Өммәтебезне ныгыту юлларын эзләргә кирәк

19 сентябрь 2011 ел 10:31

Бүгенге көндә иң катлаулы чорларның берсен кичерәбез. Реклама гасыры... Яшәешебез теләсә нинди юллар белән бары үзеңә генә файда эзләүдән гыйбарәт. Күп нәрсәләр материаль төшенчәләр белән аңлатыла. Рухи дөнья, вөҗдан, намус кебек гыйбарәләрнең нәрсә икәнлеген дә онытып барабыз. Югыйсә, тарих безгә гыйбрәт алырлык сабакларны җитәрлек бирде бит инде. Бүгенге хаталар алдагы буыннарда күзәтелмәгәндер дисезме? Дини спекуляция аркасында Аллаһы Тәгалә бер төркем кешеләрне генә түгел, корычтай нык булган цивилизацияләрне дә юкка чыгарган.

Соңгы вакытта җәмәгатьчелектә Мәскәү Җәмигъ мәчете турында сүз куерды, әйтерсең лә, мөселманнарның моннан башка проблемалары юк. Бу очракта яңа мәчет төзергә теләүчеләрне дә, тарихи мәчетне саклап калуны хуплаучыларны да аңлап була. Шулай да ниндидер карар чыгармыйк, барысын да вакыт күрсәтер. Аллаһы Тәгалә боерганны үзгәртеп булмый. Моннан ниндидер тамаша ясап, кеше көлдерү кирәк түгел. Сүз куертып, гаеплеләрне эзләп, мөселман өммәтендә янә ызгыш чыгарудан файда юк безгә. Барысын да Аллаһы Тәгалә кулына тапшырыйк һәм булган һәр нәрсәнең яхшы якларын гына күрергә өйрәник. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Сез игелек дип уйлаганыгыз начарлык булыр. Бәлки, сез нәрсәнедер күралмассыз, ә ул яхшылык булыр. Аллаһ кына барысын да белә”, – дип әйткән.

Кызганычка каршы, гаделсезлекне тамырыннан юкка чыгару мөмкин түгел. Бары Аллаһы Тәгалә генә безнең бөтенебез белән гадел. Шуңа күрә дә Аңа гына таянырга, юлдан язганнарга булышуын, иманыбыз һәм динебезне ныгытуын сорарга кирәк.

 Без, мөселманнар, халыкның рухи ягын кайгыртабыз. Үзебез фани дөнья – сыеныр урын гына дибез, шул ук вакытта бар көчебез белән шушы дөньяга береккәнбез. Бер-берсен рәнҗетүдән дә, кеше үтерү, урлаудан да курыкмый адәм баласы. Шайтан коткысына бирелеп күпме яшәргә була? Җитәр, туктарга вакыт! Шайтан арабызда бары тик гауга-талашлар  һәм дошманлык кына тудыра.

Шайтан вак кына мәсьәләләрне дә зур итеп күрсәтә, мөһим, кирәкле эшләрне  игътибарсыз калдырырга котырта. Мөселман өммәтен ныгыту юлларын эзләргә кирәк, ә без исә һаман да тарткалашу өчен сәбәпләр эзләвебезне дәвам итәбез.

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана