенгә төреп гомере «кышы»на – ахирәткә озаталар. Уйлап карагыз әле сез: яз көне берни чәчмәгән, җәен эшкәртмәгән, көзен дә басуда эшләмәгән кеше кышка кергәндә нинди хәлдә кала? Шулай ук балачагында динне өйрәнмәгән, яшьлек чорын гыйбадәтсез үткәргән, олыгаеп барган көннәрендә дә үзенең Раббысы белән кирәкле мөгамәлә булдырмаган кеше ахирәткә ничек күчәр, Яратучысы каршында ничек җавап тотар?» – диде хәзрәт.

Менә шуның турында фикер йөртеп, уйга чумдым да инде мин, кардәшләрем. Шактый күп вакыт заяга узган сыман: ул укылмаган намазлар, тотылмаган уразалар, үзләштермәгән гыйлемнәр, белем булмау сәбәпле эшләнгән хаталар... У-ух! Хәзер миңа нишләргә? Кая барырга? Шунда Аллаһның рәхмәте белән башыма бер фикер килде: «Мәрҗани» мәчетенә барып, Габделхак хәзрәт белән күрешеп, үземне борчыган мәсьәләләр буенча сөйләшергә, киңәш-нәсихәт алырга кирәк. Анда минем инде берничә тапкыр булганым бар, шәт, Иншә Аллаһ, бу юлы да хәзрәт борып чыгармас, сорауларыма ачыклык кертер...

 

* * *

 

Менә, ниһаять, мин Казанның рухият күрке булып танылган «Мәрҗани» мәчете янында. Узган гасырның туксанынчы еллар башында бу мәчеткә күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр йөри иде. Намазга килүче бабайлар гына түгел, гыйбадәтханәнең диварлары, ишек-тәрәзәләре дә, идәнгә җәелгән кызыл келәмнәре дә ниндидер үзенчәлекле, күңелгә хуш килә торган борынгылыкны чагылдырды.Шушы искелектә ул чорда яшәгән татар зыялылары, дин галимнәре рухы тоела иде. Мәчетнең фарыз залына керүгә Шиһабетдин Мәрҗани яки Каюм Насыйри хәзрәтләре намаз укып тора сыман, дип карап торган чакларым да булгалады бугай. Ул вакыттагы мәчетнең мөәзине Идрис абый чалма-чапанын киеп куйса, үзе дә Мәрҗанигә охшап китә иде. Мәчет хезмәткәре Шәйхулла абый исә үз-үзен тотышы, кыяфәте белән ничектер Каюм Насыйрины хәтерләтте.

ХIХ гасыр галимнәрен очратмасам да, «Мәрҗани» мәчетендә ХХ гасыр хикмәт иясе, Габделхак хәзрәт Саматов кебек имамның эшләве минем өчен куаныч, аң-белем алу өчен менә дигән форсат булды. Бу юлы да өйлә намазын укыганнан соң, мин хәзрәттән рөхсәт сорап аның бүлмәсе янына юнәлдем. Ишек төбендә яшь егет белән кыз басып тора иде. Никах укытырга дип килүләре икән.

– Шаһитләрегез бармы? – дигән сорауга, егет бу тәртипне белмәвен, ә кәләшнең рус кызы булганлыгын җиткерде. Шулай да кыз татарча бераз аңлый икән. Хәзрәт һәм яшьләр белән мин дә бүлмәгә үттем. Утырышкач, Габделхак хәзрәт дога кылды да, егет белән кызга никах тәртибен аңлатырга кереште:

– Беренчедән, никах мөселманнарга укыла. Икегез дә Аллаһы Тәгаләнең барлыгына-берлегенә иман китергән хәлдә, мөэмин-мөэминә булып тормыш юлыгызны башлап җибәрү зарур. «Ләә иләәһә иллә Аллаһү, Мүхәммәдүр расүлүллаһ» кәлимәсен тел белән генә әйтеп калмыйча, күңел белән кабул итәргә кирәк. Синең, егет, мәчеткә килүеңнән дә дингә уңай мөнәсәбәтеңне аңлап була, ләкин кәләшең безнең милләттән түгел бит, бу хакта ни диярсез?

Егет бер хәзрәткә, бер кызына карап ала да, тартыныбрак, әкрен тавыш белән әйтә:

– Яратам мин аны, абый. Ул да мине ярата... Яратмаса, монда ияреп килмәс иде.

– Яле, әйдә үзеннән сорыйк. Ислам динен кабул итеп, яңа тормыш башларга ризамы син, сеңлем? Белеп, аңлап кияүгә чыгасыңмы?

Кыз югалып калмый һәм ышаныч белдергән кыяфәт белән җавап бирә:

– Я выхожу замуж. Это означает всю жизнь идти за мужем: куда он – туда и я. Его выбор – это и мой выбор. Поэтому я согласна.

Габделхак хәзрәт мәһәр, шаһитләр һәм башка никах шартларын аңлатып, килү көнен билгеләгәннән соң, яшьләр чыгып китә. Ишек ябылгач исә имам канәгатьсезлеген белдереп, болай ди:

– Ярыйсы гына матур пар булып күренә болар, шулай да гомерлек тормыш юлдашың итеп үз милләтеңдәге кешене сайлау хәерлерәктер, чөнки өйдә балалар ана телен үзләштереп үсә. Аларны дини һәм милли рухта тәрбиялисе була бит, шунысы мөһим…

– Хәзрәт, гаилә тормышы тигез, бәхетле булсын өчен, әлбәттә, бер диндә, бер милләттә булу мөһим, әмма тышкы кыяфәт, матурлык, мәхәббәт дигән нәрсәләр дә бар бит әле. Бу егетнең кызы курчак кебек чибәр бит, үзең дә сизмәстән гашыйк булырсың…

Габделхак хәзрәт күзләрен кысып елмаеп куя да, философларча сорый:

– Ә нәрсә соң ул матурлык? Бу – бик четерекле мәсьәлә. Миңа калса, чын матурлык – ул күңел матурлыгы. Яшьләр бит хәзер еш кына тышкы күренешне өстен итеп яр сайлый. Әмма чын мәхәббәт аңа нигезләнә алмый. Ир-хатын бер-берсен яратырга гына түгел, хөрмәт итәргә дә тиеш. Тормыш иптәшеңә карата кайгыртучан булу, үзеңә җайсызрак булса да, аның ихтыяҗларын өстен күрү, кирәк вакытта сабыр булып кала белү – ир-хатын арасындагы мәхәббәтне раслаучы да, ныгытып торучы да сыйфатлардыр.

Әле кичә генә бер хатын килеп, елый-елый үз зарын сөйләгән иде. “Яшьрәк чакта бик чибәр идем, – ди. – Ләкин тормыш иптәшемнән уңмадым: кул күтәрде, эчте, җитмәсә өстән йөрде. Аерылыштык. Хәзер менә кызым да язмышымны кабатлый кебек. Ул да бик чибәр... Нигә матур хатын-кызлар шундый бәхетсез икән?” – дип сораган иде ул. Мин әйтәм: “Менә кара: аланда төрле-төрле чәчәкләр үсә. Арасында аеруча матурлары, күз явын алырдай җете төслеләре бар. Аларга бик күп кеше кызыга. Шул кешеләр арасында тыйнак, тәүфыйклылары да, тупас, азгын, усаллары да очрый. Шушы матур чәчәкне кем алданрак өзә? Әйе, усал, әрсез-алабай булганы. Ул аны өзә дә, ташлый, бүтәне янына йөгерә. Бу чәчәк аңа инде кирәк түгел... Гүзәл чагында өзелеп алган, әмма кадерсез рәвештә ыргытылып тапталган чәчәк кебек хатын-кызның тормышын бер шагыйрь шундый мәгънәле дүртьюллыкка сыйдырган:

Күңелем һаман сыкрый, өзгәләнә,

Бәхетсезлек бигрәк авыр ул:

Көннәремдә тонык, нурсыз кояш,

Төннәремдә исә җил-давыл...

Габделхак хәзрәт укып күрсәткән тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьдән тәэсирләнеп, әүвәл югалып калам кебек, әмма аннары бүлмәдә беразга гына урнашкан тынлыкны бүлеп, кызыксынып сорыйм:

– Сез китергән мисал чыннан да гыйбрәтле, әмма бу барлык матур кызлар да бәхетсез дигән сүз түгелдер бит инде?

– Әлбиттә, юк, – дип җавап бирә хәзрәт. – Ләкин шулай да, бу – тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән нәрсә. Үзең тәүфыйклы булсаң, ихлас дога кылсаң, Аллаһы Тәгалә гомер юлдашыңны да тәүфыйклылардан кылыр.

– Хәзрәт, шуны әйтегез әле: никахлашып, бер гаилә булып яшәп киткән ир белән хатында нинди сыйфатлар булырга тиеш?

– Андый сыйфатлар күп, шулай да тормыш кыен, проблемалы булганлыктан, ир кеше өчен нык ихтыярлы, ышанычлы булу бик мөһим, –дип җаваплый ул. – Ә хатын-кыз өчен иң кирәкле сыйфатлар – хикмәт һәм сөйләшә белү. Менә әле генә кереп чыккан кызны кара әле син: сөйләшүе ничек мәгънәле, үлчәүле... «Замуж – значит, всю жизнь за мужем: куда он – туда и я», – дип әйтүе олы өмет уята. Яшәеш дулкыннарында ир кеше корабль кебек, ә хатын исә мотор. Мотор – ул кечкенә, күренми торган механизм булса да, корабльнең хәрәкәт итүендә гаять әһәмиятле нәрсә булып тора...

Габделхак хәзрәтнең шундый мәгънәле чагыштырулар белән һәм шул ук вакытта гади, аңлаешлы итеп сөйләвен мин тын да алмыйча тыңлап утырам. Аеруча ошаган мисал-гыйбарәләрне куен дәфтәремә теркәп барам. Гаилә, ир-хатын мәсьәләләренә кагылышлы темага хикмәт белән сугарылган шундый фикерләрне минем моңарчы әле беркемнән дә ишеткәнем булмады. Шулай да, югарыдагы киная яссылыгыннан «җиргә төшеп», мин күптән түгел чыгып киткән чибәр кызны исемә төшерәм.

– Хәзрәт, – мин әйтәм, – ни дисәң дә, яшь кеше бит иң элек матур кыяфәткә игътибар итә, шуңа омтыла, гашыйк була. Яшь чактагы кебек ярату гомердә бүтән кабатланмыйдыр ул.

– Хуп, синеңчә шулай булсын ди, ләкин гомер иткән саен бу фикернең нигезле түгеллеген аңлыйсың икән ул. Миңа калса, чын хакыйкый мәхәббәт хисен олы яшькә җиткәч кенә тоеп, аңлап буладыр...

Мин үзем әле яшь кеше булганга, хәзрәтнең шушы сүзләрен кабул итеп бетерә алмадым дип әйтмим, аңламадым, дисәм, дөресрәк булыр. Ничек инде дөньясын онытып, башны югалтып мәхәббәт утында янып йөргән яшь егет белән кызның яратулары чын булмасын ди? Әнә, әдәбиятта да олыларныкын түгел, гел яшь кешеләрнең мөнәсәбәтен, ялкынлы мәхәббәт тарихларын чагылдырып торалар бит язучылар.

Мизгел эчендә баштан үткән шушы фикеремне аңлаган сыман, хәзрәт миңа җавап биргәндәй сүзен дәвам итә:

– 17 яшьтәге мәхәббәт бер тиенлек тә түгел ул. Чын мәхәббәт җитмеш яшьтә була. “Тешләре коелган, йөзен җыерчыклар сырлаган шушы карчыкны ни өчен яратырга соң?” – дисәң, шуны әйтәм: ул бит гомер буе тупланган мәхәббәт! Ул карчык синең нәрсә ашарга яратканыңны, кай җирең авыртканыңны, йоклаганда нәрсәгә ыңгырашып ятканыңны да белә. Унҗиде яшьтә бит нәрсә ашадың – шул үтә, нәрсә кидең – шул килешә. Ә җитмеш яшьтә... Ул вакытта ярату инде сыналган, «җайланган-көйләнгән» була...

Кинәт ишек шакыйлар. И-и, иң кызык урында бүлдерәләр!» – дип уйлап куйган арада бүлмәгә олырак яшьтәге бер абзый керә.

– Карчыгымның вафатына өч ел булды. Рухына багышлап дога кылмассызмы икән? – дип соравына Габделхак хәзрәт ишарәләп  утырырга кушты, мәрхүмәнең исемен сорап, бик үтемле итеп дога кылды. Соңыннан исә абзыйга болай диде:

– Карчыгыңа дога кылу өчен генә мәчеткә килү шарт түгел. Үзең дә өеңдә һәр көнне Аллаһтан сорый аласың.

– И, хәзрәт, мин дога кыла белмим шул.

– Ничек инде белмисең, телең бар бит. Үз туган телеңдә сора, намазыңны укы да, дога кыл ихлас күңелдән...

– Намаз да укыганым юк әле минем. Авырыйм мин, хәзрәт, сәламәтлегем чамалы...

Габделхак хәзрәт килгән кешенең халәтен аңлап, илтифатлы итеп болай ди:

– Динебездә бит намазны сәламәт кешеләр генә укырга тиеш дигән сүз юк. Авырыйм дисәң дә, монда кадәр килеп җиткәнсең бит әле. Димәк, күңел бирү генә җитми сиңа. Тәвәккәллә дә, гыйбадәт юлына бас. Җаның да тынычланыр, тәнең дә сихәтләнер.

– И, белемем юк бит минем, наданлык көчле бездә, наданлык...

Габделхак хәзрәт башын бераз күтәреп, күзләрен кысып куя да, әйтә:

– Ә аңа әллә ни күп белем кирәкми. Хәзер менә тәһарәтханәгә төшеп юынып ал да, намаз залына кереп сәҗдә кыл һәм кулларыңны күтәреп: «Йә, Раббым! Хәзрәтнең әле генә кылган догасы кабул булсын иде!» – дип ихлас күңелеңнән сора.

Абзый сәерсенеп, хәзрәткә карый-карый ишеккә таба юнәлә. Чыгып киткәндә, каушаптыр инде, бер мәлгә туктап кала. Шунда Габделхак хәзрәт тагын бер дәшә:

– Үзеңә шифа да сора! Аллаһы Тәгаләгә ялварып, елый-елый ихластан сора!

Абзый чыгып китә. Хәзрәт исә ничектер моңаеп авыр сулап куя да, сүзен дәвам итә:

– Шулай, энекәш. Раббыбыз каршында без сабый балалар кебектер.  Бала еласа, әти-әнисе бит аны жәлләп, ни теләсә шуны бирергә тырыша. Без дә Аллаһы Тәгаләдән нәрсәдер елап сорасак, Ул шуны бирә. Елап сорарга кирәк, елап... Догаң шулай ихластан булса гына, бөек Хуҗабыз саулыкны да бирә, малны да, тәүфыйклы-тәртипле хәләл җефетне дә, изге-игелекле баланы да. Ихлас күңелдән сора гына! Дога бит ул – гыйбадәтнең җелеге, Аллаһның колы булуыбызны дәлилләүче гамәл, Раббыбыз белән ныклы элемтә...

Ишекне шакымыйча гына бүлмәгә Шәйхулла абый керә:

– Хәзрәт, сезне алмага килүчеләр аскы катта көтә, хәзер ашка барасыгыз бар!

Менә сиңа мә! Инде китәргә дә вакыт икән... Ә мин бит әле бирегә килергә сәбәп булган соравымны бирмәдем, күңел-кальбемне борчый торган мәсьәләне аңлатмадым. Ә Габделхак хәзрәт урыныннан торып инде камзулын кия, чыгып китәргә җыена.

– И, хәзрәт, минем бер соравым бирелмичә калды бит дигәч, ул:

– Хәзер булмас инде, башка вакытта килерсең, – дип җаваплады да, ишеген бикләп китеп тә барды.

Мәчеттән чыккач, куен дәфтәремне ачып, хәзрәт укып күрсәткән шигъри юлларга күз салдым:

Күңелем һаман сыкрый, өзгәләнә,

Бәхетсезлек бигрәк авыр ул:

Көннәремдә тонык, нурсыз кояш,

Төннәремдә исә җил-давыл...

Әһә, минәйтәм, теге шәхси тормышы уңмаган хатын өчен кояш бар, әмма ул – тонык, нурсыз. Ә хәзер кояшның кәефе ничегрәк икән? – дип, мин башымны күтәреп күккә бактым: анда бәхет-сөенечнең үзе булып, шатлыклы елмаеп, җете кояш дөньяга үз нурларын сибеп тора иде. Ә дөнья киң, якты һәм иң мөһиме – ышанычлы һәм өметле тоемлана иде  бу вакытта. Иман нуры белән яктыртылган озын, бәхетле булып тоелган гомер юлым яңа бер юнәлеш алды сыман. Шулай да, юктыр: рухи кыйблам инде уйлап сайланган, бүген исә күңелемдәге хикмәт дисбесенә өстәлеп тезелгән энҗе бөртекләредәй гыйлем тамчылары йөрәк-кальбемне сафландырды, юатты, тынычландырды. Әлбәттә, мин моның өчен Раббыма чиксез рәхмәтле. Мине шулай тәрбияләгәне, белем-хикмәт, иман бүләк иткәне өчен, тормышымда шундый олы Остаз – Саматов  Габделхак хәзрәт белән очрашуымны тәкъдирләгәне өчен...

Ришат хәзрәт КУРАМШИН,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан