string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7865.html"
11.10.2011 09:18

Хәзерге социаль-икътисади фактор яшьләрнең гомуми психоэмоциональ халәтенә гел уңай тәэсир итми. Шәһәр шартларында социаль тигезсезлектән килеп чыккан стресслар, күпчелек очракта, яшьләрнең үзләрен теге яки бу өлкәдә таба алмауга һәм үз өстендә эшләүләрен дәвамлы алып бармауга киртә була.

         Бу турыда үз вакытында немец социаль психологы Эрих Фромм җитәрлек дәрәҗәдә һәм ышандырырлык итеп кешеләр арасындагы икътисади һәм кулланучы мөнәсәбәтләре үсешен язып калдырган. Эш урыннары җитмәү, буш вакытыңны бәрәкәтле файдалану өчен шартлар булмау – шәхеснең эчке дөньясы структурасында җитди үзгәрешләр барлыкка китерә һәм төп  каршылык тууга сәбәпче була: кеше үзе нинди һәм ул нинди булырга тиеш?

Бүгенге яшьләрне күбрәк үз белемнәрен һәм осталыкларын ничек кенә булса да югарырак бәяләү мәсьәләсе борчый, ә инде көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмау – өметсезлеккә һәм, бигрәк тә, җитешрәк гаиләләрдән булган яшьләрнең үзләрен түбәнрәк тоюга китерә.

Бу – күпчелек очракта, ярарга тырышу, хөсетлек яки агрессия кебек тискәре күренешләргә сәбәп була. Моннан тыш,  яшьләрнең бер өлеше спиртлы эчемлекләр һәм наркотик кебек сәламәтлеккә зыянлы матдәләр кулланып, аңнарын томалый башлый.

         Әлеге күренеш – замана яшьләренең гомуми тискәре эмоциональ фонын күрсәтә. Хәзер (моңа хәтле мондый күренешнең күзәтелгәне юк иде) җәмгыять социаль-иерархияле баскыч буйлап үз урынын күтәрү өстендә эш алып бара. Бу – җәмгыятьнең гомуми идеологиясе формалашуга да, аерым шәхеснең шәхси үзаңы үсешенә дә нык тәэсир итә. Акча-финанс мәсьәләләре рухи үсешне икенче урынга куйды һәм юмартлылык, бер-береңә ярдәм итү, хөрмәт күрсәтү кебек кешелекнең төп кыйммәтләре кирәксезгә әйләнде. Алар урынына усаллык, агрессия, үзең турында гына уйлау һәм хөсетлек кебек сыйфатлар тамыр җәйде.

         Дини тәрбия алган кешеләрдә бөтенләй башка картина күзәтелә. Моңа мисал итеп, кешеләрнең теге яки бу ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаган очракта да бик үк кискен рәвештә җавап кайтармауларын әйтеп узарга мөмкин. Психология фәненнән билгеле булганча, психикага яра салу очракларында кеше саклану механизмнарын активлаштыра. Күпчелек очракта, аларның хәрәкәтләре үз-үзеңне алдауга китерергә мөмкин. Бу  механизмнар билгеле бер вакытка теге яки бу күренешнең психиканы яралау тәэсирен киметә, ләкин берникадәр вакыттан соң проблема үзенең барлыгын сиздерергә һәм ул бөтенләй башка яссылыкта ачылырга мөмкин. Махсус дини белемгә ия булган, Аллаһы Тәгаләгә ышанган кеше социаль тигезсезлекне алай ук кискен рәвештә кабул итмәячәк, аның өчен ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынау рәвеше генә.

         Ләкин мондый нигезләмә дингә ышанучыларның барысына да түгел, ә бары тик дини белемгә ия булган һәм шуны үз яшәешләренә кабул иткән, әлеге юнәлешне әхлак нормасы итеп таныган кешеләргә генә хас.

         Түбәндәге фактны да истән чыгарырга ярамый: киресенчә, дин әһелләренең дә билгеле бер өлеше невротик хәрәкәтләрдә чагылучы тискәре хисләр тоярга мөмкин. Бу хәл күзәтелгән очракта, шунысын да әйтеп узарга кирәк: үз-үзен шул рәвешле тоткан кешеләр психик яктан сәламәт түгел һәм алар динне башкалар өчен мөһим булмау компенсациясе итеп куллана. Мондый кешеләр категориясен дини фанатизм күзлегеннән чыгып анализлап карарга кирәк. Бу – дини күрсәтмәләрнең кеше психикасына уңай тәэсирен күрсәтә торган билге.

         Икенче мөһим фактор булып, якыннарыңны югалткан очрактагы кайгы хисе тора. Күп кенә психологик мәктәп вәкилләре кешенең психик сәламәтлеге яхшыру очрагын диннән күрә. Бу – бигрәк тә, махсус дини хезмәт булдырылган хоспислар  эшчәнлегендә актуаль. Үлем-китемнең тормыш тукталу булмавына ышанган кеше үзенең Аллаһы Тәгалә белән бәйләнешен сизеп, югалтуны җиңелрәк кичерә. Моннан тыш, дин, аерым алганда, ислам дине, авырлыкларга сабырлык күрсәтергә куша һәм артык үкенүне яратмый, кешегә үз эченә бикләнергә ирек бирми, көндәлек яшәешкә тиз арада кайтуны хуплый. Әлеге нигезләмә үкенеч хисен кечерәйтә һәм кешегә югалту ачысын тизрәк һәм җиңелрәк кабул итәргә булыша. Моннан тыш, әлеге күрсәтмәләрне күп кенә психологлар якыннарын югалткан кешеләрнең күңел газапларын җиңеләйтү өчен дә уңышлы куллана.

         Өченче мөһим фактор булып – хәмер, наркотик һәм отышлы уеннарны катгый рәвештә тыйган система тора. Мөселман дини уку йортларында алып барылган эшчәнлектән чыгып, шуны әйтергә мөмкин: дөньяви уку йортларыннан аермалы буларак, аларда наркотик кулланучыларның бөтенләй күзәтелгәне юк. Кызганыч, наркотик матдәләр куллану очраклары ислам дине нормаларын үтәүчеләр, мөселманнар яшәгән яшьләр тирәлегендә дә бар (мисал өчен, Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия – Алания, Адыгей, Башкортстан, Дагстан, Чечня Республикалары). Ләкин аларның саны алай ук күп түгел һәм монда төп нәтиҗәне дини тәрбия һәм әлеге уку йортларында дин әһелләре тарафыннан үткәрелгән профилактик чаралар бирә.

         Моннан тыш, күп өлеше тыю рәвешендә булган дини күрсәтмәләр, кеше олыгайган саен, аның үзаңын һәм тәртибен бер рәвештә тотып, үрнәк шәхес формалашуга китерә. Шулай итеп, диннең, безнең мисалда исә ислам диненең, сәламәт яшәү рәвеше генә түгел, гомумән, кешелекне саклауда көчле фактор булуы ачык аңлашыла. Ислам динен кешеләрне аеру өчен түгел, ә киресенчә, аларны берләштерү, исән-имин һәм яхшы тормышта яшәтү өчен куллану мөһим. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә әйтелгәнчә: “Аллаһ каршында иң хәерлеләрегез – күркәм холыкка ия булганнарыгыздыр”. Әлеге хәдис үз холкыбызны кайгырту тиешлегенә дәлил түгелмени?!

Әйләнә-тирәдәгеләргә безнең белән яшәү җиңел булсын өчен, мөселман булмаганнарга әхлак һәм тәртип ягыннан да үрнәк булырга кирәк!

         Танылган Австрия психоаналитигы Альфред Адлер (ул фәнни психологиядә гаять дәрәҗәле кеше) шуны өйрәтеп калдырган: депрессиядән арынырга теләгән кеше ике атна дәвамында хәленнән килгәнчә үзенең әйләнә-тирәсендәгеләргә мөмкин кадәр күбрәк яхшылык эшләргә тиеш. Без, мөселманнар, яхшылыкны ике атна дәвамында гына түгел, гомеребез буе кылырга, һәрхәлдә, шуңа омтылырга тиешбез. Бу безгә депрессияләр (ул һәрбер кешенең тормышында була торган гадәти күренеш) белән көрәшү өчен генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләргә үз динеңне таратырга да ярдәм итәчәк һәм ахирәт тормышына әзерләнү өчен  нигез булып торачак.

Islam.ru сайты хәбәрләрен файдаланып,

Нияз САБИРҖАНОВ