Бәла бәхеттән тизрәк йөри икән...

11 октябрь 2011 ел 09:16

1 октябрь көнне ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры, җәмәгать эшлеклесе Рафаэль Хәкимовның бердәнбер кызы машинасы белән бәрелеп вафат булды.

Камилә Казанга килгән вакытта үзе идарә иткән машина белән юл һәлакәтенә очраган һәм шунда ук вафат булган. Һәлакәт урынына тиз арада килеп җиткән медиклар да яшь автолединың гомерен саклап кала алмаган.

К.Хәкимова быел Казан федераль университетының ВМК факультетын тәмамлаган булган. Дүшәмбе көнне кыз башкалабызның Яңа бистә зиратына бабасы, шагыйрь С.Хәким янына җирләнде.

Исегезгә төшерәбез: татар халкының бөек шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына быелның 4 декабрендә 100 ел булачак. Камилә дәү әтисенең бу юбилеен күрә алмыйча арабыздан китеп барды.   

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рафаэль Сибгат улының һәм аның тормыш иптәше Мәүлидә ханымның тирән кайгысын уртаклаша. Авыр кайгылы көннәрдә аларның гаиләсенә сабырлык, түземлелек тели.

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана