Татарстан ислам журналистлары әзерли башлады

15 сентябрь 2011 ел 20:51

Россия ислам университетының (РИУ) теология факультетында журналистика юнәлеше ачылды. Студентлар төп белгечлекләреннән тыш, дини-теологик белем дә алачак.

Димәк, быелдан үзләренең тормышларын журналистикага багышларга ниятләгәннәр өчен РИУ ишекләре дә ачык.

Беренче тупланган төркем җиде кешедән тора. Алар арасында яңа гына мәктәпне тәмамлаучылар белән беррәттән бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында каләм тибрәтүчеләр дә бар. Биредә әлегә көндезге уку гына каралган. Киләчәктә исә читтән торып уку бүлеге дә барлыкка килер, дип көтелә.

Университетның уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат Гыйльманов islam-portal.ru сайтына хәбәр иткәнчә, әлеге “факультет”ның төп үзенчәлеге булып, булачак журналистларның үз белгечлекләреннән тыш, яхшы теологик белем, ислам дине буенча өстәмә мәгълүмат алуларын билгеләп узарга мөмкин. Проректор сүзләренә караганда, факультет ислам дине турында язучы һәм дини кануннарны, тарих, мәдәният нигезләрен яхшы белүче журналистлар әзерләячәк.

Шунысын да искәртеп узыйк: республикабызда моңа чаклы мондый күпкырлы белгечлек алырга мөмкин булган башка җир юк иде.

Гөлназ БӘДРЕТДИН.

 (КФУ студенты Гүзәл Шәмсиева тәрҗемәсе)

"Дин вә мәгыйшәт"  газетасыннан

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана