Солтан Мәхмүд заманында итчеләрдән берәүне солтан янына китерделәр. Бу итче каршына солтан Мәхмүд бер сарык китертте. Әйтте:
- Әй итче! Бу сарыктан күпме ит булыр, күпме май булыр? - диде.
Итче сарыкны тотып карады да, әйтте:
- Фәләнчә кадәр ит, фәләнчә кадәр май булыр.
Шуннан соң сарыкны суйдылар, итче әйткәнчә булды: бер мыскал артык һәм бер мыскал ким булмады. Солтан моны күреп гаҗәпкә калды. Янә сорады:
- Гыйлемнән берәр нәрсә беләсеңме? Итче:
- Белмимен, - диде. Солтан боерды:
- Бу итчене илтеп асыгыз! - диде.
Асарга алып киттеләр. Юл өстендә әлеге итченең улы очрады, мәктәптән кайтып килә иде. Әйтте:
- Минем атамны кая алып барасыз? - диде.
- Асарга алып барабыз, - диделәр. Улы:
- Гаебе нидер? - дип сорады. Әйттеләр:
- Солтан янында куйның ите һәм мае ничәшәр мыскал икәнен белде. Солтан аннан сорады: «Аллаһы Тәгалә сиңа шулкадәр акыл-зиһен биргән, Алланы нәрсә белән таныйсың?» - диде. Итче исә: «Танымыйм», - диде. Шул сәбәптән атаңны асарга боерды, - диделәр.
Улы әйтте:
- Атамның гаебе шул гына булса, сез бераз сабыр итеп торыгыз, мин солтанның үзен күрим, - диде.
Барды, солтанга сәлам бирде һәм әйтте:
- Минем атамны ни сәбәптән асарга әмер иттең? - диде.
Солтан:
- Аллаһы Тәгалә шулкадәр фәһем-фирасәт биргән икән үзенә, сарыкның ите-мае күпме икәнен мыскалына кадәр әйтеп бирде. Шул зиһене белән Аллаһы Тәгаләне танымый надан калган, шул сәбәптән астырам, - диде.
Итченең улы әйтте:
- И солтан! - диде. - Бу эштә атам гаепле түгел, аны мәктәпкә бирмәгән бабам гаепледер. Син менә мине күр: мин унике яшьлек сабыймын, гыйлемне миннән сора, шәригатьнең бөтен кануннарын әйтеп бирәм, - диде.
Сорадылар, малай бик күп сорауларга җавап бирде. Солтан гаҗәпләнде, бу малай хакына атасын асылудан коткарды.
Шуның кебек әгәр берәүне теге дөньяда Кыямәт көнендә тәмугка китерсәләр, әгәр ул дөньяда булганда улын мәктәпкә укырга биргән булса, улы тәмуг юлына чыгып һәм каршы барып, Аллаһы Тәгаләдән үтенеп, атасын коткарып калыр.
Бу хикәяттән гыйбрәт шул: гыйлем өйрәнү өчен баланы мәктәп-мәдрәсәгә бирү тиешле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: «Та-ләбү-л-гыйлмә фарыйзәтү галә көллин мөслимин вә мөслимәтин», ягъни “Гыйлем өйрәнү – мөселман ир-егетләренә дә, мөслимәләргә дә тиешле эштер”.
“Гыйбрәтле хикәятләр” китабыннан алынды