string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7844.html"
22.11.2011 14:51

“Материаль ярдәмгә мохтаҗ булмаган һәм вәгъдәләрсез очрашуга риза булган хатын-кыз эзлим”.

Бүгенге көн өчен бик тә популяр булган игълан бу. Мин, мәсәлән, “Из рук в руки” газетасында дистәләгән шундый белдерү күрдем. Мондый  игъланнарның авторлары кем? Нинди кешеләр алар – ир һәм ата булырга теләмәгән, материаль чыгымнарсыз гына үзләренең биологик ихтыяҗларын канәгатьләндерергә теләүчеләр? Моннан тыш, алар хатын-кыз хисабыннан яшәүгә каршы түгел, өстәвенә, алар шул гүзәл затларга чын күңелдән зур яхшылык күрсәткән кыяфәт китерүче дә әле. Соңгы вакытта андый «шәфкатьле» ир-атларны альфонслар дип атау гадәткә керде.

            Альфонслар – феминизм җимеше

Альфонсларның саны Россиядә елдан-ел арта бара. Моның сәбәпләрен, миңа калса, феминизмнан эзләргә кирәк. Хатын-кызларның хокукларын ир-атларныкы белән тигезләү өчен көрәшүче хәрәкәт (алар пешекче хатын-кызларны да эшләреннән азат итте), хатын-кызлардан юлбашчы ясады. Феминизм – хатын-кызга чалбар, күн курткалар кигезде, гүзәл затлардан ирдәүкәләр ясап, аларны ир-атлар хакимлек иткән җәмгыятькә кертте. Хатын-кыз көчле һәм ирекле затка әйләнде, ул көчле затларны җиңеллек белән бизнеста да узып китә, бәхәсләрдә дә җиңеп чыга. Бу ярышта ул хатын-кызларга хас булган нәфис сыйфатларын корбан итә. Өйдә гаилә башлыгы урынын алып, гаиләдә матриархатлык урнаштыра, ул үз гамәлләре белән ир-ат вазифаларына тап төшерә башлый. Нәтиҗәдә, мондый гаиләләрдә альфонс психологияле, әрәмтамак малайлар үсә. Кызганыч, булачак гаилә башлыклары хатын-кыз җитәкчелек иткән, ирләре кимсетелгән гаиләләрдә тәрбияләнә. Кайбер  гаиләләрдә абруйлы ата кеше үз үрнәгендә балаларын ир-атларга хас табигатьле итеп  тәрбияләргә тырышса, күп кенә гаиләләрдә мондый тәрбия юк, ул хатын-кыз куллары белән “җимерелә”. Һәр киләсе буын ир-атлары көчсезрәк һәм ихтиярсызрак булып формалаша. Ә һәрбер яңа буын хатын-кызлар – көчлерәк, усалрак һәм хакимлек итәргә яратучанрак була бара. Җәмгыять үсешенең мондый матриархаль системасы гаилә институтының, гомумән алганда, җәмгыятьнең таркалуына китерә.

Хәләл альфонс

Россиядәге мөселман өммәте дә бу юнәлештән ерак киткәндер дип уйламыйм, без бит барыбыз да бер ил гражданнары. Ләкин шуны әйтеп үтәргә кирәк: ислам җәмгыятендә альфонсларның да үз үзенчәлекләре бар. Болар – гаиләдәге мөнәсәбәтләрне билгеләүче шәригать чикләре белән бәйле. Әрәмтамак ир үзен ислам динендә легальләштерү өчен “хәләл” кыяфәт алырга мәҗбүр. Мондый альфонсларны берничә төргә бүлергә мөмкин.

1. Көнкүреш альфонсы. Күпчелек очракта, ул – ерактан килгән, торыр урыны булмаган, эшсез яисә аз керемле эштә эшләүче ир-ат. Аның максаты – тормышта үзенә кирәк булганны, ягъни бер телем икмәк һәм баш өстендә түбә булдыру өчен корбаныннан үзенә җитәрлек минимум алу.  

2. Юлдан яздыручы альфонс. Ул бик оста актёр, ягымлы әңгәмәдәш, үзенә җәлеп итеп торучы кеше. Аның төп максаты – хатын-кызны яулап алып, аны үзенә бәйләү һәм хатын-кыз аның тылсымлы сүзләренә ышанган арада аңардан мөмкин кадәр күбрәк файдалану.

3.  Альфонс-сөяркә. Ул, асылда, шул ук сөяркә, ләкин “хәләл халат” кигән сөяркә. Аның максаты бик тә гади – үзенең физиологик ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Ул үз максатын берничек тә яшерми, чөнки җәмгыятьтә, бигрәк тә мөселман җәмәгатьчелегендә статистика нәтиҗәләре аның файдасына эшли, ул шуны яхшы аңлый. Башкача әйткәндә, ул начар рәвештә мөселман хатын-кызларының кыен хәлләреннән файдалана, аларга асрау, яклау һәм кайгыртудан баш тартуны шарт итеп куеп, җенси якынлык тәкъдим итә.

Классик альфонсның “хәләл альфонс”тан аермасына килгәндә, ул түбәндәгеләрдә чагыла: хатын-кыз классик альфонсны тануга, аннан тиз һәм мәшәкатьсез генә котыла ала; ә менә “хәләл альфонс” белән эш башкачарак: бу канэчкеч кешене үзеңнән аеру җиңел түгел, чөнки талак әйтү хокукы аңарда һәм ул хатын-кыздан туйгач яки аның мөмкин булган бөтен нәрсәсен алып бетергәч кенә таячак.

       Хөрмәтле хатын-кызлар! Тормыш иптәшен сайлаганда уяу булыгыз, әрәмтамак ир-атлар кочагына ташланырга ашыкмагыз. Балаларыгыз туса, улларыгыздан чын ир-атлар, гаиләсен туйдыручы, һәркайсыбызны яклаучы батыр шәхесләр үстерү насыйп булса иде.

Рөстәм хәзрәт НУРГАЛИЕВ,

Россия ислам университетының халыкара бүлек мөдире,

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендәге Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан