string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7850.html"
03.11.2011 10:05

Айдар ашыгып барган җиреннән кинәт кенә тукталып калды, кызыксынып артына борылып карады. Юл уртасында нәрсә ята соң? Үтеп-сүтеп йөрүчеләр аша шуны чамаларга тырышса да барып чыкмады.

Егет юлын тыныч кына дәвам итә алмады. Табигый кызыксынуы  үзенекен итте, йөрәге дә нәрсәдер сизенгәндәй талпынып куйды. Ул шул урынга таба атлады.

Юл уртасында бер телем икмәк ята икән. Гадәти хәл инде. Бер карасаң, кулны селтисе дә, юлыңны дәвам итәсе! Ә төптәнрәк уйласаң...

Аның хәтеренә бер вакыйга килде. Кайчандыр, алар чал чәчле бабасы белән атта йөрергә чыкканнар иде. Әле дә күз алдында, кояшлы матур көн. Күк йөзе шундый көләч, әйтерсең лә үзенең зәңгәрлеге белән күзләрне иркәли, күңелеңә болытларның аклыгын иңдерергә тырыша. Тирә-ягыңда иксез-чиксез иген кырлары җәелеп ята. Айдарның бабасы түзми, кулларын җәеп җибәрә:

– Күрәсеңме, улым, бу байлыкны!

Ничек күрмисең инде? Алтыннан да кыйммәтрәк бит ул бөртекләр. Дөньяны алтынсу төскә күмеп җәелеп яткан шул кырларга күпме көч, тырышлык кергән. Игенченең хәләл хезмәте генә ачлыктан саклап кала безне. Шуңа күрә икмәк үстерүчеләргә дә, мәрхәмәтле Җир-Анабызга да һәрвакыт рәхмәтле булырга тиешбез.

Шулай булгач, аунап яткан бу икмәк телемен калдырып китү дөрес булырмы соң? Юк кебек. Ә нишләргә?

Айдар ярдәм эзләгәндәй як-ягына каранды. Дөнья мәшәкатенә чумган кешеләр аңа битараф караш ташлап, узып китә торды. Чарасызлыктан, егет читенсенеп кенә иелде дә, икмәк кисәген кулларына алды.

Ниндидер җылылык бар кебек шул ипи телемендә... Бик тә кадерле икән бит ул. Юк, ипинең бер валчыгын да әрәм итәргә ярамый. Тик нишләтергә соң аны?

Шулай аптырап басып торганда Айдар кемнеңдер үзенә кагылуын тойды. Борылырга да өлгермәде, ниндидер әбинең йомшак тавышы ишетелде:

– Икмәкне олылаган өчен, Ходай сине зурласын. Рәхмәт, улым!

– Нишләтим соң аны, әбекәй?

– Күгәрченнәргә ашат, улым. “Бисмилла”ны әйт тә, алларына сип. Аллаһ ризалыгы өчен булсын. Бик изге эш эшләдең.

– Ярар, әбекәй. Әйдә, бергә-бергә.

Айдар бер читтә җим эзләнеп йөрүче күгәрченнәрне күреп, шул якка китте. Бераз читенсенсә дә, бу эшне башкарырга тиешлеген аңлап, ипине учында ваклый башлады.

– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Җимне бирүгә кошлар сөенешеп икмәккә ябырылды. Гөр-гөр килеп валчыкларны чүпләргә кереште.

– Күрәсеңме, балам, рәхмәт әйтәләр сиңа.

Әйе... Күгәрченнәргә генә түгел, Айдарга да рәхәт иде бу минутта. Чөнки үзе дә сизмәстән саваплы эш эшләде ул. Бер яктан игенче хезмәтен олыласа, икенче яктан Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларына бүләк иткән бәһасез нигъмәтен әрәм-шәрәм итүгә юл куймады.

Айдар кошларның җимне чүпләп бетергәнен көтеп тормады. Рәхмәт йөзеннән әбекәйгә бер кат елмайды да, үз юлына китеп барды. Карчыкның соңгы сүзләре исә егетнең күңеленә үтеп керерлек иде:

– Икмәкне хөрмәтләгез, улым! Барча кешеләр дә шундый олы йөрәкле булсыннар иде!

– Әйе шул... – диеп Айдар да ирексездән шул изге теләккә кушылды.

Алмаз МАНСУРОВ,

КФУның татар филологиясе бүлеге –

Филология һәм сәнгать институты студенты

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан