string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7884.html"
10.09.2011 08:40

Аллаһы Тәгалә тәннәребезне пакьләү өчен ураза гыйбадәтен яралткан булса, малларыбызны пакьләү өчен безгә зәкятне фарыз итте. Раббыбыз адәм баласына рухи чистарыну гына түгел, ризыгының да хәләл булуын бурыч итеп йөкләде. Иллә мәгәр адәм баласы үзенең җанын-рухын иман белән ныгытса, тәнен ураза белән чистарткан булса, аңа шулай ук үзенең хәләл көчләре белән тапкан малын да пакьләү фарыз ителде. Без беләбез: элек-электән газиз әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз көз айлары җитеп, ел дәвамында үстергән үсемлекләрдән, җыеп алынган уңышлардан гошер сәдакаларын чыгару-бирү хакында күпләребезгә өйрәтеп калдырган.

Нәрсә соң ул гошер сәдакасы? Нинди гамәл ул? Адәм баласына аның нинди файдалары бар? Шул хакта танышып китик.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! 2011 елны Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле итте. Игенчеләребезгә, бакчачыларга һава торышы уңай килде. Аллаһның рәхмәте киң: Ул ел башын яңгырлар белән нигъмәтләндерде (үсемлекләрне чәчкәч үк безне җылы яңгырлар белән шатландырды), шуннан соң кояшлы көннәрен дә бүләк итте. Бакчаларыбыздагы уңышларны түкми-чәчми җыеп алдык, хәзер аның файдасын күрә башладык. Күпләребез инде авылларга кайтып бәрәңгеләрен дә алып килде. Без һәрвакытта да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкерана кылырга тиешбез. Чөнки бер Аллаһ кына бирүче, безне нигъмәтләндерүче. Без Аңа карата булган ризалыгыбызны ничек белдерәбез соң? Әлбәттә, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып. Көз айларында мөэмин-мөселманнарга бер бурыч йөкләнде: ул да булса гошер сәдакасын тапшыру. Татар галиме Әхмәтһади Максуди үзенең "Гыйбадәтел исламия” китабында: “Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр”, – дип яза. Кеше, нинди генә байлыкка ия булуга да карамастан, үзе җыеп алган уңышлардан гошер чыгару мәҗбүри булыр. 

Нәрсә соң ул гошер? Гошер – ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү исә ислам диненең өченче баганасы. Бу гамәлне инкарь итүче кеше, әлбәттә, кяфер була. Ә инде аны ниндидер сыйфат, әйтик, саранлык белән үтәмәүче кеше зур гөнаһлы булыр. Аллаһы Тәгалә “Бакара (Сыер)” сүрәсенең 277 нче аятендә безгә шундый бер нәсыйхәтен җиткерә: “Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкәтләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас” (Ногмани тәфсиреннән). Ягъни шушы гамәлләрен башкарган кеше Кыямәт көнендә бернинди дә курку-көенүне күрмәс, ди.

Без, җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең су сибеп үстергәннең егермедән берен) фәкыйрьләргә бирергә тиеш булабыз. Бу – барыбыз алдында да зур гамәл-гыйбадәт булып тора, без шул сәбәпле генә малларыбызны пакьли, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Әгәр дә кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге (чөнки ул мохтаҗлар өлеше) хәрам була. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызны да хәрам ризыклар ашаудан сакласа иде.   

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Әгәр дә кешеләр үлчәүдә хыянәт итсәләр – тормышларында авырлык күрерләр, азанга игътибар итмәсәләр – тынычлык тапмаслар, тиешенчә (Аллаһ кушканча) киенмәсәләр (гаурәтләрен капламасалар яисә зинаны ачыктан-ачык кылсалар) – Аллаһы Тәгалә аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер, тиешле зәкят-гошерләрен бирмәсәләр – яңгырны вакытында яудырмас (яңгыр яуса да, үсемлек-хайваннар хакына булыр)”, – диде.

Бу дөньяда адәм баласы үзенә бирелгән малның Аллаһы Тәгаләдән булуын оныта. “Үзем таптым, үзем тырышлык куйдым, эшләдем”, – ди, мәгәр, эшләсә дә, бирүчесе Аллаһ Раббыбыз икәнлеген онытып җибәрә. Аллаһы Тәгалә үз дөньясы белән генә яшәгән, Аллаһ биргәннәрдән өлеш чыгармаган бәндәләр хакында “әл-Гыймран” сүрәсенең 180 нче аятендә болай ди: “Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Бәлки саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән Кыямәт көнендә муеннарына чорналыр. Җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһныкы бит һәм Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар” (Ногмани тәфсиреннән). Бу аять – саран кеше хакында. Без үзебезгә сорау бирергә тиешле: бәлки, зәкят чыгарырга малыбыз җитмидер? Тик гошер сәдакасын бирергә күпләребезнең мөмкинчелеге бар. Аллаһы Тәгалә “Тәүбә” сүрәсенең 60 нчы аятендә: “Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче” (Ногмани тәфсиреннән). Югарыда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Башка җиргә эләксә исраф була. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа кая бирергә икәнлеген күрсәтте. Шул сәбәпле, гошер сәдакасын мәчет-мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү хәерлерәк. Ни өчен аны мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә бирү өстенрәк соң? Чөнки җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп-бозылып исраф булуы бар. Шуңа күрә, күп кенә дин галимнәре раславынча, аны мәдрәсәгә бирү хәерлерәктер. Рәсүлебезнең (с.г.в.) сәхабәсе Гомәр (р.г.) бер вәгазендә сәхабәләргә шундый сүз җиткерә: “Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче бер шәкертнең авызына каптырыр идем”, – ди. Шулай итеп, хәтта Гомәр (р.г.) дә гошер малын мескен-мохтаҗларга бирү хакында түгел, ә бәлки шәкертләргә тапшыру турында аңлатып китә. Бу, әлбәттә, безгә зур үрнәк. Бүгенге көндә, әлхәмдүлилләһ, мәчетләребез каршында мәдрәсәләр уңышлы гына эшләп килә. Гошер сәдакасын дини уку йортларында укучы шәкертләргә бирү күпкә әҗерлерәк булыр.

Нияз САБИРҖАНОВ   

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан