string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7839.html"
01.12.2011 18:56

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре 28 ноябрьдә Ереванда үткән Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (СНГ) илләре Дин-ара советының президиум утырышында катнашты.

Миңа  БДБ илләренең мөселман, христиан, яһүд һәм будда динен тотучы җәмгыятьләренең җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашу һәм алар белән безне борчыган  көн үзәгендәге сорау һәм проблемалар буенча фикер алышу мөмкинлеге бирелде.

Сезнең игътибарыгызга мин утырыш нәтиҗәләре буенча кабул ителгән документны тәкъдим итәсем килә.

Төп проблема һәм төрле начар эшләрнең чыганагы булып, җәмгыятьтәге әхлаклылыкның түбән дәрәҗәдә булуы тора.

Әхлаксызлык һәм рухи кыйммәтләрне санга сукмау кешеләрнең кыргыйлануына китергән кебек, җәмгыятьтәге аерым төркемнәренең дә кыргыйлануына китерә.

Моның  нәтиҗәсе буларак, этник һәм “дини” экстремизм барлыкка килә.

Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада баручы вакыйгаларга карап, без халыкларның табигый иреккә омтылышы тәртипсезлеккә, дин ирегенең, кеше хокукларының бозылуына алып килүен, аның уңышсыз  булуында шикләнмибез.

Шул ук вакытта без, рухи җитәкчеләр, XXI  гасырның афәте – террорчылыкның кешеләрдә әхлак башлангычы зәгыйфьләнүенең нәтиҗәсе икәнлеген раслыйбыз. Бер гаепсез кешеләрне үтерүчеләр, террактны оештыручылар кебек үк, коточкыч явызлыкларын эшләгәнче үк инде үз-үзләрен рухи яктан үтергән.

Шәхси әхлак югалу җәмгыятьнең әхлаксызлануына китерә. Без моны бик күп мисалларда күрә алабыз.

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр сату-алу яссылыгына күчә.
Гаилә турында традицион күзаллаулар бозыла, нәтиҗә буларак, алар тәртипсезлек, бозыклык, эгоизм һәм ваемсызлык учагына әйләнә. Әти-әниләре исән-сау була торып, балалар ятим кала, алар гаиләдә һәм мәктәптә әдәп-әхлак тәрбиясе алмый, физик һәм психик үсештән артта кала.

Массакүләм мәгълүмат чаралары да кешеләр алдында булган җаваплылыклары турында оныта һәм бу начар нәтиҗәләргә китерә. Сәясәт һәм әхлаклылыкның бәйләнеше турында искәртеп үтәсебез килә. Күп кенә кеше: “Сәясәт һәм әхлаклылык – бер-берсенә каршы”, – дип исәпли. Чыннан да, бүгенге көндә әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклаучы сәясәтчеләр бик аз. Кызганыч, сәясәтчеләрнең әхлаксызлыгы җәмгыятьтә коррупция үсешенә юл куйды һәм ваемсызлык тудырды.

Без: “Әхлаклылык аерым кешенең иминлеген һәм бәхетен генә түгел, ә гомумән, халыкның уңышлылыгын билгели”, – дип исәплибез. ХХ гасыр фәнни-техник революция гасыры булган кебек, XXI гасыр әдәп-әхлак гасыры булыр, дигән өметтә калабыз.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ