string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7847.html"
11.11.2011 18:17

1 ноябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университетында узган “Мультимәдәни дөньяда ислам дине” дип аталган I Халыкара фәнни форум барышында социология фәннәре кандидаты, КФУдагы журналистика һәм социология факультетының социология кафедрасы доценты Гүзәл Гүзәлбаева: “Татар яшьләренең 90 проценты дингә ышана, шул дингә ышанучы яшьләрнең 92 проценты үзләрен мөселман, дип саный”, – диде.

Аның чыгышы “Татар яшьләренең үз-үзләрен ислам дине белән идентификацияләүләре  (2009–2011 еллардагы социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча)” дип аталган иде.

Мондый төрдәге сораштырулар 2009–2011 елларда Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләрендә яшәүче 16-28 яшьлек татар яшьләре арасында үткәрелгән, дип яза islam-portal.ru сайты.

Гүзәл Гүзәлбаеваның күзәтүләре буенча, тикшеренүләр түбәндәге кызыклы фактларны ачыклый.

Россия халкының дингә мөнәсәбәте турында сүз барганда, социологлар, гадәттә, өлкәннәрнең яшь буынга, хатын-кызларның ир-атларга, югары белеме булмаганнарның укымышлы булучыларга караганда динлерәк булуы турында әйтә.

Татар халкына килгәндә исә, нәтиҗәләр бөтенләй башкачарак. Гыйбадәт һәм дини йолалар үтәү буенча татарлар арасында яшьләрнең өлкәннәргә, хәтта урта буын вәкилләренә караганда да динлерәк булуы, ә белем дәрәҗәсе һәм социаль халәт татар яшьләренең дин тотуга артык зур йогынтысы булмау турында сөйли.

2011 елгы тикшеренү нәтиҗәләре буенча, татар яшьләренең 90 проценты үзләренең дингә ышануы турында җиткергән һәм бары тик өч проценты гына Аллаһы Тәгаләгә ышанмавын әйткән.

Социолог сүзләренә караганда, соңгы өч ел эчендә татар яшьләре арасында дин таралу буенча артык зур үзгәрешләр күзәтелми һәм бу идеологик карашлар белән бәйле түгел. Бәлки, 90 процент – ул инде максимум чиктер?!

Шул 90 процент яшьләр арасында гыйбадәтләрен калдырмыйча үтәүчеләр һәм дингә ышанып та, ислам диненең барлык фарыз гамәлләрен башкармый йөрүчеләр дә җитәрлек. Кызларның биш проценты яулыктан йөри, егетләрнең шулай ук биш проценты хатыннарының хиҗаптан йөрүен таләп итә. Тагын бер факт: татар яшьләренең 5 проценты намаз укый.

Сораштыруда катнашкан яшьләрнең яртысы һәрдаим мәчеткә йөри; 4,7 проценты мәчет бусагасын атнасына бер генә тапкыр атлап керсә, калганнары исә мәчеткә даими рәвештә йөрми. Соңгысы турында сүз алып барганда, тагын бер моментны истә тотарга кирәк: кызларга җомга намазына мәчеткә йөрү мәҗбүри түгел.

Татар яшьләренең 16,5 проценты дуңгыз ите ашамый, исерткеч эчемлекләр кулланмый,  ә 27,4 проценты – хәрам рызыклар ашамаска тырыша.

“Булачак хәләл җефетегезнең мөселман булуы сезнең өчен мөһимме?” – дигән сорауга 42,7 процент халык: “Бик мөһим”, – дип җавап бирсә, 41,2 проценты – “Бик үк мөһим түгел”, ә 11,6 проценты – “Бер дә мөһим түгел”, – дип җавап биргән. Шуның белән бергә, яшьләрнең 10 проценты өчен хәләл җефетенең үз милләт кешесе (татар) булуыннан бигрәк, мөселман булуы мөһимрәк, ә 44,7 процентына исә, киресенчә, беренче чиратта, татар булуы мөһим. Татар яшьләренең 51 проценты “ЗАГС”та теркәлү узу белән беррәттән, никах укытуның да мөһим булуын искәртә, ә 3,2 проценты – никах укыту гына да җитә, дип саный.

“Танышыгыз булган татар кешесе динен алыштырса, сезнең аңа мөнәсәбәт-карашыгыз ничек булачак?” – дигән сорауга 35 процент кеше: “Гаеп итеп караячакмын”, – дип, ә 7,5 проценты – “Андый кеше белән аралашуны чикләячәкмен”, – дип җавап биргән.

Яшьләрнең 16,9 проценты татар кешесе белән мөселман кешесе арасында билгеле бер уртаклыклар күрә, алар өчен “татар кешесе” – ул инде мөселман, дигән сүз.

Гөлназ БӘДРЕТДИН әзерләде

Фото inkazan.ru сайтыннан алынды

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан