string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7891.html"
22.08.2011 12:53

Идел буенда Ислам дине тыныч юл белән тарала. Гарәп миссионерлары эшчәнлеге, шу­лай ук Шәрык илләре, аерым алганда, Иран һәм Урта Азия белән күпьеллык сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышлар бу төбәктә Ислам дине көчәюгә зур этәргеч ясый.

Ислам дине кабул ителү Идел буе Болгарстанының идеологик һәм мәдәни тормышында гаять мөһим үзгәрешләргә китерә. Бигрәк тә татар мәдәнияте үсешенә фәлсәфи-эстетик карашлар үтеп керә.

Урта Идел буендагы мөселман сәнгате, 922 елдан соң, җирле халыклар мәдәнияте белән бергә рухи яктан үзара бәйләнештә үсә башлый.

Башта шунысын искәртик: Урта Идел төбәгендәге Ислам дине мәсьәләсе моңарчы тие­шенчә өйрәнелмәгән иде. Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, моның сәбәбе – Идел буен классик Ислам җире дип санамауда.

Минемчә, «Болгар тарихы» китабын язган, Болгар иленең тарих мәктәбе вәкиле Якуб ибне Ногманны Идел буе Болгарстаны тарихын өйрәнүгә нигез салучы дип санарга мөмкин. Әлбәттә, болгарлар үз тарихларына кагылыш­лы төрле риваять, җыр, хикәятләрне буыннан буынга тапшыра килгәннәр.

Болгар чорына караган истәлекләр белән кызыксыну XVIII йөз башында башлана. 1712 елда дьяк (борынгы Россиядә берәр дәүләт учреждениесенең эшләрен алып баручы) А.Михайлов борынгы Болгар шәһәрлеген тасвирлап яза, андагы күп кенә бина һәм корылманы күрсәтә. 1722 елда Петр I, киләчәктә биредәге истәлекле урыннарны саклау чаралары күрү максатын күздә тотып, Болгар җире хәрабәләре белән танышып китә.

В.Татищев исә үзенең «История Российская с древнейших времен» (1768) дигән хезмәтендә, борынгы рус елъязмаларына һәм башка чыганакларга нигезләнеп, монгол чорына кадәр яшәгән болгарларның тормышын һәм тарихи вакыйгаларны тасвирлый. Бу чорда инде күптөрле тикшеренүләрне колачлаган экспедицияләр дә шактый еш уздырыла. Н.Рычков, П.Паллас, И.Лепехин болгар чоры истәлекләрен иң башлап өйрәнүчеләр була.

1804 елда Казан университеты ачылгач, Идел буе Болгар дәүләте тарихын, археологиясен, нумизматикасын өйрәнү сизелерлек активлаша. Әхмәд ибне Фадланның мәгълүм сәяхәтнамә язмаларын иң беренче булып дөньяга чыгарган Х.Френны хаклы рәвештә Шәрык нумизматикасына нигез салучы дип йөртәләр. Ул үз хезмәтләрендә Болгар чорына караган кайбер археологик табылдыкларны һәм борынгы риваятьләрне тасвирлап язган.

XIX гасырга караган колачлы археологик тикшеренүләр И.Березин, К.Евлентьев, К.Невоструев, А.Второв, А.Артемьев, Н.Вячеслав хезмәтләрендә чагылыш тапкан.

1878 елда Казан Император университеты каршында оештырылган Археология, этнография һәм тарих җәмгыяте Болгар чоры историографиясен өйрәнүгә зур этәргеч ясый. Әлеге чор А.Лихачев, М.Худяков, В.Смолин, В.Казаринов, Н.Смирнов, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәхреддин, Г.Әхмәрев, З.Вәлиди кебек күренекле галимнәр эшчәнлеге белән нык бәйле. Бу җәһәттән, Ш.Мәрҗанинең – «Мөстәфадел-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар», Р.Фәхреддиннең – «Болгар һәм Казан тө­рекләре», Г.Әхмәревның – «Болгар тарихы», З.Вәлидинең «Төрки-татарларның кыскача та­рихы» китаплары аерым игътибарга лаек.

Болгар дәүләте историографиясе үсешендә профессор В.Смолинның «К вопросу о происхождении народности камско-волжских булгар» китабы (Казан, 1921) мөһим урын тота. Ул әлеге китабында, беренче тапкыр буларак, Идел буе Болгарстаны тарихын фәнни яктан чорларга, аерым алганда, башлангыч Болгар чорына (VII–IX гасырлар), монгол чорына кадәр (X–XIII гасыр башы), Алтын Урда чорына (1236–XV гасыр) бүлеп карарга тәкъдим итә.

XX гасыр башы Болгар чорына караган тарихи истәлекләрне өйрәнү максатында төрле экспедицияләр оештырылу белән үзенчәлекле. Идел буе Болгарстаны историографиясен өйрәнүгә археолог А.Смирнов зур өлеш кертә. Аның күпкырлы эшчәнлеге Идел буе Болгарстанының иң зур истәлеге – Сувар шәһәрлеген өйрәнүдән башлана. Нәкъ менә биредә беренче тапкыр Болгар дәүләте шәһәрләре казылмаларын өйрәнүнең фәнни методикасы эшләнә. Сувар һәм Болгарда үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре галимнең 1944 елда яклаган докторлык диссертациясенә һәм 1951 елда басылып чыккан «Волжские булгары» монографиясенә нигез була.

Гомумән, XX гасыр Идел буе Болгарстаны турындагы тарихи белемнәр үсешендә актив археологик тикшеренүләр чоры буларак тәгаенләнә. Т.Хлебникова, А.Ефимова, Г.Федоров-Давыдов, А.Халиков, В.Генинг, Р.Фәхретдинов һ.б. археологлар, Идел буе Болгарстаны тарихын тулыландырып, Болгар дәүләте шәһәрләренең яңа һәйкәл-истәлекләрен җентекләп өйрәнде. Мәсәлән, Т.Хлебникова, И.Васильева, Н.Кокорина, А.Кочкина – үз хезмәтләрендә болгарларда керамик савыт-саба ясау, Ю.Семыкин – металларның төзелешен һәм физик үзлекләрен өйрәнү, С.Вәлиуллина пыяла эшләнмәләр мәсьәләләрен яктырта. Н.Калининның «Булгарское искусство в металле» хезмәтендә татар халкының зәркән сәнгате җентекләп өйрәнелгән.

Шулай да сәнгать белгече Фоат Вәлиевне X–XIII гасырлардагы болгар сәнгате турын­да иң башлап фундаменталь хезмәтләр язган галим дип санарга бурычлыбыз. Аның 1969–1983 елларда дөнья күргән «Орнамент казанских татар», «Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья» дигән китапларында монгол чорына кадәрге һәм монгол чорындагы рухи мирас ныклап тикшерелә.

Е.Халикова хезмәтләрендә исә монгол чорына кадәрге Идел Болгарстанында Ислам диненең тарала башлавы һәм таралу дәрәҗәсе беренче мәртәбә фәнни нигездә өйрәнелә.

Г.Дәүләтшин үзенең «Волжская Булгария: духовная культура» дигән хезмәтендә Ислам дине таралу белән рухи мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә булган үзгәрешләргә һәм яңалыкларга туктала. Ул гарәп язуы таралу нәтиҗәсендә Идел Болгарстанына язма әдәбият үтеп керүен ассызыклый.

XIX гасырның 70 нче елларында Казан университеты профессоры С.Шпилевский, ә соң­рак беренче татар тарихчысы Ш.Мәрҗани Болгарстанның монгол явына дучар булган чоры һәм Алтын Урда тарихын өйрәнү кирәклеген күтәреп чыга. Аерым алганда, Ш.Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар» (Казан, 1897; 1989) һәм С.Шпилевскийның «Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии» (Казан, 1877) дигән китапларында Алтын Урда чорындагы болгар-татар калаларына характеристика һәм аларга кагылышлы риваятьләр бирелгән.

XX гасыр башында Болгар һәм Алтын Урда тарихы күренекле татар тарихчылары Г.Әхмәрев («Болгар тарихы», 1909) һәм Г.Гобәйдуллин («Татар тарихы», 1922; «Тарихи сәхифәләр ачылганда», 1989) хезмәтләрендә дә күтәрелә. Әмма аларда археология, нумизматика, эпиграфия мәсьәләләре тиешенчә яктыртылмый әле.

Соңрак А.Смирнов, Н.Калинин, Һ.Йосыпов, Ф.Хәкимҗанов хезмәтләрендә Идел Болгарстанының археологик, эпиграфик һәйкәлләре хакында байтак кызыклы мәгълүматлар бәян ителә.

Татар халкының Алтын Урда чорына караган этник тарихы Б.Греков һәм А.Якубовскийның – «Золотая Орда и ее падение» (М., 1950), А.Смирновның – «Волжские булгары» (М., 1951), М.Сәфәргалиевнең «Распад Золотой Орды» (Саранск, 1960), М.Усмановның «Жалованные акты Джучиева улуса XIV–XV веках» дигән монографияләрендә төрле яклап яктыртыла. Әмма Идел Болгарстанының Алтын Урда чоры сәнгатенә генә багышланган әдәбият бик аз. Бу юнәлештә С.Червоннаяның «Искусство Татарии» (М., 1987), Ф.Вәлиевнең «Народное изобразительное искусство» (М., 1967), Г.Вәлиева-Сөләйманованың «Мусульманское искусство татар Среднего Поволжья: истоки и развитие» (Казань, 2002) китаплары тәүге карлыгачлар. Аларда Болгар чоры сәнгатенә гомуми күзәтү бирелә, аның үсеш этаплары, үзенчәлекләре күрсәтелә.

С.Айдаров – «Идел Болгарстанының монгол чорына кадәрге архитектура һәйкәлләре, аларның сакланышы, борынгы болгар төзелешенең гомуми принциплары», Д.Вәлиева «Идел Болгарстанының монгол чорына кадәрге сәнгате» дигән темаларга кандидатлык диссертацияләре яклады. 1990 елда С.Айдаров, Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры архитектурасы истәлекләрен өйрәнеп, “Монументальные каменные сооружения Волжской Булгарии и Казанского ханства (опыт реконструкции и генетико-стилистические особенности)” дигән темага докторлык диссертациясе яклады.

Соңгы елларда Татарстанда милли мәдәният һәм тарихның барлыкка килү проблемаларын, аның чыганакларын өйрәнү омтылышының арта баруы сәбәпле, болгар чоры һәм Алтын Урда тарихына һәм мәдәниятенә багышланган яңа китаплар дөнья күрде. Бу җәһәттән, Р.Фәхретдиновның «Татары и Золотая Орда» (1993), А.Халиковның «Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария» (1994) китапларын, «История Золотой Орды» (1993) җыентыгын аерып күрсәтү кирәк.

Гөлнара НИЗАМЕТДИНОВА,

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты аспиранты