Камиллекнең чиге юк

11 ноябрь 2011 ел 17:59

Мөселманнар сан буенча дөньяда икенче урында тора. Билгеле булганча, бу сан 1,5 миллиард тирәсе, дип тә билгеләп үтелә. Ислам әһелләре дөньяның 130 илендә яши. Кырыкка якын илдә мөселманнар күпчелек булып тора, алар мәдәни, сәяси, икътисади процессларга зур йогынты ясый. Хәзерге вакытта ислам дөньясының гаять зур рухи потенциалы һәм көч-куәте күзәтелә. Бүтән диннәрдән аермалы буларак, ислам дине үзенчәлекле һәм катлаулы яңарыш процессы кичерә, мөселманнарның саны зур темплар белән арта бара. Мөмкинлекләр дә җитәрлек, ләкин без аларның барысын да кулланабызмы икән соң? Уртача гади кеше, гомеренең тиешле потенциалының 10 проценттан да азрак өлешен үти, дип фаразлый белгечләр. Мисал өчен, ХХ гасырның атаклы галиме Альберт Эйнштейн булган потенциалының унбиш процентын гына файдаланган. Баш мие эшчәнлеген тикшерүче галимнәр, гади кеше үз мөмкинлекләренең ике процентын гына куллана, дигән нәтиҗәгә килгән. Әлеге күрсәткечләрне арттыру өчен без нәрсәләр эшлибез соң? Кызганыч, үз өстебездә эшләүгә зур тырышлык куймыйбыз. Ислам дине буенча яши башлау белән, еш кына пассив тормышка күчәбез. Шәригать кушканнарны үтибез, Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавын һәм изге теләкләребезнең чынга ашуын сорыйбыз һәм еш кына: “Ни язылган булса, шул булыр”, дип, тормышның үз көенә генә баруын карап тора башлыйбыз. Уйлап карасаң, тормыш бара, дөнья кайный, ә без – күзәтүчеләр сыйфатында. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә адәм балаларын җир йөзенә тормыш барышын күзәтүче буларак кына яралтканмыни соң?

Ислам динендә булган кеше шәригать кануннарын үтәү белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә бәлки,  булган белемнәрен тормышның файдалы һәм тиешле урыннарында кулланып, җәмгыять үсешенә йогынты ясап, динне тормыш кануны, тормыш кагыйдәсе итеп алып, үзе өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә файда китерү өстендә бил бөгәргә тиештер. Кызганыч ки, бүгенге көндә мөселманнар бу әйберне еш кына исләреннән чыгара. Ләкин, өммәтебездә дини һәм дөньяви тормышка бүленү булырга тиеш түгел, ислам дине – яшәешнең барлык өлкәләрен дә үз эченә алган хәлдә, мөселман кешесен ике дөнья өчен дә камиллеккә ирешүен тәэмин итүче дин ул.

Кайберәүләр, дингә килүгә үк, еш кына фани дөньяны кире кага башлаган була, бер чиктән икенче чиккә сикерә башлый. Гаҗәеп бит: шуннан соң без мөселман илләренең артта калу сәбәпләрен эзли башлыйбыз. Шуңа күрә дә мөселман өммәте үсеше, алгарышы өчен нинди игелекле гамәлләр кылдым, нинди файдалы гыйлемнәр алдым, үзем генә түгел, диннең камилләшүенә нинди өлеш керттем, дип уйларга кирәк. Әлбәттә, бөтен кешегә дә зур потенциал бирелмәгән. Шул ук вакытта, күбебез гади генә тоелган сәләтләргә дә ия бит. Ләкин без шул булган талантыбызны үстерү өстендә эшлибезме соң?.. Һәрхәлдә, һәрберебез үз мөмкинлекләрен бер генә процентка булса да файдалы якка борып җибәрә алса, бу өммәтебез өчен 1500000000 процентка файдалы үсеш булачак...

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Мөфти                                                                                                                                                          Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана