string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7897.html"
22.08.2011 11:45

“Мөселман динен тотучылар саны хәзер бер миллиардтан артып китте. Бу исә – дөнья халкының 20 проценттан артыгы. 28 илнең рәсми дине – ислам. Соңгы вакытта мөселман динен тотучыларың саны артканнан-арта бара. Ислам дине хәзерге вакытта таралган диннәр арасында икенче урында тора”.

 Бер көнне радиодан шушындый сүзләр ишетергә туры килде миңа. Уйга калдым: ни өчен ислам динен тоту шулкадәр актуаль? Ислам дине тоту нәрсәне аңлата? Чын мөселман дип кемгә әйтәләр? Һәм, гомумән, нәрсә соң ул дин?

 ... Казан. Кояш кыздыра. Урам буйлап атлыйм. Шәһәр гөжли. Кайсы эшкә, кайсы мәктәпкә, кайсы университетка ашыга. Шәһәрдә урнашкан югары уку йортларының берсенә якынлашам. Почмакта өч студент кыз баскан. Матур гына киенгәннәр, үзләре ягымлы да кебек тоела. Бу кызларга юлны сорап мөрәҗәгать иттем.

– У вас татарский акцент, татарка, что ли? – ди кызларның берсе.

– Әйе, – дим.

 Ягымлы гына елмаеп, миңа барысын да аңлатып бирде. Шул арада кесәсеннән нидер чыгарып, тәмәке көйрәтергә тотынды.

 – Тартасызмы? – дип, миңа таба кулын сузды.

 Дусларына да тәкъдим итәргә онытмады. Икенчеләре дә тәкъдимне кире какмадылар, карышып тормадылар, киресенчә, бик теләп кабул иттеләр.

 Кызарындым-бүртендем, берни дә әйтә алмадым. Борылдым да, тизрәк бу яктан китү юлын карадым. Соңрак, рәхмәт әйтергә дә онытканлыгым искә төште.

Алга таба киттем. Тагын бер төркем студент баскан. Егетләре дә, кызлары да татар-рус сүзләрен бутап сөйли, өч сүзнең берендә – сүгенү сүзе. Кулларында – сыра. Әллә нишләп киттем. Бу бит татар халкы! Шәт, бу егет- кызлар, әби-бабайларына авылга кунакка кайткач, аларның намаз укып, динне бозмыйча яшәүләрен күреп, үзләренә дә шундый юл сайлаячаклары турында, һичшиксез, уйланганнары булгандыр. Ә хәзер? Ә хәзер ни булды бу яшьләр белән?! Бу хәлгә кем гаепле? Яшьләрме? Аларның ата-аналарымы? Әллә җәмгыятьме? Әлбәттә, монда, һичшиксез, җәмгыятьнең дә гаебе бардыр. Вакытында тиешле чаралар һәм кануннар кабул ителмәде, спиртлы эчемлекләр эчү һәм тәмәке ише нәрсәләрне тарту тыелмады. Ләкин, минемчә, иң төп гаеп, әлбәттә, гаиләдә. Бүгенге заманда күп кенә яшь гаиләләр башка чыгуны хуп күрә, шуңа да аларның оялары буш. Балаларга игътибар җитми һәм алар үрнәкне үзләренең яшьтәшләреннән ала.

 Ислам дине өйрәткәнчә, кеше саф мөселман булып – югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә... Һәм тирә-ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Яшүсмерләрне аеруча ассызыклап үтәсем килә. Төрле микротөркемнәр барлыкка килә. “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, диләр. Яшүсмерләр, бер-берсеннән үрнәк алып, яманмы ул, яхшымы, барыбер, текә булып күренү өчен, яшьтәшләреннән артка калмаска тырыша.

  “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, дигән мәкаль бар татар халкында. Кече яшьтән балага яхшы эшнең – савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Моны мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин хезмәтләренә таянып алып барсаң, үтемле була. Риза Фәхреддин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлый. Мәгърифәтче-галим: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип яза. Шуңа күрә балаларны кечкенә яшьтән үк тиешенчә тәрбияләргә кирәк.

Хатын-кызлар аеруча бозылганын әйтеп үтәсем килә. Соңгы дистә елда хатын-кызларның нәфислеген, фәнни тел белән әйткәндә, икенчел җенси билгеләрен басым ясап күрсәтүче һәм ялангачландыручы мода буенча тегелгән кием-салым нормага әйләнде. Хәзер хатын-кызның шәрә корсагы һәм кендеге күренү гадәти, тәнгә сыланып торучы йомры формалар, җилбәгәй ачып җибәрелгән муен һәм күкрәк тирәсендәге зур изүле киемнәр кигән хатын-кызларны, әле үсеп тә җитмәгән яшь кызларның фахишәлек белән шөгыльләнүен күрү – яңалык түгел.

 Дин күзлегеннән караганда ни бар соң бу турыда?

 Әлбәттә, ислам дине бу гамәлләрне хупламый.

 Коръәни-Кәримдә тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка шундый матур әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялган сүз сөйләү, кеше канын түгү, фетнә тарату, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау гаепләнә.

 Кызганычка, хәзер безнең тирә-якта шайтан котыртуы, Иблис бозыклыгы хакимлек итә. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү-талаулар, үтерешләр, террорчылык, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соң?..

Алсу Айзатова,

 IX сыйныф укучысы.

Чүпрәле районы