string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7867.html"
30.09.2011 13:39

Болгавыр заман уй-фикерләребезгә, аңыбызга үзгәрешләр кертте: барчасы акча хакында сөйли, хезмәтнең сыйфаты турында гына түгел, үзе турындагы сүзләр дә онытылды. Мөгаен, гадәтсезлеге белән адәм баласын шаккатырган бу дәвер үтәр әле. Тик җәмгыятькә генә чиксез күп төзәлмәс яралар ясалыр, намуслы һәм тыйнак, “якты киләчәк”кә ышанган миллионнарча кешеләрнең язмышлары гына бозылыр. Җитештерү һәм товар ясап чыгару да яңадан җайга салыныр, кешеләр бәйгесе һәм товарлар көндәшлеге, бөлү һәм уңышка ирешү аша юньлерәк тормыш та килер. Әлегә моның кайчан буласын гына әйтүе кыен...

         Үсеш принциплары арасында кирәкле һәм җитәрлек шартлар бар. Татар халкының тәрәккыятенә (прогрессына) иң зарури шартлар нәрсәдән гыйбарәт соң?

         Кешелек дөньясы туплаган тәҗрибә күрсәткәнчә, бихисап казылма байлыклары (нефть, руда, ташкүмер һ.б.) булган милләт тә бары тик үз хезмәте хисабына гына исән кала һәм тәрәккыят итә. Ләкин “абстракт” хезмәт кенә җитәрлек түгел, җитештерүчәнлекне арттыру өчен төп шартлар да – хезмәтне, конкрет эшне яхшы оештыра алу, теләсә кайсы өлкәдә эшләүченең хезмәте максатлы булу, аны башкарырга теләк, мотивация булу мөһим...

         Җитештерүдә һәм кеше эшчәнлегенең аңа бәйле өлкәләрендә элек күз алдына да китермәгән үзгәрешләр бара һәм аларның дөньякүләм тенденцияләре бар. Бүген инде теориядә генә түгел, гамәлдә дә хезмәтнең интеллектуальләшүе, җитештерүнең мәгълүматлашуы, роботлашуы һәм компьютерлашуы бик ачык күзәтелә. Алар, кирәкле һәм җитәрлек шартлар буларак, бүгенге социаль-икътисади прогресс нигезе булып тора. Электроника әле кичә генә фән булса, бүген инде алга киткән илләрдә төп җитештерү чараларының берсенә әверелеп бара: һәр гаиләнең өендә телевизор, суыткыч, микродулкынлы мич, компьютер һ.б. күренеп тора.

         Чит илләрдә, мисал өчен, технологик эрага кереп баручы Япониядә “караңгы”, ягъни утсыз, яктыртылмаган цехлар һәм заводлар бар. Алар продукцияне кеше катнашыннан башка гына чыгаралар! Мәсәлән, телевизорларны автоматлар, роботлар ясый. Кеше цехка үзеннән сизгеррәк булган һәм детальләрне төгәлрәк эшкәртә алган автоматларның эшен тикшерү өчен генә керә. Анда “агым”га салынып эшләнгән товар күбрәк һәм арзанрак кына түгел, югары сыйфатлы да, дөнья базарында өстен дә булырлык. Ә бу – милләтнең яшәү һәм алга китү шартларының иң мөһиме.

         Табигый ки, мондый җитештерүгә тирән белемле кешеләр генә хезмәт күрсәтә. Бу очракта һөнәр төрләре үзгәрәме соң? Әлбәттә, чөнки анда төп һөнәр – көйләүче, кул хезмәте күп кулланылган безнең предприятиеләрдәге кебек токарь һәм слесарь түгел. Алга киткән илләрдә кайсы инженер һөнәрләре киңрәк таралган соң? Проектчы, электроник, диагнозчы, программист һ.б., ягъни күбесенчә яңа технология, ноу-хау (җитештерү сере) белән эш итүчеләр.

         Һөнәрләр структурасы үзгәрәме? Әйе, галимнәр әледән-әле яңа технологияләр уйлап таба һәм гамәлгә кертә. Фәнни җитештерү зуррак урын ала барган саен, һөнәрләр исемлеге дә тизрәк үзгәрә. Мәсәлән, алга киткән илләрдә өстенлек иткән, технологик яктан яхшы җиһазланган машина төзү тармагын узган гасырның 60-70 нче елларында ук инде гади токарь, слесарь яки фрезерчы кебек тар профильле эшче канәгатьләндерми башлады. Җитештерү автоматлаша, роботлаша барган саен, оста һәм киң профильле эшчеләр – күптөрле кыру, фрезерлау, револьвер станокларында эшли торган токарь-универсал, электр һәм ацетилен белән, төрткеләп эретеп ябыштыручылар (сварщиклар) күбрәк кирәк була башлады. Конвейерларны, автомат станокларны һ.б. көйләүче киң профильле слесарьларга да ихтыяҗ бик тиз артты. Хәзер инде җитештерү өчен гади техник кына ярамый, оста эшчене алыштырырлык техник кирәк. Шуңа күрә дә санлы программа белән идарә ителгән станоклар янына – эш урыннарына – эшчеләр түгел, күбрәк техниклар, хәтта инженерлар баса. Хез­мәтнең интеллектуальләшүе тизләнә. Монысы безнең Казан белән Чаллы заводларында да күренә башлады инде.

         Бүген югары җитештерүчәнлекне һәм көндәш булырлык товарларны гади эшче, гади техник, гади инженер түгел, югары дәрәҗәдәге һөнәр иясе (профессионал) гына бирә ала. Димәк, кадрларны әзерләгәндә һөнәрне дөрес сайлау, махсуслашу (специальләшү) төп мәсьәлә булып тора. Демократлашу шартларында идарә итү мәсьәләләре дә һәр кимәлдә (дәүләт белән идарә итүдән алып, эшче яки хезмәткәрләрнең кечкенә төркемнәре белән идарә итүгә кадәр) күпкә катлаулана.

         Хәзерге техника һәм технологиянең бүгенге уку йортлары белгечләр әзерләгәнгә караганда тизрәк үзгәрүе, инженер-техник фикернең инженер алган белемнән узып китүе шартларында хезмәткәрләрнең функциональ белемсезлеге күзәтелә. Белем – корал ул. Халык әйтмешли, “корал кемнеке – заман шуныкы”. Димәк, өзлексез белем бирү системасын төзү өчен һөнәри белем бирүне тамырдан үзгәртеп корырга кирәк. Ул массакүләм һәм һәр кеше өчен өзлексез булырга тиеш. Хәзер педагогикада “өйрәнүчәнлек” (обучаемость) төшенчәсе бар. Шәхесләренең төп сыйфаты – өйрәнүгә сәләт булган милләт кенә алга чыга алачак. Шуның өчен, шәхеснең фикерләү сәләтен үстерү белән бергә, аның ошбу сәләтен дә тәрбияләргә кирәк.

         Бу очракта яшьләрне хезмәткә ничек әзерләргә? Аларны кайсы һөнәрләргә җәлеп итәргә? Токарь яки инженергамы? Сәүдәгәр, коммерсант яки электроник, системачыгамы?.. Ни дә булса эшләү һәм башкарудан тыш, төрлечә тәрбияләнгән кешеләр белән аралашуны, тиз элемтә урнаштыра белүне, әдәпле, инсафлы, шәфкатьле булуны таләп иткән, гел киңәя барган хезмәт күрсәтү өлкәсендә ни эшләргә?

         Бәлки, без илебездәге хәл-әхвәлне исәпкә алмыйбыздыр? Әле аны гына түгел, бөтендөнья үсү тенденциясен дә исәпкә алу зарури. Без җәмгыять үзгәрүнең гомуми тенденциясенә дә бәйле. Марксизм тәгълиматы киләчәкне иң күп санлы һәм оешкан эшчеләр сыйныфы белән бәйләп, XIX гасыр азагында һәм XX гасырның өч чирегендә булган хәлне генә чагылдыра алды. Ә безнең гасыр азагында алга киткән илләрнең иҗтимагый структурасы үзгәрде. Мәсәлән, XX гасыр башында АКШның авыл хуҗалыгында кешеләрнең 87 проценты эшләсә, хәзер 5 процент кына. Гасыр урталарында сәнәгатьтә 70 процент халык эшләсә, хәзер исә 15 процентка кимрәк. Кул хезмәте кими барганлыктан, белемнең роле арта. XXI гасырда 75 процент халык тәгълимгә (укуга, өйрәнүгә) тартылачак. Шундый тенденция Россиядә дә күзәтелә. Димәк, тимер, нефть, ташкүмер түгел – интеллект (гакыл, ягъни акыл байлыгы, фикерләү сәләте) һәм технология якын киләчәктә иң зур капитал булачак.

         Бүген җәмгыять һәм дәүләт эшмәкәрләрчә булдыклы, кыю, иҗади фикерләүче кешеләргә мохтаҗ. Аларны балачактан, мәктәптә үк тәрбияли башларга кирәк. Бу эш Япониядә, АКШта һәм алга киткән башка илләрдә күптән эшләнә инде. Безгә гади җитәкчеләр, элеккечә оештыручылар түгел, кешеләрнең мәнфәгатен аңлап, аларның күңелен күрә белүче, заманча менеджерлар кирәк. Димәк, хәзерге җәмгыятьне “татар халкын рухи тергезү” кебек гомуми лозунглар түгел, иртәгәге җитештерүнең мәгълүмати технологиясенә, кешеләр белән әдәпле-тәртипле аралашу гадәтенә туры килә торган, шәхеснең рухи һәм акыл сыйфатларын үстерүне күздә тоткан программа кызыксындыра.

         Татар милләтенең иртәгә буласы язмышы турында сөйләгәндә аның үсү перспективасы югарыда әйтелгән хезмәт шартлары белән тыгыз бәйләнгән. Шуннан чыгып, Татарстанда шәхеснең нинди сыйфатлары, тәгълимне үстерүнең кайсы юнәлешләре өстен икәнен билгели алабыз.

Мирза МӘХМҮТОВ,

академик

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан