string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7851.html"
03.11.2011 10:01

Тулы исеме: Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов

Туган елы: 1939 елның 12 мае

Туган ягы: Татарстанның Зәй районы Апач авылы

Фәнни дәрәҗәсе (учёная степень): филология фәннәре докторы (1991).

Хезмәт юлы: 1962-1963 нче уку елында, КДУның читтән торып уку бүлегенә күчеп, Пенза өлкәсенең Качкару (Кутеевка) мәктәбендә мөгаллимлек кыла. 1964 елда, университетны тәмамлагач, Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылына эшкә җибәрелә, анда мәктәп директоры булып эшли. 1967 елның ноябрендә үз гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Шуннан бирле Казан университетының татар әдәбияты тарихы кафедрасында эшли: ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор. Хәзерге вакытта – Казан (Идел буе) федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институтының татар әдәбияты тарихы кафедрасы профессоры.

Басылып чыккан хезмәтләре саны: 36 китап һәм җиде йөздән артык мәкалә.

Дөнья күргән кайбер китаплары: “Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики)” (1993), “Гасырлар өнен тыңлап...” (2003), “Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты” (2004), “Чит илләрдәге татар әдәбияты” (2004), “Записи разных лет (Татарская литература: история, поэтика и взаимосвязи)” (2010), “Гасырлар арасында уйланулар” (2010).

Мактаулы исемнәре: фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт бүләге лауреаты; Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе; Казан университетының мактаулы профессоры; Кол Гали һәм Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләргә, ТР Президентының Мактау грамотасына, “Казанның 1000 еллыгы” медаленә ия. 

– Болгар бабаларыбыз тарафыннан ислам дине 922 елда кабул ителгән, дибез. Бу дата халкыбыз тарихында нинди роль уйный?

–  Моңа дәлил итеп Ибне Фадланның Идел Болгарстанына килүе хакындагы сәяхәтнамәсе алына. Әмма бу дата олы хакыйкатьнең тик бер ягын гына чагылдыра. Ни өчен? Чөнки биредә мөселман диненең рәсми кабул ителеше турында сүз бара. Бу – бер. Икенчедән, Идел-йортка ислам дине Ибне Фадлан сәяхәтенә кадәр 2-3 гасыр элек үк керә башлый. Өченчедән, Алтын Урда чорында, ягъни XIII гасырның икенче яртысында – XIV гасырның беренче чирекләрендә оешкан татар халкы болгарлардан гына тормый. Аны шәкелләштерүдә хәзәр, кыпчак, татар һәм кайбер башка кавемнәр дә мөһим роль уйный. Аларның исә мөселман динен теге яки бу дәрәҗәдә кабул итүләре төрле чорларга карый. Дүртенчедән, безнең әби-бабаларыбызның ислам диненә керүе гомумтөрки дөнья белән дә тыгыз бәйләнешле. Чөнки төрки кавемнәр бер-берсе белән төрле багланышларда торган, еш кына үзара керешкән, бер үк дәүләт составына кергән.  

–  Борынгы чорда безнең җирлектә нинди диннәр хакимлек иткән?

–  Борынгы төркиләрдә мәҗүси, будда, христиан, яһүди, зәрдәшт, манихей һәм кайбер башка диннәрнең теге яки бу дәрәҗәдә таралуы, тотылуы билгеле. Әмма, борынгырак чордагы мәҗүсилекне исәпкә алмаганда, аларның берсе дә ныклап тамыр җибәрә алмаган. Бу бәхет исә мөселман диненә генә насыйп була. Инде менә ул – төрки дөньяның, шул исәптән татарларның да мең елдан артык төп дине, иманы.

– Ислам диненең Идел буенда таралуы өчен нинди уңай шартлар туган була?

–  Исламның безгә керүе, халыкта киң таралыш табуы сәүдә-икътисади, сәяси, мәдәни һәм башка факторлар белән бәйле. Биредә гарәп-фарсы дөньясының матди һәм рухи яктан гаять зур үсешкә ирешүе дә мөһим роль уйный. Әмма иң әһәмиятлесе һәм хәлиткече шул: ислам дине кешенең җаны, рухы, үз-үзен тотышы, әдәп-әхлагы, икенче төрле әйткәндә, җәмгыять үсешенең инсани казанышлары белән тыгыз бәйләнеше. Шуңа күрә дә ул кешеләрне, нинди кавемнән, катламнан булуына карамастан, үзенә магнит кебек тартып тора. Тагын шунысы да бар: VII–VIII гасырларда мәҗүси төркиләрдә Күк, башка илаһи көчләрдән, күренешләрдән аерып куелып, Олуг Тәңре рәвешендә карала. Бу исә нигезендә берилаһлык идеясе яткан ислам динен кабул итүгә психологик яктан уңай йогынты да ясый. Аннан борынгы гарәпләрнең һәм төркиләрнең иҗтимагый-социаль һәм рухи яшәешләрендә аерым типологик уртаклыкларның һәм охшашлыкларның да булуын онытырга ярамый.

– Төркиләрдә башлангыч чор ислам таралу ни рәвешле бара?

–  Бүгенге татарларның әби-бабалары ислам дине белән төрки дөньяда һәм гарәп булмаган кавемнәр арасында иң беренчеләрдән булып кызыксына башлый. Мәгълүм ки, VII гасырның икенче чирегендә, төгәлрәк әйткәндә, 632 елда Кубрат хан җитәкчелегендә Бөек Болгар дәүләте төзелә. Ул Азов диңгезе тирәләрен, Таман ярымутравын, Түбәнге Дон һәм Кубан буендагы җирләрне били. Бу мәмләкәттә үк ислам тарафдарлары булуы мәгълүм. Атаклы “Кубрат хан хәзинәсе”ндә гарәп төбәге белән бәйләнешле әйберләрнең табылуы да шул файдага сөйли. VII йөзнең урталарында Бөек Болгар дәүләте бетерелә һәм аның җирләре, төп халкы Хәзәр каганлыгы составына кертелә. Безнең әби-бабаларыбызның өч гасырдан артык яшәеш тарихын үз эченә алган Хәзәр дәүләте Евразиянең иң зур мәмләкәтләреннән берсе була. Аның төп халкын этник һәм тел ягыннан үзара якын торган хәзәрләр һәм болгарлар тәшкил итә. Хакимият, әлбәттә, аларның беренчеләре кулында була. Шуңа күрә аның составындагы башка кавемнәрне дә еш кына хәзәр дип йөрткәннәр.

– Шуннан соң Хәзәр каганлыгында дини ситуация ничек үстерелә?

– Ислам дине Хәзәр каганлыгына Бөек Болгар дәүләте яшәгән елларда, ягъни VII гасырның икенче чирегендә үк керә башлый. Мөселман Көнчыгышы белән мөнәсәбәтләрнең җанлануы бу процессны тагын да тизләтә. VIII гасырның беренче яртысында инде Идел-йортта мөселманнарның күпләп яшәве мәгълүм. Гарәпләрнең гаскәр башлыгы Мәрван җиңүләреннән соң, ягъни 737 елда (моннан 1274 ел элек) Хәзәр хакимияте ислам динен рәсми рәвештә дә кабул итә. (Кызганыч ки, бу мөһим дата моңа кадәр төрки, мөселман җәмәгатьчелеге игътибарыннан читтәрәк кала килә.) Хәзәр каганлыгында башка диннәрне тотучыларның да яшәвен онытырга ярамый. Әл-Мәсгуди язганча (943-947 нче еллар), илнең башкаласы Итилдә “мөселман, яһүд, христиан һәм мәҗүсиләр бар”. Патшасының “күбрәк халкы, вәзире һәм гаскәре – мөселманнар”... “Шуңа күрә Итил мәмләкәтендә өстенлек – мөселманнарда” (Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 120 б.) Шунысы мөһим: каганлыкта дини ирек саклана. Шушындый ук хәлне без бераздан Алтын Урда дәүләтендә дә күрәбез.

– Хәзәр дәүләте Болгар дәүләте үсешендә нинди урын били?

– IX гасырда Урта Иделдә Болгар мәмләкәте оеша башлый. Ул әүвәл Хәзәр дәүләтенә бәйле була. 970 елда каганлык яшәүдән туктый. Андагы хәзәрләрнең бер өлеше болгарлаша, икенче өлеше кимәк-кыпчак составына керә. Лев Гумилёв Әстерхан татарларын хәзәрләрнең турыдан-туры варисы дип тә саный. 1240 елларга кадәр яшәгән Болгар мәмләкәте һәм дәүләтчелек, һәм рухи мирас планында шактый дәрәҗәдә Хәзәр каганлыгының дәвамчысы булып тора. Анда Ибне Фадлан сәфәренә кадәр үк инде ислам диненең киң таралуы, мәчет-мәдрәсәләрнең булуы Урта гасырның күп кенә чыганакларында теркәлгән. Ил мөстәкыйльлек алгач, Урта Иделдә мөселман мәдәнияте чәчәк ата. Биредә төрле фәнни һәм әдәби китапларның язылуы мәгълүм. Мәсәлән, Таҗеддин Болгариның “Әт-тирйакел-кәбир” (якынча 1219) исемле хезмәте (ул гарәп телендә) заманында Шәрык медицинасында югары бәяләнгән. (Тәһрандагы Сенат китапханәсендә сакланучы бу китап 1997 елда рус һәм гарәп телләрендә Казанда дөнья күрде.)

–  Тарихыбызга кыпчаклар ничек кереп калган?

–  Алар татарны барлыкка китерүдә катнашкан өченче зур компонент. Кимәк, Хәзәр һәм кайбер башка мәмләкәтләрдә, нигездә, күчмә тормыш кичерүче бу кавемнең күпчелеге мәҗүси динен тота. Әмма X–XI гасырларда Шәрык сәүдәгәрләре белән аралашу, Болгар дәүләте тәэсире белән кыпчакларга да ислам дине керә башлый. Бу процесс XIII–XIV йөзләрдә киң колач ала.    

– Алтын Урда дәүләтендә ислам дине зур үсеш аламы?

– Алтын Урда төзелү безнең тарихыбызның яңа сәхифәсен ачып җибәрә. Әйткәнебезчә, тел һәм этник яктан якын торган болгар, хәзәр, кыпчак, татар һәм кайбер башка кавемнәрнең кушылуыннан татар халкы формалаша, ягъни оеша, шәкелләшә. Татар кавеменең бер өлеше инде, Мәхмүд Кашгарый картасы күрсәтүенчә, XI йөзләрдә үк Көньяк Урал, Иртеш төбәкләрендә яши. Икенче өлеше исә монголлар белән бергә XIII гасырның беренче яртысында Себер якларыннан килә. Идел-йортка Көнчыгыштан килгән татарлар Бәркә (1256-1266), аеруча Үзбәк (1312-1342) хан дәверендә мөселман орбитасына керә, катлаулы этник процесста мөһим роль уйный. Шуның нәтиҗәсе буларак, Алтын Урданың төп халкы да татар исеме белән йөртелә башлый. Идел-йортның Хәзәр, Болгар чорыннан ук килә торган бай мәдәни традицияләре, Дәште-Кыпчакның Мисыр-Сүрия белән тыгыз багланышлары Алтын Урдада да исламның төп дин булуына, мөселман рухлы мәдәниятнең, мәгарифнең зур үсеш алуына китерә. Бу хакта Ибне Батута, Ибне Гарәбшаһ кебек Урта гасыр авторлары да, Әмин әл-Холи кебек хәзерге чор галимнәре дә бертавыштан сөйли. XV йөзнең урталарында Алтын Урда яшәүдән туктый. Аның җирләрендә Кырым, Казан, Әстерхан, Нугай, Себер, Касыйм һ.б. мәмләкәтләр төзелә. Татар ханлыклары дип йөртелгән бу илләрдә ислам диненең төп дин булуы, Аллаһ Китабы Коръәни-Кәримнең киң таралуы бәхәссез. Мәсәлән, Шәрифинең “Зафәрнамәи вилаяти Казан” ядкарендә (1550) Коръән аятьләре китерелә, Казанның элек-электән “хан пайтәхете”, “искедән бер мөселман шәһәре булуы” искәртелә...

– Димәк, ислам дине безнең дәүләтләребез җимерелгәч тә төп таянычыбыз, яшәү маягыбыз булган, мең елдан артык ул безнең халкыбызны рухи яктан баеткан, дип нәтиҗә ясый алабыз...

– Мең елдан артык ислам дөньясында яшәү безнең телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, фикерләвебезгә, мәдәниятебезгә гаять зур йогынты ясаган. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, ислам дине безнең халкыбызны саклап калды. Идел-йортта гарәп, бераздан фарсы телләрен өйрәнү Хәзәр, Болгар чорларыннан ук килә. Гарәпчә белү, ул телдә уку, язу 1917 елга кадәр зыялылык билгесе итеп каралган. Төрки-татар телендәге язмалардан тыш, безнең китапханәләрдә гарәп-фарсы телләрендәге китаплар да дөнья кадәр. Аларның бер өлеше татарның үз укымышлылары (Г.Утыз Имәни, Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, М.Бигиев һ.б.) тарафыннан язылган. Телебезгә кергән күпләгән гарәп-фарсы алымнары, озак куллану нәтиҗәсендә, үз сүзләребез булып киткән. Ислам динен кабул итүгә нисбәтән, безнең әби-бабаларыбыз гарәп язуына да күчкән. Һәм бу графика татарларга мең елдан артык хезмәт күрсәткән, XX гасырның 30 нчы елларына кадәр төп алфавит булып кулланылган. Безнең язма мирасыбызның иң күп өлеше – гарәп язулы ядкарьләр. Ислам дине аеруча әдәбиятта тирән эз калдырган. Күп кенә сюжетлар, мотивлар, образлар Коръәннән алынган. Без моны Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Тукай һ.б. бик күп әдипләрнең әсәрләрендә ачык күрәбез. Коръән, андагы идея-эстетик байлык татар язучыларын илһамландырган, иҗатларында төп юнәлешне билгеләгән, кешене, тормыш күренешләрен яктыртуда, бәяләүдә идеал, үзенә күрә бер өлге булып хезмәт иткән.

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан