Менә инде ике семестр буе Америка Кушма Штатларындагы кечкенә генә бер колледжда укыйм. Бирегә зур конкурста катнашып, алмашыну программасы буенча студент булып килдем, шуңа күрә уку йортын да үзебез сайламадык, харәҗәтче оешмабыз сигезебезне лютеран колледжга җибәрде. Бергә килгән дусларымның берсе – рәсми рәвештә мөселман иле булып танылган Таҗикстаннан, өчесе – шулай ук мөселманнар күпләп яши торган Үзбәкстан белән Казахстаннан. Әмма монда лютеран колледжта укыган кеше лютеран булырга тиеш дигән ышаныч инде күптән юкка чыккан, исеме дә күбрәк тарихына һәм спонсорларына бәйле, ягъни колледжга акчалата булышкан оешмаларнын күбесе – лютеран чиркәүләр.
Уку йортыбыз урнашкан шәһәр дә артык зур түгел һәм Канзасның нәкъ уртасында. Зур шәһәрләрдә башкачарак, анда төрле милләтләр, төрле дин кешеләре яши, ә безнең шәһәрдәге халыкның барысы да диярлек нинди дә булса христиан чиркәүгә карый. Шулай да башка дин вәкилләренә дә кызыксыну бар, алар турында күбрәк белергә, үзләре турында сөйләргә тырышалар, фикер каршылыклары бары тик дәресләрдә үткәрелгән бәхәсләр вакытында гына килеп чыга, һәм күп очракта объектив фактларга нигезләнгән. Монда гомереңдә беренче тапкыр күргән кешенең синең белән исәнләшүенә беркем дә аптырамый, кичке алтыдан соң урамда күренгән кешеләр бик сирәк, кибетләрнең күбесе дә шул вакытта ябыла. Безнең Линдсборгта бигрәк тә.
Ураза вакытында без бер яһүд укытучыбыз белән бергә күрше зур шәһәргә бардык, дөресрәге, ул үз эшләре белән кәнәсәгә барган иде, ә без аңа ияреп Уичитаның мөселман үзәгенә. Юл дәвамында яһүд дине белән ислам дине арасындагы охшашлыклар турында фикер алыштык. Яһүдләрнең сәламләүләре безнең “Әссәламегаләйкүм”гә бик якын икән! Үзәккә барып җитүгә үк күзгә чалынган беренче әйбер – монда мәчетләрне бездәге кебек бөек сәнгать әсәрләре итеп төземиләр, бер гөмбәзле гади генә бина, шуның эчендә мәчет үзе һәм балалар өчен мәктәп тә урнашкан, иң кечкенәләрдән башлап югары сыйныфларга хәтле. Канзаста, гомумән, мөселманнар әллә ни күп түгел дип уйлыйм, алар күбрәк Нью-Йорк, Лос-Анджелес, Бостон кебек зур шәһәрләрдә яши, шуңа күрә биш йөз меңлек шәһәр өчен ике мәчет һәм зур мөселман мәктәбен булдыру үзенә күрә бер уңыш дип саныйм.
Җыелган халыкның саны биш йөзгә якын булгандыр, кеп-кечкенә балалардан башлап ак сакаллы бабайларга хәтле, әле үзләре каян гына килмәгәннәр АКШка! Кемдер Азия илләреннән, кемдер Европадан, Төньяк Америкадан, кемдер балачагыннан бирле монда яшәгән, хәтта Кубада туган бер ханым белән дә таныштык.
Гомумән, мондагы мөселман оешмаларының тормышы бик кызык, ураза вакытында һәр көнне ниндидер аерым илнең милли ашамлыклары белән авыз ачалар, бу ашамлыкларны әзерләү өчен шул илнең вәкилләре җаваплы. Без килгән көн Һиндстан көне иде. Яңа кешеләрне бик тә кунакчыл кабул итәләр, әмма бу мондагы дини оешмаларның уртак үзенчәлеге дип уйлыйм, чөнки һәрберсе үзенең вәкилләре санын үстерергә тырыша, хәтта радиодан чиркәүләрнең рекламаларын да ишеткәләгәнем булды.
Тик демократия илендә дә “чит” диннәрне күзәтеп торырга омтылган кешеләр бар. Рәхмәтләребезне әйтеп кире юлга чыккач, безне алып килгән укытучыбыз безгә кайсыдыр зур шәһәрдә төзелә торган мәчет турында сөйләде, шуңа акча биргән бөтен кешеләрнең исемнәрен язып барырга җыеналар икән, ә аларның яһүди оешмалары моңа каршы, чөнки мөселманнарны язып чыккач, яһүдләрне тикшерә башлаячаклар дигән фикердә. Нәрсә белән беткәндер бу вакыйга, әйтә алмыйм, тик бу илдә һәр милләтнең, һәр диннең вәкилләре булганы, чынлап та, дөрес.
Лена Костюхина,
АКШ, Канзас штаты