string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7856.html"
28.10.2011 14:29

АТЛАСОВ Һади (Әхмәтһади) Мифтахетдин улы (Һади Атласи) – тарихчы, педагог, дин һәм жәмәгать эшлеклесе 1876 елның 15 августында, Сембер губерниясе Буа өязе Түбән Чәке авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала. Аннары Буаның танылган «Нурия» мәдрәсәсен, Оренбургның Каргалы бистәсендәге Гани бай Хөсәенов оештырган укытучылар әзерләүче семинарияне тәмамлый. 1898-1903 елларда Буа мәдрәсәсендә укыта, уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куя, киң җәмәгать эшчәнлеге алып бара, беренче китапларын яза.

 1903 елның маеннан Бөгелмә өя­зе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) имам-хатыйбы, мәдрәсә мөдәррисе итеп билгеләнә. Мәдрәсә каршында кызлар мәктәбе ача. Киң кырлы эшчәнлек алып бара.

1907 елда Һади Атласи Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. АндаМөселман хезмәт таифәсе” әгъзасы, “Дума” газетасын чыгаручыларның берсе була. Бөтенроссия мөселманнарының III корылтае депутаты. Патша хөкүмәтенең милли белем бирүдәге сәясәтен тәнкыйтьләп, 1906 елда «Яңа низам вә голәмаларымыз» исемле публицистик хезмәтен бастыра, шуның өчен 1909 елда өч айга төрмәгә утыртыла. Иреккә чыгарылгач, имам һәм мөдәррис вазифаларыннан баш тартырга мәжбүр була. Полиция күзәтүе астында гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә яши башлый.

Әлеге хәлләргә дә карамастан, ул фән һәм әдәбият өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Зур тырышлык куеп тарихи материаллар җыю, тарихи әдәбиятыбызны өйрәнү өстендә эшли. Шул хезмәтләренең җимешләре буларак, 1911-1914 елларда бер-бер артлы аның "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" исемле тарихи әсәрләре басылып чыга.  Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография жәмгыятенең хакыйкый әгъзасы була (1913). Бер үк вакытта «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Мәктәп», «Аң» һ.б. вакытлы басмалар белән хезмәттәшлек итә.

Февраль революциясеннән соң милли демократик хәрәкәтнең актив әйдәүчесенә әверелә. Россиядә яшәүче төрки халыкларның милли-мәдәни мохтариятләрен оештыруны яклап чыга. Бөтенроссия мөселманнарының I һәм II корылтайларында катнаша, II корылтайда Эчке Россия һәм Себер мөселманнарынын милли-мәдәни автономиясен төзү нигезләрен әзерләүче комиссиягә әгьза итеп сайлана. 1917-1918 елларда Милләт Мәҗлес депутаты, төркичеләр фракциясе әгъзасы була.

 КОМУЧ хакимлеге вакытында Бөгелмә шәһәренең жирле үзидарәсендә актив эшчән­лек алып бара (1918). Бөгелмәне Кызыл Ар­мия алгач, Азәрбайҗан Демократик Республикасынын башкаласы Ганҗә шәһәренә күчеп китә. 1920 елның сентябрендә Совет хөкүмәте тарафыннан кулга алына һәм Баку шәһәрендәге Баилов төрмәсенә ябыла. ТАССР житәкчелеге таләбе белән туган җиренә кайтарыла. Чистай шәһәрендә аклар контрразведкасына ярдәм итүдә гаепләп уздырылган мәхкәмә утырышында аклана һәм 1921 елның апрелендә иреккә чыгарыла. 1920 елларда Бөгелмә кантонының Шөгер, Зәй, Каратай авыллары һәм Бөгелмә шәһәре мәктәпләрендә укыта. Татар язуын гарәп графикасыннан латиницага күчерүгә каршы чыга. 1929 елда кабат кулга алына һәм Со­ловки лагерена озатыла. 1933 елда сәламәтлеге начараю сәбәпле, лагерьдан азат ителә. 1934 елда елда Архангельскидан Бөгелмәгә кайтып ярты ел торгач, Һади Атласи гаиләсе белән Казанга күчеп килә. 1936 елда ул тагын кулга алына. Совет хөкүмәтенә каршы эш алып барган милләтчел контрреволюцион ошма төзүдә нахакка гаепләнеп, 1937 елның октябрендә атып үтерелә. Шулай итеп, татар халкының мәшһүр улларыннан булган Һади Атласи кебек биниһая зур шәхеснең гомере ул чордагы күп зыялыларныкы төсле тәмамлана. 1958 елда ул аклана һәм реабилитацияләнә.

Мәкаләне Рәшид МАЛИКОВ әзерләде

Фото azatliq.org сайтыннан алынды