string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7899.html"
22.08.2011 10:54

(Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Мәккә шәһәрендә узган конференциядән алган тәэсирләре)

 

Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәрәкәтүһү!

Июль аеның ахырында Согуд Гарәбстанында үткән “Ислам дөньясы: проблемалар һәм алардан чыгу юллары” конференциясендә катнашырга туры килде. Конференциягә йөз иллеләп зур галим – Тунистан, Мисырдан, Согуд Гарәбстаныннан, ислам мәркәзләреннән Диния нәзарәтләренең,  университетларның  җитәкчеләре  җыелган иде. Шулай ук Пакыстаннан, Һиндстан, Англия, Америка, Бразилия, бөтен Европа илләреннән, Австралиядән вәкилләр бар иде.

Әлеге конференциянең төп максаты – хәзерге көндә Ислам вәзгыяте, аңа бәйле проблемалар һәм алардан чыгу юлларын ачыктан-ачык уртага салып сөйләшүдән гыйбарәт иде.

Ни өчен хәзерге вакытта бөтен проблема Согуд Гарәбстанына барып тоташа? Конференциядә катнашучылар бөтен проблема Согуд Гарәбстанында, укырга китәләр һәм шәкертләрнең еш кына нинди гыйлем алып кайтуын контрольдә тотмыйлар, диләр. Шәкертләр төрле секталарга кереп, тегеннән-моннан алып, шушы радикаль сектант нәрсәне үзләренә сеңдерә башлый. Без инде хәзер шәкертләрне магистратурага гына җибәрәбез, ләкин шул кыска гына вакыт арасында да безгә бәдәви гореф-гадәтләрне алып кайталар, дип турыдан-туры ярып салдылар тунислар. Мисырлылар да күтәрелде, Европа мөселманнары да шушы мәсьәләгә кушылды. Сез контрольдә тотмыйсыз яки контрольдә тотып та, махсус эшлисез, диләр.

         Моңарчы Татарстанда гына шундый проблемалар, шундый вәзгыять дип уйлый идек, бактың исә, бөтен Россиядә, хәтта Европада да шул, хәтта Африкада да шул, Согуд Гарәбстанының үзендә дә шул – сектантлыкка каршы көрәш икән. Согуд Гарәбстанына кайчандыр нык әзерлекле кадрлар укытып чыгардык һәм бөтен җирдә әлеге кадрлар эшсез калды.

Хәзерге вакытта аларның үзләрендә дә проблемалар барлыкка килә башлады. Шартлатулар, фетнәләр... Бездә ничек бара, анда да шундый фетнәләр башланды, ләкин анда җәзасы безнең дәүләтнеке кебек кенә түгел – үлем хөкеменә тарталар. Ягъни шуны әйтәсе килә: бүгенге көндәге проблемалар бөтен дөнья масштабында бара! Нинди проблема икән соң ул исламда секталарның барлыкка килүе? Боларның барысына да конференциядә җавап табылды.

Кыскасы, шушы бозыклык, беренче чиратта, наданлык, икенче чиратта, ялкаулыктан килеп чыга. Мәсәлән, Коръәнне укыганнар, аять-хәдисләрне ятлаганнар, ләкин аларны тормышта куллана алмыйлар. Ни өчен? Чөнки гыйлем һәм ятлау икесе ике нәрсә!

“Аллаһы Тәгалә юлына чакырганда, хикмәт белән чакыр һәм бик матур вәгазь белән чакыр”. Безнең исламда да шундый нәрсә пәйда булды – шәрехләүсез, аңлатусыз, ятлаганны гына сөйләп бирү. Коръәннән, хәдистән алган, ләкин аңлата алмый, чөнки ул аны сүзен-сүзгә ятлаган, практикада кулланганда хикмәт юк. Менә шуның өстендә эшләргә кирәк тә инде. Конференциянең дә төп мәгънәсе шунда иде.

Гыйлемне бишектән алып, ләхеткәчә алыгыз, диләр бит. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә әйткән: “Минем сәхабәләрем бик күп, шулай да һәр яңа гасыр башында динне аңлатучы яңа кеше киләчәк”. Чөнки, мәсьәлән, теге яңа гасырның башындагы татар теле белән, хәзерге тел арасында бик зур аерма бар. Бүгенге көн галиме гыйлемне заман теле белән аңлатырга тиеш, шул чакта, шул вакытта гына ул аны тыңлаучыга барып ирештерәчәк.

Намаз уку, ураза тоту, хаҗга бару, зәкят бирү – бу әле мөселманлыкның бердәнбер күрсәткече түгел. Мөселман әдәп, әхлак ягыннан да, тирә-юньдәгеләр белән мөгаләмәсе, яшәү рәвеше һәм башка күркәм сыйфатлары белән дә үрнәк булырга тиеш.  Әйтик, мөнафикларның башында торган Мәдинә шәһәрендәге Абдулла ибне Сәлам  намазын да укый, мәчетен дә төзи, ләкин барысы да – бары күз буяу өчен генә. Мөхәммәд (с.г.в.) дә шуның өчен дә үз куллары белән аның мәчетен яндыра. Шулай да гомеренең ахырында Абдулла ибне Сәлам дә үкенә һәм ихластан Исламга килә.

Син Аллаһы Тәгаләне күргән кебек яисә Аллаһы Тәгалә сиңа карап торган кебек Аны тоярга тиешсең. Ул очракта бер-береңә каты сүз әйтә алмыйсың, Коръәндәгечә яшәргә тырышасың. Коръән һәм хәдисне ни өчен ятлыйлар? Дөньяда, тормышта кулланыр  өчен. Коръән дә, сөннәт тә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тормышы да бу дөньяда хәрамга керешмичә, дөрес итеп яшәргә өйрәтә.

Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бергә булган вакытта гына кеше бу дөньяда тиешенчә яши ала. Әйтик, мөселман булып, инженер булуың хәерлерәкме яки инде мөселман булуың гына хәерлерәкме? Мөселман булып, зур проектлар ясавың хәерлерәкме яки мөселман булып надан булып калуың хәерлерәкме? Бүгенге көндә сәләфи-ваһһабчылык кешене дөньяви гыйлеменнән арындырып, һаман урта гасырларда гына калдырмакчы була. Мәсәлән, менә гыйлем әһелләре урта гасырларга чакыра, идәнгә утырып ашарга өнди һ.б.

Әлеге конференциянең дә, безнең җыйналуыбызның да сәбәбе шуннан гыйбарәт иде – гыйлемнең кирәклеге. Коръән дә, сөннәт тә, дөньяви һәм дини гыйлем дә – бүгенге көндә хәрамга керешмичә, уңайлы тормышта яшәргә рөхсәт итә торган Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Хәдисне ятлап, бер-береңә кычкырышып, мактанышып йөрү дөрес түгел ул. Шушы мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, барысын да аңлаштык. Ислам дине хәдис-Коръәнне яттан белергә чакырмый, ул дини һәм дөньяви гыйлем алып, аны тиешле вакытта, кирәкле җирдә, файдалы урында куллана белергә, һәркемгә файда китерә торган гыйлем җыярга чакыра.

Сөннәт гамәлләренә килгәндә, намаз уку – сөннәт, тәсбих тарту – сөннәт. Кайсы кулайрак? Һәркайсының үз урыны бар!

Бүгенге көндә әле һаман да намаз уку-укымау, сөннәт-сөннәт булмау турында бәхәсләшәбез. Инде боларның барысына да нокта куяр вакыт җиткәндер. Безгә бүген, иң беренче нәүбәттә, әдәп җитми! Шул ук мәчеткә кергәндә, ни өчен яланаяк керәбез? Алай гына да түгел, Аллаһы Тәгалә янына шортик-майкадан керергә җөрьәт итәбез әле без! Югыйсә, берәр зур кеше белән эшлекле очрашуга барганда, без костюм-чалбарны кияргә, галстук тагарга онытмыйбыз.

Аллаһы Тәгалә йортына барганда, рәтле киемнән генә түгел, чиста-пакь киемнән киенү дә зарур. Безнең өчен Аллаһы Тәгалә белән очрашу бәйрәм булырга тиеш. Сугышта катнашкан бабайлар орден-медальләрен тагып баралар. Алардан үрнәк алу кирәк!

Саный китсәң, безгә әле әдәп-әхлакка өйрәнәсе дә, өйрәнәсе! Шуңа да хәдисләрне, Коръән аятьләрен аңлап, тормышта адым саен кулланып, шуның белән бербөтен булып яшәргә кирәк!

Бер җирлектәге халыкның ялкаулык аркасында килеп чыккан гореф-гадәте ислам динендәге сөннәт дип алып кайтып, мондагы халыкка, бигрәк тә мәдәниятле халыкка тагарга тырышу – бүгенге көндәге проблема. Наданлык һәм ялкаулык! Хәдис, Коръәннән аять ятлап утырып кына булмый – шул ятланган аять-хәдисләр бүгенге көндә кулланырга яраклы гыйлем булырга тиеш. Синең намазың – ашарга тиешле ризык кебек, ягъни ашамыйча яши алмыйбыз бит без, шуның кебек намаз укымыйча да яши алмыйбыз, ураза тотмыйча да яши алмыйбыз. Болар безнең рухи азыгыбызга әйләнергә тиешләр. Ләкин бу гына мөселманлыкның күрсәткече түгел, иң мөһиме – күңел чисталыгы, синең тирә-юньдәгеләргә хәерле мөгалләмәң! Шуны онытмасак иде. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә, пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламгә күңелләребезнең түреннән чыккан салават шәрифләребез булса иде.