string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7838.html"
01.12.2011 19:11

Тау ягының Буа төбәге халкы өчен кылган эш-гамәлләре белән исеме тарихка уелып калган мәшһүр шәхесләрнең берсе Дәмелла Фәхретдин Норлати (Фәхретдин Мостаев) – шагыйрь, мөгаллим, танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул 1804 елны Сембер губернасының Буа өязендәге Норлат авылында (хәзер Татарстанның Буа районына керә) дөньяга килә. Башлангыч дини белемне әтисе Мостай хәзрәт мәдрәсәсендә ала. ХIХ гасырның егерменче елларында укуын Казандагы Иске таш мәчеттә танылган дин галиме Әмирхан бин Габделманнанда (1828 елда вафат) дәвам иттерә. Биредә берничә ел гыйлем өстәгәннән соң, Фәхретдин шәкерт күрше мәхәллә (11 нче номерлы мәчет) мәдрәсәсенә күчә. Монда да ул танылган остаз, шул чорның атаклы мәгърифәтчесе булып саналган Әбүбәкер бин Йосыф бин Ильястан (1830 елны вафат) дәрес ала.

Гыйлемен тагын да тирәнәйтү ниятеннән Фәхретдин бин Мостай 22 яшендә ерак Бохарага юл тота. Анда атаклы ишан Шәмсетдин бин Миңле әл-Җәбәлидән (1838 елны вафат) һәм Фәхретдин бине Ибраһим әл-Казани хәзрәтләре хозурында 12 ел белем ала. Шунда аңа ишанлыкка иҗәзәт бирелә. Урта Азиядән әйләнеп кайткач, берара Казанда яши, IV Җәмигъ мәчете мәдрәсәсенә Хәбибулла бин Рәхмәнколый әл-Бики дәресләренә йөри.

XIX гасырның кырыгынчы еллары башында Фәхретдин хәзрәт туган авылы Норлатка әйләнеп кайтып, әтисе мәчетендә имам булып эшли башлый. Егерме ел буена төрле остазлардан алган белемен хәзрәт халкына, яшь буынга ирештерә. Ул уку-укытуга, вәгазьләр сөйләүгә, әхлак тәрбиясе бирүгә бар көчен куя. Фәхретдин дамелла тырышлыгы белән Норлат мәдрәсәсенең даны тиз арада тирә-якка тарала. Елы-елы белән биредә укырга теләүчеләр саны дүрт йөзәр шәкерткә җитә. Зур шәһәрләр өчен дә рекордлы сан була бу. Аның кырык яшьләрдә күз авыруыннан бөтенләй сукыраюы да актив эшчәнлегенә зыян китерми, киресенчә, зур көч, кодрәт өсти.

1880 елны Фәхретдин хәзрәт озын хаҗ сәфәренә юл тота. Хаҗ гамәлләрен үтәгәннән соң, Мәдинә шәһәрендә Казан һәм Бохара якларыннан килгән шәкертләр үтенечен истә тотып, бер ел дәвамында аларга дәрес бирә. Хаҗ вакыты җиткәч, ул янә хаҗ кыла, аннан соң туган якларына әйләнеп кайта.

Аның турында Ризаэддин Фәхреддин болай дип яза: “Мин 1888 елны шәкерт вакытымда Петербург шәһәренә барганымда Фәхретдин хәзрәт үзенең яраннары янында кунакта иде. Шул сәбәпле, бу хөрмәтле зат белән күрештем вә мәҗлесендә булдым. Фазыл вә зәки, яхшы хәтерле, оста сөйләүче, вәгазьләре әсәрле була иде. Мәзәкләр, кызык хикәяләр сөйли иде, әйләнә-тирәсен, бигрәк тә Петербург байларының һәм яраннарының әхвал рухияләрен яхшы беләдер, аларны күңелләндерер, теләсә мәҗлесендә булганнарны елатыр, вә теләсә көлдерер иде...

Бер мәҗлестә аңардан ашауны үтенгәннәр иде. Хәзрәт: “Инде корсакта урын бетте, менә монда гына урын бар”, – дип, ике кулын ике кесәсенә куйды. Халыклар әйткәнен аңладылар вә көлештеләр” (“Асар”, 4 т., 208 б.).

Фәхретдин хәзрәт ХIХ гасырның алтмышынчы елларында Тау ягының атаклы, абруйлы шәхесләренең берсенә әверелә. Аның мәдрәсәсе әлеге төбәктә иң эре уку йортлары дәрәҗәсенә генә күтәрелеп калмый, йөзләрчә мөридләр тәрбияләве белән дә үзенчәлекле була. Хәзрәткә шушы төбәкнең, үзе яшәгән, эшләгән мохитнең иҗтимагый-сәяси тормышы да ят булмый. 1870 елны Халык мәгарифе министрлыгының татар укытучылар мәктәбе, рус-татар мәктәпләре ачу, мәктәп-мәдрәсәләрдә рус класслары ачу, мөселман дин әһелләре хәзерләүдә чикләүләр кертү хакындагы законга ул кискен каршы чыга. Законны гамәлгә кертмәсеннәр өчен ул бар көчен куя. Мисал өчен, аның кушуы буенча йөзләгән авыллардан хөкүмәткә бу законга каршы чыга торган прошениеләр языла, протестлар белдерелә...

1889 елны Фәхретдин дәмулла өстеннән Тәтеш өязе исправнигы вазифаларын башкаручы Спиридонов Казан губернаторына шикаять юллый. Әлеге шикаятьтә мондый сүзләр бар: «Слепой мулла деревни Нурлат Буинского уезда... отличается фанатизмом... считается между магометанами свя­тым... имеет большое влияние на татар Тетюшского, Буинского и смежных уездов, все татары в делах религии поступают по его совету...»

Фәхретдин Норлатиның алдан күрүчәнлеге, гипноз көче, шигъри сәләте хакында һәм аның зур ишаннарга хас карамәтләре, хикмәтләре турында истәлек-хатирәләр дә байтак. Әйтик, Фәхретдин дамелланың хаҗга баруы, Санкт-Петербургка Россия императоры Александр II янына могҗизаи сәяхәте, патша хозурындагы галәмәтләре әле дә булса халык телендә.

Фәхретдин ишанның дәвалау, савыктыру сәләте дә көчле була. Шифа алу өчен аңа Россиянең ерак төбәкләреннән килүчеләр бик күп булган. Хәзрәтнең Коръән укуы, тавышы бик матур булган. Ул гарәп, фарсы, рус телләрен яхшы белгән.

Фәхретдин хәзрәт 1891 елны 87 яшендә дөнья куя. Туган авылы Норлатта җирләнә. Аның муллалык, мөдәррислек эшен улы Садертдин Мостаев (1841–1901) дәвам иттерә.

Рәшид МАЛИКОВ,

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге

Тарих институты аспиранты

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан