26 сентябрь көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы әгъзасы, Нурлат шәһәре һәм районының мактаулы имам-хатыйбы Зәкиулла хәзрәт Әхмәтшин арабыздан китеп барды. Ул – республикабыздагы иң өлкән имамнарның берсе иде.
Булачак дин әһеле 1927 елның 13 мартында Татарстан Республикасының Аксубай районы Иске Кыязлы авылында дөньяга килә, туган авылында җиде класс белем ала. 1944–1951 елларда хәрби көчләрдә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1951–1959 елларда тимер юлда баш кондуктор булып эшли. 1959–1969 елларда – Чистайдагы СМУ-21 экспедиторы. 1969–1982 елларда нефть тармагында хезмәт куя, бораулаучы ярдәмчесе була. З.Әхмәтшин 1982 елда лаеклы ялга чыга. 1983 елдан башлап Нурлат шәһәрендәге Тимерьюлчылар мәчете рәисе, ә 1988 елдан әлеге мәчетнең имам-хатыйбы булып эшли. 1994 елдан Зәкиулла хәзрәт Нурлат районы имам-мөхтәсибе итеп сайлана, әлеге вазыйфасында ул 2008 елның 22 маена кадәр хезмәт итте. Ә мәчеттә имам-хатыйб булып хәзрәт 2010 елның апреленә кадәр эшләде, 2010 елның 9 апрелендә аңа Нурлат шәһәре һәм районының мактаулы имам-хатыйбы исеме бирелде.
Нурлат шәһәре һәм районының хәзерге имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов Зәкиулла хәзрәт турында менә ниләр сөйләде: “Ул Нурлат шәһәрендәге Тимерьюлчылар мәчетендә егерме ике ел имам-хатыйб, унбиш елдан артык Нурлат һәм Аксубай районнарының имам-мөхтәсибе булып эшләде. Нурлат шәһәрендәге беренче мәчет төзелешенә үзенең зур көчен куйды. Зәкиулла абый Нурлат районының имам-мөхтәсибе булып эшләгән чорда утыздан артык мәчет сафка басты. Зәкиулла Әхмәтшин – районыбызда бармак белән генә санарлык аз калган Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе иде. Хезмәт ветеранына ислам динен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Үзәк мөселманнары Диния нәзарәтләре тарафыннан бик күп рәхмәт хатлары, мактау грамоталары белән бүләкләнә”.
Быелның 31 маенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумында З.Әхмәтшин мөфтиятнең Аксакаллар шурасы әгъзасы итеп сайлана.
Зәкиулла хәзрәт безнең хәтеребездә ихлас күңелле, гадел, тәҗрибәле имам, һәрчак акыллы киңәшләре белән уртаклашырга әзер торган шәхес булып калыр. Без Аллаһы Тәгаләдән аның барлык гөнаһ, хата-кимчелекләре гафу ителүен сорап дога кылабыз һәм Зәкиулла хәзрәтнең авыр туфрагы җиңел булуын телибез.