string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7887.html"
07.09.2011 14:58

Ике-өч ай элек кенә Казанда IV Бөтенроссия ислам китабы ярминкәсе булып үтте. Бер чатыр астына Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа һәм Россиянең башка төбәкләре вәкилләре җыелды. Безгә исә “Мәрҗани” нәшрият йортының баш мөхәррире, икътисад фәннәре докторы Ренат Беккин белән әңгәмә оештырып алу мөмкинчелеге туды.

Әссәламегаләйкүм, Ренат әфәнде. «Мәрҗани» нәшрият йортының эшчәнлеге белән таныштырып үтсәгез иде.

– Вәгаләйкүмәссәлам! “Мәрҗани” нәшрият йорты, шул исемдәге фондның нәшрият бүлеге буларак, фонд булышлыгы белән, фәнни эшчәнлекнең нәтиҗәләрен бастыру максатыннан, 2007 елда нигезләнде. Күпмедер вакыттан соң, хезмәткәрләр тырышлыгы белән, “Мәрҗани” фондының нәшрият бүлеге ислам әдәбиятын махсус чыгаручы нәшрият дәрәҗәсенә күтәрелде.

Нәшриятка ихтыяҗ күптән бар иде. Россиядә берничә әйдәп баручы мөселман нәшрияты бар, ләкин алар арасында ислам дине турында җитди фәнни әдәбият бастыручы бер генә дә академик дәрәҗәсендәгеләре, кызганычка каршы, күренмәде. Бүгенге көндә бездә ислам диненә багышланган фәнни һәм фәнни-популяр булган егерме бишләп китап дөнья күрде. Шуларның яртысыннан артыгы – Россия Фәннәр академиясе институтлары грифы белән чыкты. Авторларыбыз да илебездәге ислам дине буенча әйдәп баручы белгечләр.

Минемчә, динебез буенча фәнни яисә дини китап чыгара торган нәшриятның халтурага хакы юк. Бу – мөселманнарга һәм тулаем Россия халкына карата җинаять. Дөньяда бик күп проблемалар адресатка мәгълүматны тиешле итеп җиткерә алмаудан килеп чыга. Объективлык һәм профессиональлек өчен, сезне хәтта фикерегез белән килешмәүчеләр дә ихтирам итәчәк. Хәзерге көндә Россиядә ислам буенча китапларны тыю модага кереп бара. Дөресен генә әйткәндә, кулымнан килсә, илебездәге дини оешмаларда чыккан ислам диненә багышланган китапларның 80 процентын, профессиональ булмаганнары өчен, тыяр идем. Күп кенә нәшриятларда һәм нәшрият йортларындагы үзләрен мөхәррир һәм корректор дип йөрүче кешеләр эшләренә җавапсыз, бармак аша гына караганга, күп кенә китапларны кулга алырга да оят.

– Сез – күп кенә академик басма, шәрык һәм гарәпне өйрәнүче күп кенә фәнни хезмәтләр авторы да. Шунысын да билгеләп үтәсе килә: сезнең китапларыгызның автор-төзүчеләре арасында славяннар да аз түгел. Сезнеңчә, ни өчен фәнни-интеллектуаль мохиттә мөселманнар аз?

– Фамилияләргә генә ориентлашырга ярамый, минемчә. Арапов – кемнең фамилиясе? Ә Сәгадиев? Шидфар? Кирабаев? Боларны дәвам итеп була. Барысы да – безнең авторларыбыз һәм төзүчеләр. Нәшриятның авторлары һәм хезмәткәрләре арасында, сез әйткәнчә, славян фамилияле, исламны кабул иткән руслар да бар. Без авторларны дини принцип буенча түгел, профессиональ яраклылыгы, үз эшенең белгече буенча җәлеп итәбез.

Фәнни-интеллектуаль мохиттә мөселманнарның аз булуы – чыннан да, зур проблема, ләкин моннан егерме, хәтта ун ел элеккеге ситуация кебек үк түгел. 1990 еллар ахырларында күпләр (2006 елда “Мәрҗани” фондын оештыручылар) менә дигән “Мөселман” журналын чыгарды. Аның берничә саны гына чыкты да тукталды. Ни өчен? Чөнки 1999 елдагы укучы фикерле, төпле мөселман журналы өчен әзер түгел иде. Шөкер, бүгенге көндә мондый укучылар бар.

Яхшы дөньяви белемгә ия булган яшь мөселман буыны барлыкка килде. Мөселман зыялылары да бар. Аларның фикеренә, рәсми дин әһелләренекенә караганда,  дин тотучылар күбрәк колак сала. Ләкин Россиядә мөселман зыялылары әлегәчә юк. Безнең кайбер нәшриятларыбыз, әйтик, “Дисбе” (“Чётки”) кебек, зыялылар катламы булдыруга аз булса да өлеш кертер дип ышанасы килә.

– Журналда көнчыгыш-ислам тематикасына язучы яңа авторлар бармы, әллә инде күбрәк танылган язучыларның тәрҗемәләрен бастырасызмы?

– Юк, без исемнәре билгеле булган кешеләрне генә бастырмыйбыз. Безнең өчен яңа исемнәр ачу – бик тә мөһим, журналыбыз талантлы авторларга үзләрен ачарга мөмкинчелек бирә. Баштагы вакытларда бер хезмәттәшем белән бәхәс китте: классика һәм заманча материалларны нинди пропорциядә бирергә? Мин “заманча”, яңа караш яклы идем, хезмәттәшем – еллар аша сыналган, тикшерелгән классиклар яклы. Нәтиҗәдә, билгеле бер тигезлек табылды.

– Хәзерге чор авторларыннан кемнәрне аерып күрсәтер идегез?

– Аерым алганда, Казахстан язучысы Людмила Фефелованының “А я у тебя в долгу” повестен билгеләп үтәр идем, бу – халыклар дуслыгы турында чын ода, мәдхия. Бенгаль язучысы Хумаюн Әхмәд о Химуның маҗаралы хикәяләр циклын, Борис Сыромятниковның ыру башының узган гасыр башында Якын Көнчыгышка сәфәренә багышланган очерклар циклын да әйтми уза алмыйм. Шулай ук ислам кабул иткән русларның “Гоголь һәм ислам”, “Лев Толстой һәм ислам” кебек тематик саннары да кызыклы килеп чыкты, минемчә.

2006 елда сез “Исламский провыв” әдәби премиясенең жюри әгъзасы идегез. Бүгенге өммәтебез өчен мондый төрдәге бәйгеләрнең җәлеп итә торган ягы нидә?

–  Әдәбият – үзебезгә һәм башка дин вәкилләренә дә ислам һәм мөселманнар турында кызыклы итеп җиткерә ала торган мөмкинчелек. Әйтик, Коръәннең иң яхшы тәрҗемәсен дә һәркем укырга әзерлекле түгел, әмма кызыклы романнан бик азлар баш тартыр.

Тәнкыйтьче Лев Данилкинның күптән түгел минем “Ислам от монаха Багиры” романыма язган рецензиясен укыдым. Биредә ул: “Китапны нинди генә мөселман телеканалы да алыштыра алмый”, – ди. Менә җавап та соң бу! Без миссионерлык максатлары белән язмыйбыз, безнең максат – дин һәм мәдәниятләр арасында әңгәмә тудырыр өчен күпер булдыру.

– Бүгенге көндә мөселманнарга үзләренең китабын чыгару кыенмы? Китап кибетләренең киштәләренә китабың менеп утырганчы, нинди этаплар үтәргә кирәк?

– Динилек монда бернинди дә роль уйнамый. Бүгенге көндә китапны чагыштырмача кыйммәт булмаган бәягә чыгару мөмкинлеге бар. Басма китаплар чыгаручы классик нәшриятлар, әгәр китабың аларның шартларына туры килә һәм кызыклы икән, ике куллап китабыңны алырга риза.

Күп кенә авторлар беренче стадиядә – китапны язгач ук югалып кала. Аны язу гына түгел, нәшриятчыны табу да зарур. Шуңа да йомшаклык күрсәтергә ярамый. Хезмәтең китап киштәләренә менеп утыру белән дә, ягъни үз укучысын тапканчы эш бетми.

Безнең нәшриятка килгәндә, ислам проблематикасына кагылышлы фәнни эшләрне дә, шулай ук матур әдәбият әсәрләрен да алабыз. Быел “Дисбе” («Чётки») журналы китапханәсеннән яңа серия башлап җибәрдек. Әлеге сериядә Бетси Шидфарның “Абу Нувас” исемле романы чыкты да инде. Бу – шагыйрьнең роман-биографиясе.

– Үз проектларыгыз арасында кайсысын уңышлырак дип саныйсыз?

– “Проект” сүзен бик өнәмим. Бүгенге көндә кая карама, бөтен җирдә проектлар да, проектлар... Минем эшчәнлегемә нинди дә булса нәтиҗә ясау иртәрәк әле, дип уйлыйм. Бары тик билгеле бер уңышларымны билгеләп үтәсем килә: уникаль күренеш дип атап булырлык “Дисбе” (“Чётки”) журналын аерып әйтер идем, чөнки ул – Россиядәге беренче мөселман әдәби журналы. Яңа, өйрәнелмәгән өлкәдә һәрвакытта да эшләү кызыклы.

Фәнни эш белән дә шул ук хәл. 1990 еллар ахырында ислам икътисады белән шөгыльләнә башлагач, Россия өчен бу Terra incognita булды. 2001 елда рус телендә «Мөселман хокукында иминиятләштерү: теория һәм практика» дигән ислам финансларына багышланган китабым чыкты. Соңыннан әлеге монография нигезендә диссертация якладым, әлеге китап аша ислам иминияте белән танышкан укучыларым такафул идеясен практикада кулланырга тырышып карадылар. Берсе иреште. Казахстанда. Үзен минем укучы дип санавына шатландым.

Мөгаен, премия, журнал һәм шулай ук фәнни хезмәтләремнән алган иң мөһим һәм кыйммәтле әйбер – яхшы, кызыклы кешеләр белән аралашу булгандыр.

– Сезгә кайсы якынрак: фән дөньясымы, әллә әдәбиятмы?

 – Бу – минем өчен иң катлаулы сорауларның берсе. Фән һәм әдәбият ике хатын-кыз кебек: берсе – зирәк, икенчесе – чибәр. Алар арасында тарткаланасың, газапланасың, ләкин монысын да, тегесен дә ташлый алмыйсың. Җитдирәк якын килсәк, кайдадыр, кайсыдыр ноктада аларның кисешүенә ышанасы килә.

Ксения САФИУЛЛИНА.

islam.ru сайтыннан алынды

(Алинә Бикмуллина тәрҗемәсе)