string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7853.html"
01.11.2011 08:49

- 31 октябрь көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиумы утырышында гаеткә әзерлек мәсьәләләре каралды, – дип башлады үз сүзен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Корбан гаете көнне, ягъни 6 нчы ноябрьдә кояш мәркәзебез Казанда сигез туларга бер минут кала чыга. Быелдан башлап сәгать телләрен бүтән “кышкы вакыт”ка күчермәячәкбез, өйлә, җомга вакытлары да ел әйләнәсе 13.02 сәгатьтә калачак. Тик кайбер календарьларда октябрьнең соңгы якшәмбесеннән башлап намаз вакытлары “кышкы вакыт”та бирелгән. Әлеге момент аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә игътибарлы булырга кирәк.

– Гает намазы – вәҗеб, иртәнге намаз – фарыз. Шуңа күрә без халыкны иртәнге намазга да мәчеткә җыю яклы. Аны җәмәгать белән уку – ялгыз гына укуга караганда егерме җиде мәртәбә саваплырак та бит әле. Шунлыктан халыкны сәгать җидегә җыеп, иртәнге намаз укыячакбыз. Намаздан соң әрвахларга дога кылырга, сигезенче яртыларда Корбан бәйрәме вәгазен башларга, сигез тулып утыз минуттан да соңга калмыйча гает намазын укырга, дигән карарга килдек. Гает – кояш чыгып 20-30 минут узгач, ягъни кояш җирдән ике метр чамасы (сөңге буе) күтәрелгәч укылырга тиеш. Шулай итеп, Татарстанда быел гает намазы вакыты, уртача алганда, сигез тулып утыз минутка туры килә, – диде Җ.Фазлыев.

Мәчеткә бара алмаган кеше корбанын бернинди шик-шөбһәсез сәгать тугыз тулгач чала ала. 6 нчы ноябрьдә вакыты яисә мөмкинлеге булмаганнар әлеге гамәлне 8 нче ноябрьгә кадәр, ягъни сишәмбе көнне кояш баеганчы үтәсә дә дөрес булыр.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз гает намазын Казандагы “Мәрҗани” мәчетендә укытыр, дип көтелә. Биредә бәйрәм вәгазе сәгазь тугызда башлана, ул “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалыннан турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Корбан гаете вәгазен, Аллаһ теләсә, зәңгәр экраннар аша авырып мәчеткә бара алмаучылар, гарип-горабәләр, хатын-кызлар гына түгел, республикабыз мәчетләреннән гает укып кайткан бар халык та карый алачак.

5 нче ноябрь – Гарәфә көне. Шул көннең иртәнге намазыннан башлап (9 нчы ноябрьнең икенде намазын да кертеп), барлыгы – 23 намазда ике якка сәлам биргәннән соң, тәшрик тәкбирен әйтү вәҗеб булачак. Әлеге гамәл фарыз намазларны ялгыз гына кылсаң да, җәмәгать белән укысаң да үтәлергә тиеш.

Гает көнне тагын нинди саваплы гамәлләр үтәргә мөмкин соң? Беренчедән, гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару – бик күркәм эштер. Әйтик, 6 нчы ноябрь көнне кояш якынча сәгать сигезләрдә чыга икән, иртәнге алтыдан соң ризык капмаска кирәк. Гает намазы укып кайткач (беренче корбанның каны җиргә таму белән) ризык кабу бик тә саваплы. Шулай ук корбан шулпасы белән авыз итәргә дә мөмкин.

Гает – ул сөенеч көне, догаларның кабул була торган вакыты. Ә дога кабул булсын өчен без ул көнне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрергә тиешбез. Намазларны укыгач, гает сәдакасы бирергә, зиратка барып каберләрне зиярәт кылырга, Коръән укырга киңәш итәбез. Авыру-сырхауларның, туганнарыңның хәлен белү – Аллаһы Тәгалә канәгать була торган гамәлләрдән булыр. Байлыгы көмеш нисабы белән 595 граммга җиткән кешегә (быел бу якынча 20 мең сумга туры килә) корбан чалу вәҗеб була. Моңа “тере” акча гына түгел, өендә булган барлык “роскошь” – алтын-көмеш эшләнмәләре дә керә. Әҗәте булган кешегә корбан чалу вәҗеб түгел. Әҗәткә кермичә генә корбанлыгын булдыра алган кешегә корбан вәҗеб хөкемендә. Әҗәтенең түләве дә кот очарлык булмаган кеше сарык суеп, аны гаиләсе өчен тота ала. Уйлап кына карыйк: бүгенге көндә әҗәтле кеше дә “әҗәтем бар”, дип, ашамыйча-эчмичә тормый бит инде, продукциясен сатып ала. Урта хәлле һәм мохтаҗлыгы булган кеше итне үз гаиләсе өчен дә кулланса дөрес була. Итне өчкә бүлү – ул бай кешеләр өчен. Аның берсе – үзе, икенчесе – туганнары, калганы – ятимнәр, мескеннәр, шәкертләр өлеше. “Кабатлап әйтәм: кешенең гаиләсе урта хәллеләрдән түбәнрәк икән, корбан итен гаиләсе өчен кулланса да, үзе ашаса да Аллаһы Тәгаләгә якын булыр. Бу гамәлне үтәүченең кальбе чистара. Итне өләшеп бетерергә дигән сүз түгел”, – диде Җ.Фазлыев.

“Дога-теләкләребез кабул булсын дисәк, мөмкинлеге булган һәр кешегә корбан чалырга кирәк”, – ди Җәлил хәзрәт. Корбан чалмый икән, нинди генә теләк теләсә дә, аның кабул булуы шикле. Чөнки ул ваҗеб гамәлне үтәмәгән була. Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә хәер сәдакалары бирергә, туганнарыңның хәлен белергә, ятимнәргә барырга, аларны сөендерергә кирәк.

–                   Зур бәйрәм табыны әзерләсәк хәерле булыр. Әлбәттә, Яңа елны, туган көннәрне дә хәмерсез табыннар әзерләп үткәрергә ярый. Ә безнең гает табыны ул табыннардан да матуррак булырга тиеш, чөнки бу бәйрәм барлык дөньяви бәйрәмнәрдән дә өстенрәк бит. Бу көннәрдә без бер-беребезгә бүләкләр бирешергә, хәлләребезне белешергә, котларга тиешбез. Менә бу әлегә халыкта гадәткә кереп бетә алмый, – дип ассызыклады ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые. – Әлбәттә, аерым бәйрәмнәрдә – 23 нче февраль, 8 нче март бәйрәмнәрендә бүләк бирергә ярамый дигән сүз түгел, ярый, анысында да бирергә кирәк.

Мөбарәк Корбан бәйрәме көннәрендә тәкәбберлекләребезне ташлап, ата-анабызга, туган-тумачаларыбызга һәм дә барча җан ияләренә ихтирамлы булып, аларның бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышсак иде.

Нияз САБИРҖАНОВ