Бохара шәһәре татар яшьләрен җыя

19 сентябрь 2011 ел 11:45

Үзбәкстан Республикасы – күпмилләтле ил. Монда йөз утыздан артык милләт вәкиле яши. Татарлар саны исә 200 меңнән дә артып китә. 

Быел ил үзенең бәйсез булуының 20 еллыгын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, 6-8 октябрь көннәрендә Үзбәкстанның борынгы Бохара шәһәренә экскурсия оештыру планлаштырылган.

Чара Бохараның татар мәдәни үзәге тарафыннан оештырыла. Анда Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Кытай, шулай ук Латвия, Эстония, Украина, Азәрбайҗан, Башкортстан, Татарстан, Мәскәү, Төмән һ.б. төбәкләрдән татар яшьләре чакырылган. Чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы вәкилләре һәм башка яшьләр оешмалары да катнашыр дип көтелә. Экскурсия өчен һәркем үзе түли.

Бохара шәһәре Үзбәкстанның көньяк-көнбатышында Кызылком чүлендә урнашкан. Әлеге кала Үзбәкстан республикасының иң зур шәһәрләреннән берсе, тарихи-мәдәни туристлык үзәге булып санала. Аны ачык һавадагы шәһәр-музей дип тә йөртәләр.

1993 елда Бохараның тарихи урыннары ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы шәһәрләре исемлегенә кертелгән иде. 1997 елда исә халыкара дәрәҗәдә шәһәрнең 2500 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде.

intertat.ru сайтыннан алынды

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана