string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7890.html"
30.08.2011 08:10

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтте:

أَعُوذُ بِاللَّهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ: ﴿ وإِذْ قَالَ رَبُّكَ لِلْمَلآئِكَةِ إِنّـِي جَاعِلٌ فِي الاَرْضِ خَلِيفَةً قَالُوا أتَجْعَلُ فِيهَا مَنْ يُفْسِدُ

 فِيهَا وَيَسْفِكُ الدّ‌ِمَآءَ وَنَحْنُ نُسَبّـِحُ بِحَمْدِكَ وَنُقَدّ‌ِسُ لَكَ قَالَ إِنّـِي أَعْلَمُ مَا لاَ تَعْلَمُونَ ﴾ 2/30

«Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә: "Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен," – диде». («Бакара (Сыер)» сүрәсе, 30 нчы аять).

«Бакара (Сыер)» сүрәсенең дәвамында Раббыбыз әйтә:

 وَعَلَّمَ ءادَمَ الأَسْمآءَ كُلَّهَا ثُمَّ عَرَضَهُمْ عَلَى الْمَلآَئِكَةِ فَقَالَ أَنْبِئُونِي بِاَسْمَآءِ هَؤُلآءِ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ ﴾ 2/31

«Аллаһы Тәгалә Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте дә, фәрештәләргә әйтте: «Әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, Адәм белгән исемнәрне барчасын әйтеп бирегез».(«Бакара (Сыер)» сүрәсе, 31 нче аять).

Аятьләрдән күрүебезчә, җиргә хәлифә итеп куйганчы, Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәламгә барча әйберләрнең, мәхлукларның, аларның җенесләренең исемнәрен өйрәтә. Ягъни барча сүзләрне. Һәм галимнәребез әйтте: монда барча сүзләр мәгънәсендә Адәм галәйһиссәламгә барча телләрнең өйрәтелүе әйтелә. Фәрештәләр Аллаһы Тәгаләгә: «Я, Раббыбыз, без Сиңа тәсбих кылабыз, Сине олылыйбыз. Син ни өчен җир йөзенә кан коючыны һәм бозыклык таратучыны хәлифә итеп куясың?» – дигәч, Аллаһ Тәгалә әйтте: «Бу әйберләрнең исемнәре хакында хәбәр бирегез, әгәр тугры булсагыз». Адәм галәйһиссәламнең фәрештәләрдән өстенлеге шушында күренде.

Моннан аңлашылганча, телләрне, барча әйберләрнең исемнәрен белү – ул гыйлем санала һәм гыйбадәткә караганда гыйлем өстенрәк. Аллаһы Тәгалә аяти Кәримәдә әйтте:

 وَمِنْ ءَايَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ وَاخْتِلاَفُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لاَيَاتٍ لِلْعَالِمِينَ ﴾ 30/22

«Аллаһы Тәгаләнең олуглыгының һәм кодрәтенең билгеләреннән – күкләрне һәм җирне яратуы, һәм телләрегезнең һәм үзегезнең төрле булуыгыз. Белүчеләр өчен бу әйберләрдә билгеләр бар», – диде. («Рум» сүрәсе, 22 нче аять).

Ягъни Адәм балаларының төрле төстә, төрле телдә булуы – ул Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм бөеклеге билгеләре. Әлбәттә, аңлаучылар өчен. Һәм бу телләрнең һәм төсләрнең аермалыгы Адәм балалары бер-берсен аерсыннар өчен. Бер атадан һәм анадан булуларына карамастан, Аллаһы Тәгалә аларны төрле-төрле итте. Бу әйберләр хикмәт өчен. Ягъни Аллаһы Тәгаләнең һәрбер эше хикмәтле. Кайберәүләр: “Ислам динендә тел һәм милләт юк”, – диләр. Әмма Коръәни-Кәримдә тел дә бар, милләт тә бар. Аллаһы Тәгаләнең Китабында халыклар, аларның телләре һәм төсләре бер-берегезне тану өчен Бөек Затның билгеләре, дип әйтелгән. Моңа Раббыбыз нәрсә дип эндәште Адәм балаларына:

 يَآ أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِن ذَكَرٍ وَاُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوباً وَقَبَآئِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ

 إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ ﴾ 49/13

«И кешеләр, Без сезне ир вә хатыннан яраттык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып  белер өчен. Дөреслектә, Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез – тәкъвалырак булганыгыз. Дөреслектә, Аллаһ һәр нәрсәне белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар». («Хүҗүрат (Бүлмәләр) сүрәсе», 13 нче аять).

Аллаһы Тәгалә безне төрле халыклар, кабиләләр кылды, бер-беребезне тану, ярдәмләшү өчен. Ә бер-беребездән көлер яисә бер-беребезне кимсетер, мәсхәрә итәр, берсен икенчесеннән өстенрәк кылып, золым китерер өчен түгел. Аллаһы Тәгаләгә якынлыгыбыз нинди телдә сөйләшүебезгә бәйле түгел, ә бәлки тәкъвалыгыбызга бәйле. Тел – ул фәкать халыкларны аеручы билге, һәм ул бер милләтне, кавемне берләштерүче булып тора. Шуңа күрә дә кем нинди телдә сөйләшә, аңлаша – ул шул халыктан. Бу гыйбарәне кайбер гарәп галимнәре хәдис тә, риваять дип тә әйттеләр. Ягъни кем гарәпчә аңлашса – ул гарәп, диделәр. Шуңа нигезләнеп, кем урыс телендә генә аңлашса – ул урыс, татарча аңлашса – татар, башкортча аңлашса – башкорт дип әйтү дөрес була. Әлбәттә, үз милләтең теленә өстәп башка телләрне белү – ул зур мәртәбә. Коръәни-Кәрим һәм пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте гарәп телендә булганга күрә, ахирәт бәхетенә ирешү өчен бу телне белү кирәк. Башка милләтләр белән аралашу, алар арасында динебезгә дәгъвәт кылу өчен аларның телләрен дә белү зарур. Әмма үз милләтең телен читкә этәрү, аны кыерсыту исәбенә түгел. Киресенчә, һәркем үз милләте телендә ачык, матур итеп сөйләшә белергә тиеш. Муса галәйһиссәлам Фиргавен янына барганда Аллаһы Тәгаләдән Һарунны үзе белән бергә җибәрүен үтенде. Чөнки Муса галәйһиссәлам сакаурак, ә Һарун бик ачык, матур итеп сөйләшә иде.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Кем нинди кавемгә, халыкка охшарга тырышса, ул алардан булыр», – дип әйтте. Башка милләтләргә охшарга тырышканнарның бу омтылышы сөйләшүләрендә генә түгел, ә йөзендә, киенүендә, үз-үзләрен тотышында да күренә. Татар, башкорт-мөселман мәктәпләре, балалар бакчалары була торып, үз балаңны башка чит телдә генә сөйләшергә өйрәтү, шул халыкның гореф гадәтләрендә тәрбияләү – бу, әлбәттә, инде монафыйклык билгесе һәм ул шулай ук мөселман кардәшләреңә, үз милләтеңә хыянәт тә булып тора.

Бервакыт пәйгамбәребез (с.г.в.) янына сахәбәләрдән булган бер егетне китерделәр һәм әйттеләр: «Йә, Рәсүлуллаһ, бу егет 7 сүрәне яттан белә». Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа бик гаҗәпләнде-сокланды һәм аннан соң болай диде: «Миңа яһүдләрдән язулар килә. Үзләренә дә язулар җибәрергә туры килә. Алар алдамасыннар өчен яһүд язуын өйрән». Шуннан соң теге егет яһүд язуын өйрәнде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сорады: «Син сырьян телен беләсеңме?» Ул гарәпләр белән византиялеләр арасында яшәүчеләрнең телләре иде. Егет: «Юк», – дип җавап бирде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) егеткә шул телне өйрәнергә кушты һәм егет аны 17 көндә өйрәнде. Ягъни дини зарурият булу сәбәпле, динне тарату өчен башка телне өйрәнергә рөхсәт ителә. Фәкать шул шарт белән. Гомәр (р.г.) әйтте: «Йолдызлар гыйлемен өйрәнегез – юлларны белер өчен. Нәсел-нәсәбегезне, үзегезның кайдан чыкканыгызны, нинди халыктан булуыгызны, телләрегезне өйрәнегез – бер-берегезгә якынайта торган сәбәп булсын өчен». Үз ата-бабаң телен санга сукмау, аны өйрәнмәү – ул инде татар, башкорт-мөселманнардан ерагайта, ә икенче бер чит милләткә, мөселман булмаганнарга якынайта.

Рәфыйк хәзрәт Миңнәхмәтов,

Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе,

 Татарстан Республикасының көнчыгыш төбәге казые

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан