string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7869.html"
30.09.2011 13:31

Ислам дине кануннары буенча киенүче мөселман хатын-кызлары күп Казанда. Өстенә озын җиңле, итәге аяк йөзеннән булган күлмәк кигән, башына матур яулык бәйләгән хатын-кызны күреп, кайберәүләр сәерсенсә дә, күпләр сокланып карый. Үзем дә "яулыклы" кызлар рәтендә йөргәч, бу карашларны еш тоям. Мәдрәсәдә алган дини гыйлемем мине кеше сүзеннән өстен булырга, Коръән кушканча яшәргә, киенергә өйрәтте. Аллаһы Тәгалә “Әгъраф (Пәрдә)” сүрәсенең 26 нчы аятендә болай ди: “И адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар. Янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киеме бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр”. (Ногмани тәфсиреннән.) Шул рәвешле Ул адәм балаларын сәламәт, бәхетле, гөнаһларсыз яшәргә өнди.

Әбиләребез гомер буе бәйләгән яулыкларны, алар кигән озын күлмәк-итәкләрне бер селтәнүдә салып ташлаган хатын-кызларыбыз – чирләшкә буын тәрбияли түгелме? Яшь әбиләребезнең дә итәкләре – тез астына, җиңнәре беләккә кадәр кыскарды. 60-70 яшьлек апаларның яшьләрдән калышмыйча чәчләренә "химия" ясатып, кыска топик белән чалбар киеп куюын аңлап булмый. Андыйларга мөселманча киемнәрнең, яулыкларның уңайлыгын аңлатасым килә. Хәзер базар-кибетләрдә аптырап, үзеңә яраклы кием эзләп тилмерә торган түгел бит. Бер Казаныбызда гына да зур-зур мөселман киеме кибетләре бар. Бәяләре бераз тешләсә дә, үзеңә ошаганын сайлап алу мөмкинлеге зур. Ә яулык-шарфларның, калфакларның ниндиләре генә юк! Киемеңә карап, төсен сайлап ал гына.

Чәчкә матур причёска ясаган кебек, яулыкларны да төрле ысуллар белән бәйләргә була. Мин үзем яулык бәйләү алымнарын интернет челтәреннән өйрәнәм. Казанда ел да уздырыла торган "Мөселман мода”сын гына карап та, бик күп үрнәк өлгеләр алырга мөмкин. Стилистларның фантазияләре чиксез. Хатын-кызларның матурлык яратуын исәпкә алып тегелгән киемнәр тыйнак та, уңайлы да булырга тиеш икәнлекне онытмасыннар гына.

Ләкин күпме генә тыйнак киенмәсен, мөселман кызы һәрвакыт игътибар үзәгендә кала бирә. Җәмәгать транспортына кердеме, университетка, кибеткә генәме – баштан алып аякка кадәр тикшерүчеләр бар җирдә дә табыла. Күпләр өчен үрнәк саналган мөслимәгә һәрдаим үз-үзен дөрес тотарга, нинди генә очрак булса да, килешле киенгән булырга кирәк. Кызганыч, бер мөселман кешесенә генә карап, ислам дине турында фикер йөртүчеләр җәмгыятьтә аз түгел шул.

Кайберәүләр мөслимәләрнең хәзергечә киенүен “гарәпчә” яисә “төрекчә” дип атый. Ярым-шәрә йөргән кешеләрне күрмәмешкә салышсалар да, капланып йөрүчеләрдән гаеп эзләү – исламча киенеп йөрергә оялган, иманнары зәгыйфь булган кешеләрнең карашыдыр, дип уйлыйм мин. Коръәннең "Нур" сүрәсендә: "Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак-алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды", – дип әйтелә. Иманнарыбызны ныгытып, тагын бер тапкыр ничек киенергә икәнен искә төшерү зыянга булмас. Дөньяга радиация таралу куркынычы туып торганда бу саклану бигрәк тә мөһим бит.

Мәрьям АБДУЛЛИНА,

КФУ студенты

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан