string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7903.html"
15.07.2011 16:03

Мөселман дини календаренда бәйрәмнәр саны артык күп түгел. Ләкин булганнарының гына да кыйммәте ни тора. Шулар арасында Бәраәт кичәсе аерым әһәмияткә ия. Ул – догалар һәм теләкләр кабул була торган изге кичәләрнең берсе. Шуңа күрә, әлеге көндә мөмкин кадәр күбрәк догалар укып, Аллаһыдан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк. Әлеге кичә белән Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов тулырак таныштыра.

Әссәләмү галәйкүм, Илдус хәзрәт! Бәраәт кичәсе мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе, аның үткәрү вакыты, мөһимлеге, изгелеге нидән гыйбарәт соң?

Вәгаләйкүм әссәлам! Бу кичәнең фазыйләте, изгелеге турында шактый күп нәрсә сөйләп була. Бәраәт кичәсе – мөселманнарның изге бәйрәмнәренең берсе. Мөселман ел исәпләве буенча Шәгъбан аеның 14 еннән 15 енә төнгә туры килә. Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын, бәхет-сәгадәтләрен билгели. Шулай ук ике Бәраәт кичәсе арасында үләсе кешеләрнең исемнәре Газраилнең сәхифәләренә теркәлә. Бәраәт гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә дип санала. Шуңа күрә бу кичәдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләрен һәм мәрхүмнәрне гөнаһлардан коткаруын сорап дога кылалар.

Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм Рәсүл Әкрам салләлаһү галәйһис-сәлләм янына килеп, болай дигән: "Йә, Аллаһының Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр – мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетеп, бөһтан кылып ятучылар, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхушлектә үткәрүчеләр..."

Гата ибне Ясәр разыйаллаһу гәнһе, бу кичәдә ике Бәраәт кичәсе арасында вафат булачакларның исемнәре Газраил галәйһис-сәлләм сәхифәләренә теркәлер, ди. Кадер кичәсеннән башка бу кичәгә бүтәне якын килмәс, ди.

- Бу кичәдә аерым бер төрле гыйбадәтләр үтәү каралганмы?

Бу кичәдә Пәйгамбәребез галәйһис-сәлләм агасы хәзрәте Габбас разыйаллаһу гәнһене тәсбих намазын укырга өндәде. Бәраәт кичәсенең үз намазы да бар. Бу намазда "Әлхәм" сүрәсеннән соң "Аятел-Көрси" белән "Иннә-әңзәлләһ" сүрәләрен уку күркәм гадәт булыр. Бу кичәдә өч мәртәбә "Йәсин" сүрәсе укылыр. Беренче мәртәбә "Йәсин" сүрәсен укыганда укучының нияте Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сораудан гыйбарәт булыр, икенче мәртәбә "Йәсин" укыганда мөселман Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорар. Өченче мәртәбә бәрәкәт артсын дип укыр.

- Кадер кичәсе һәм аның әһәмияте турында шактый гына мәгълүматлар бар, дин кардәшләребез аларны яхшы белә, ә Бәраәт кичәсендә мөэмин мөселманнарның фазыйләтләре нидән гыйбарәт?

Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөньяга иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган. 

Ислам галимнәре аны «мөбарәк» дип сыйфатлый, чөнки ул - бәрәкәтле, тирән мәгьнәле бер кичә. Бу кичәдә Хак Тәгалә кешеләргә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсенең төп мәгънәсе - бурычтан һәм җәзадан котылу.

Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык язмышы язылыр һәм фәрештәләргә тапшырыла. Киләчәк бер ел эчендә бөтен кешенең, бөтен барлыкның ризыклары, байлык һәм ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак һәм вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнә. Ягъни шушы кичәдә адәм баласы үзенең бер еллык язмышын билгели ала, гөнаһларын ярлыкавына ирешеп, уй-теләкләре белән Аллаһы Тәгаләдән кабул кылуын сорый.

- Мөселманнар әлеге кичәне ничек үткәрергә тиешләр?

Бу кичә бары изге гамәлләрдән генә торырга тиеш: дога кылырга, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака өләшергә, һәрдаим гыйбадәттә булырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә әлеге кичә турында болай дигән: “Шәгъбан аеның 14-15нче кичен гыйбадәт белән уздырыгыз. Көндез ураза тотыгыз, чөнки ул кичне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар вә шулай боерыр: “Юкмы гафу сораучы, аны гафу итим. Юкмы ризык сораучы, аны ризыкландырыйм. Юкмы кайгылы вә авыру кеше, шифасын бирим. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар, бирим”.

Бу мөбарәк кичәне мөмкин кадәр үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез вә бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһыдан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә әнә шундый мөмкинлек бирәдер, шул рәвешчә яраткан бәндәләренә олы рәхмәтен саладыр. Булганына шөкер итик тә, догада, гыйбадәттә булыйк.

- Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсе турында мәгълүмат ни дәрәҗәдә?

Ислам әдәбиятында да әлеге кичә турында шактый гына мәгълүматлар бар. Әйтик, бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә), аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән туп-тулыдыр. Бу кичә - ярлыкау кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тулы шәфәгать бирелгән. Шәгъбан аеның унөченче кичәсендә Расүл Әкрәм өммәте өчен Аллаһ Тәгаләдән шәфәгать теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. Ундүртенче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. Унбишенче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.

Шәгьбанның унбишенче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: «Шәгьбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһ Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья күгендә күренә һәм: «Тәүбә вә истигьфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» - дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр.