Мансур хәзрәт Җәләлетдин: “Рамазан ае кешеләрне берләштерә”

22 август 2011 ел 11:50

Рамазан-шәриф аеның да инде яртысы үтеп бара. Республика мәчетләрендә ифтарлар үткәрү, җәмәгать белән бергәләшеп тәравих намазлары уку дәвам итә. Казан шәһәре мәчетләрендә әлеге изге ай ничек үтә, кыенлыклар бармы – боларның барысы белән дә Казан шәһәре мөхтәсибе, “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин таныштыра.

– Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү, Мансур хәзрәт! Үзегез имам-хатыйб булып торган “Мәрҗани” мәчетенең Рамазан аендагы эшчәнлеге белән таныштырып үтсәгез иде...

– Мин узган гасырның 80 нче елларында килдем бирегә, “Мәрҗани” ул вакытта Казанда бердәнбер мәчет иде. Инде ул елларда ук халык ураза тота, ифтарларга бабайлар үзләре белән ризыклар ташый иделәр. Дәрвишләр, Мирный, Петровский бистәләреннән кеше авыз ачарга, вәгазь тыңларга мәчеткә агыла иде. Тагын бер күркәм гадәт бар иде – кем нәрсә пешерә, шуны үзе белән алып килә. Кем бәлешләр пешереп китерә, хәтта бәрәңгеләргә хәтле пешереп китерәләр иде. 90 нчы елларда да сакланды бу матур традиция, үзе ураза тотмаган очракта да китерделәр. Пироглар булсынмы, бәлешләр булсынмы, чәйләр, шикәрләр, кайнатмалар – нәрсәләр генә юк иде. Аларны аерым җыя идек, Рамазан аеннан артып калса, картлар, балалар йортларына, ятимнәргә, мескеннәргә таратыла иде. Тик нигәдер хәзер бетте бу гадәт. Шулай бергәләп матур итеп авыз ачалар, авыз ачканнан соң, монда Коръән укыла иде, аннан соң тәравих намазы, тәравих намазыннан соң дүрт автобус шәһәрнең 4 ягына халыкны тарата китә иде.

– Дин кардәшләребез өчен Рамазан ае нинди көчкә ия?

– Халык уразаны һәр ел көтеп ала, Рамазан аеның ничектер кешеләрне берләштерә торган көчкә ия булуына инанасың. Бер уйласаң, намазы да, зәкяте дә, хаҗы да фарыз бит инде, әмма башкаларны халык үтәми, ә менә Рамазанга аерым бер игътибар бар. Үзләре ураза тотмасалар да, ураза тотучыларга бик ихтирамлы карыйлар, уразалы кешеләргә булышалар, ризыклар бирәләр. “Мәрҗани” мәчетендә авыз ачулар элек-электән булды, башта подвалда ясый идек, кыш көннәрендә мәчетнең беренче этажында була иде, бүгенге көндә, әлбәттә, мөмкинчелекләр үсте. Мәчет янына өч йөзгә якын кеше авыз ача алырлык чатыр куйдык. Аны без Казанның 1000 еллыгында куйган идек, шул вакыттан бирле чатырда ифтарлар үткәрелеп килә. Шәһәрнең төрле җирләреннән төрле кешеләр килә, берсен дә кире какканыбыз юк – теләкләре генә булсын.

– Ифтарларны үткәрергә читтән ярдәм күрсәтеләме?

– Әйтеп үткәнебезчә, элегрәк авыз ачучылар үзләре белән ризыклар алып киләләр иде. Соңыннан кайбер сәбәпләр аркасында ураза тота алмаучы кешеләр, авыз ачтырырга ризык пешереп, ашатыгыз әле дип, бераз акча бирә иде. Иганәчеләр дә килә башладылар, бүгенге көндә үземнең попечительләр советым бар. Гадәттәгечә, ел саен дусларым  бу вакытны көтеп алалар, аерым бер көнне үзара сөйләшеп авыз ачтыралар. Шул рәвешле ифтар үткәрүнең бу ягы да матур гадәткә әверелде.

– Мансур хәзрәт, сез бит әле Казан имам-мөхтәсибе дә. Башкалабызның башка мәчетләрендә Рамазан ае ничек үтә?

– Мәркәзебездә алтмышка якын мәчет бар, бүгенге көндә аларның яртысында ифтарлар үткәрелә. Кайсылары көн саен да үткәрәләр, аерым бер көннәрдә үткәрүчеләр дә бар. Мәсәлән, теге елларны “Рамазан”, “Ризван” мәчетләрендә алдан килешенеп, фәлән кеше – шуны, фәлән кеше – шуны, дип бүлешеп, кемнең нәрсәгә мөмкинчелеге бар, шуны эшләп, җыелышып, бергәләп авыз ачалар иде. “Казан нуры”, “Нурислам”, “Болгар”, “Ризван”, “Рамазан”, “Сөләйман” мәчетләре даими үткәреп киләләр.

– Сезнең инициатива белән беренче тапкыр узган елны “Мәрҗани” мәчетендә Ураза бәйрәме үткәрелгән иде. Быел бәйрәм республика көненә туры килә. 30 август көнне гает намазы укудан тыш Ураза бәйрәме үткәреләчәкме?

– Әлбәттә, үткәрәчәкбез, гает көннәрендә 3 көн рәттән бәйрәм итәргә ниятебез бар. Мөнәҗәтләр, бәетләр белән үзебезнең ансамблебез дә катнашыр дип көтелә.

– Рамазан-шәриф аенда газета укучы дин кардәшләребезгә сездән теләкләр...

– Шундый эссе озын көннәрдә ураза тотучыларга сабырлык телим, кылган изге гамәл-гыйбадәтләрегезнең әҗер-савабын күрергә насыйп булсын! Уразаларыбызны, Аллаһ ризалыгы өчен тотып, игелеклелек кылып үткәрергә, начар гадәтләрдән арынырга язсын! Аллаһы Тәгалә барыбызга да ярдәм бирсен, илебезгә, динебезгә тынычлык, иминлек, киләсе уразаларыбызны да шулай бергә-бергә үткәрергә насыйп итсен. Ураза тотучыларыбыз да, мәчетләрбез дә арта, Аллаһы Тәгаләнең дине барыбызны да берләштерә. Дин тотмаучы кешеләргә дә әлеге Рамазан аенда начар гадәтләрдән арынырга, динебезгә килергә, иманга килергә Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсә иде!

Алинә Бикмуллина

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана