string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7906.html"
21.06.2011 08:32

13 апрельдәге Татарстан мөселманнарының чираттан тыш корылтаенда, республиканың яңа мөфтие сайланганнан соң, Диния Нәзарәтендә яңа бүлек булдырылды – дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге. Әлеге бүлекнең барлыкка килүе нәрсә белән бәйле соң? Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, моңа кадәр мәгълүмати кырда беркем дә шөгыльләнмәгән. Әлбәттә, ислам үзәкләренең, мөхтәсибәтләрнең мәгълүмати газеталары һәм сайтлары бар иде (һәм алар хәзер дә бар). Җитди эш алып бара торган мөстәкыйль ММЧ барлыкка килде, шулай да мәгълүмати һәм аналитик булудан бигрәк, күпчелек очракта мәгърифәтчелек рухында булдылар. Кайсыбер яклары белән ММЧ ярыштылар да, ә кайсыбер яклары белән бер-берсенә якын да килмәделәр. Дөресен генә әйткәндә, әлеге эшнең юнәлеше, гомумән, аңлаешсыз булып чыкты. Башкача әйткәндә, карар кабул итәр өчен бердәм үзәк булмады. Бу – беренче сәбәп.

Икенче сәбәп шунда ки, мәгълүмати җәмгыять үзе кызу темпта үзгәрә: мәгълүмат тапшыру технологияләре, аны җиткерү принциплары (мәсәлән, яңалык ресурсларында). Бу үзгәрешләр шулкадәр тиз, кызу бара, хәтта мәгълүмати агентлыкларны алып баручылар аларның тизлекләре белән бергә бара алмыйлар, - бу очракта мөселман ММЧ турында әйтеп тә торасы юк. Махсус профиль структурасыз күп кенә әйберләрне башкарып булмый.

Әлбәттә, монда да җитди методик һәм методологик эш алып барылды, әмма журналистлар берләшмәсе каршында торган барлык проблемаларны мондый шартта чишү мөмкин түгел. Моның өчен махсус шөгыльләнүче бүлек булуы зарур иде.

Ахыргача каралып бетмәгән булса да, бик тә мөһим тагы бер фактор бар – чор җәмгыятендә мәгълүмати структура әлегәчә файдалы, нәтиҗәле хезмәт күрсәтә алмый. Моңа аерым тукталып үтү кирәк. Информацион бүлекләргә “без монда эшлибез, ә сез безнең хакта сөйлисез” принцибы буенча карау дөрес түгел. Бу – хата. Информацион җәмгыятьтә мондый хата шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Безнең бүлек республиканың мөселман җәмгыятендәге көнүзәк мәсьәләләрне формалаштыру һәм тормышка ашыру өчен булдырылды. Бүлек низамнамәсендә “төп бурыч ТҖ МДНең информацион эшчәнлеген тормышка ашыру һәм координацияләү” дигән сүзләр бар. Әлеге мәсьәләрне  “сервис үзәге” чишә алмый.

Бүлек алдына мөфти нинди вазифалар куйды соң һәм аларның кайсыларын бүгенге көндә без башкара алабыз?

Монда низамнамәдәге максатлардан аз гына этәрелергә туры килә. Беренче чиратта, “җәмәгатьчелек һәм ММЧ арасында ТҖ МДНең уңай имиджын булдыруда һәм ТҖ МДНнең информацион сәясәтен тормышка ашыру үсешендә һәм идарәсендә катнашу». Бу –принципиаль момент. Безнең бүлекнең генә түгел, башкаларның да үзенчәлегенә килсәк (әйтик, дөньяви министрлыклар белән), без һәрвакытта да үзебезнең төп максатыбызны аңларга тиешбез.

Без мәгълүмати сугышлар алып бармыйбыз һәм мондый чараларны максатларга ирешүдә кулланмыйбыз да. Дөньяви ММЧ журналистлары “Сезнең вазифагыз нидән гыйбарәт? Сез төп пиарщик һәм ТҖ МДНең имиджы, йөзе өчен эшлисезме?” дип сорыйлар. Юк, без төрле позицияләрдә торабыз: Диния нәзарәте ниндидер имиджга кирәксенгән “продукт” түгел. Ләкин медиа киңлегендәге Диния нәзарәте образы адекват булырга, үзенә туры килергә тиеш.

Эшчәнлекнең юнәлешләре турында әйткәндә, безнең максатларны эчке һәм тышкы төрләргә бүлүнең әһәмияте бар. Без тышкы медиале мохит белән очрашабыз. Һәм монда берничә стратегик мәсьәлә бар. Беренчедән, безне һәрвакыт ишетәләр һәм безгә еш кына “Ә нигә сез әлеге темага карата үз фикерегезне белдермисез? Әлеге мәсьәлә буенча нәрсә уйлыйсыз?” дип әйтәләр. Дөресен генә әйткәндә, Диния нәзарәте еш кына үз фикерен белдерә, ләкин бу киң мәйданга чыкмый, чөнки бу, нәкъ үзләре әйтәнчә үк, журналистларга “кызык түгел”. Яки әлеге фикергә шул дәрәҗәдә интерпретация ясала, безнең позиция гомумән бозып, үзгәретелеп күрсәтелә.

Икенче момент. Хәтта уңай басмаларда да, исламны халык авыз иҗаты, фольклор, тарих, музей буларак күрсәтәләр. Совет заманында дин генә халыкны милләт, мәдәниятен саклап калды дип әйтү зур каһарманлык булса, бүгенге көндә исә моңа басым ясау тискәре йогынты гына бирә. Мөселманнарның үз карашлары, әйтер сүзләре бар, ләкин ул адекват кабул ителми, әйтергә теләгән фикерне түгел, ә үзләре теләгәннәрен ишетәләр.

Көн кадагындагы мәгълүматларны җиткерүдә катнашу аеруча мөһим. Федераль ММЧ журналистлары һәм редакторлары белән ничектер бер сөйләшкәндә: “Бүгенге көндә көнүзәк мәсьәләләр арасында әхлакый сораулар нинди урында тора?” дип кызыксындым. Алар уйлап та тормыйча: “бернинди дә” дип җавап кайтардылар. Бу – зур һәлакәт. Медиа киңлегендә баручы көнүзәк мәсьәләләр турында сөйлибез икән, безнең төп максатыбыз шуның белән билгеләнә – ислам куйган әхлакый мәсьәләләр болар арасында һичшиксез үз урынын табарга тиеш.

Иҗтимагый тормышта әхлакый мәсьәләләр белән дә багланыш булырга тиеш.  Без моның хакта даими сөйлибез, бу безнең өчен җитди, стратегик бурычларның берсе булып тора.

Әлегә "илтифат итүче" позициядә генә торабыз булып чыга. Нәрсәдер булды һәм без аңлатабыз, акланабыз. Әлеге позиция баштан ук йомшак, көчсез иде, шуңа да аны алмаштырырга кирәк. Һәм без моның өстендә эшлибез.

Дини ММЧ белән ничек эшләргә уйлыйбыз?

-Бу безнең эшчәнлегебезнең икенче юнәлешенең бурычларының берсе. Республикада гаять зур күләмдә информацион проектлар бар, шартлы рәвештә без аларны мөселман ММЧ дип атыйбыз. Мин монда шуны билгеләп үтәр идем – бүлекнең эшчәнлеге өлкәсе ММЧ гына түгел, шул ук вакытта массакүләм элемтә чаралары да. Безгә инде күптәннән “Массакүләм элемтә чаралары” кебек киңрәк төшенчәләр белән эшләр вакыт. Әлеге төшенчәгә без кинематографны да, рекламаны да,  һәм башка элемтә форматларын да кертеп карый алабыз.

Беренче этапта – булган барлык әйберләргә дә инвентаризация үткәрү мәсьәләсе тора. Соңгы 13 елда без нәрсә эшләдек яки нәрсә эшләмәдек? Беләм, әлеге өлкә бик тә проблемалы. Сыйфатлы медиа проекты шактый гына чыгымнар таләп итүен аңлаган килеш тә, күп кенә басмалар “кирәк булганга гына” булдырылдылар.

Күп көч һәм финанс бирмичә дә, яхшы басма чыгарып була дигән мөселманнар белән сөйләшкәнем бар. Нәтиҗәсе дә күпләргә билгеле. Мәсәлән, бездә ай саен чыга торган күп кенә газеталар бар. XXI гасыр өчен бу шаккатырлык түгел, абсурд кына. Газеталар йә көндәлек, йә атналык кына була ала. Калганнарын газета дип атарга да мөмкин түгел. Әлеге газеталар нәрсә бастыра соң?  Аларда зур күләмле вәгазьләр бастырырга ярамый. Бигрәк тә бүгенге көндәге китап нәшриятларының үсеше булганда. Газета – башка формат.

Безгә элеккеге мирасның бүгенге заманча ММЧларына ни дәрәҗәдә яраклы икәнлеген тикшерү кирәк. Әлегә бу эш үткәрелмәгән, ләкин без инде үзебезнең бу юнәлештә эшләячәк төркемебезне булдырдык.

Инвентаризация турында тагы берничә сүз. Безгә үзебездә нәрсә булганын аңларга кирәк, кабатлаулардан кача торган бәйләнеш системасы булдырырга вакыт. Шулай ук район ММЧның концепциясен, алардагы ТҖ МДН һәм мөхтәсибәтләр арасында тиешле баланс саклану-сакланмавын белер өчен, барысын да барлап чыгу зарур.
Аңлашыла, төп басым җирле хәбәрләргә ясалырга тиеш. Моны практикада ничек чынга ашыруны безгә бергә уйларга кирәк.

Нигә теге яки бу ММЧ бар соң? Кызыклы сорау. Кызганычка каршы, әлегәчә “эшләргә теләгән диндар кешеләр бар, шулар эшләсеннәр дә” дигән аңлатмадан арынып булмый. Аларның газета укучысы турында күзаллары да, үзләренең тәҗрибәләре дә, осталыклары да юк дәрәҗәсендә. Шулай да алар газета чыгарырга алыналар. Безнең инвентаризация нәтиҗәләрен нәкъ менә бер елдан җиткерербез, якын арада профессиональ  тәкъдимнәр ясарбыз дип уйлыйм.

4 июньдә, безнең бүлек өчен генә түгел, мөселманнар өчен дә әһәмиятле вакыйга булды – ТҖ МДНнең бүгенге заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган яңа сайты ачылды. Элеккеге версиясе дә әлегә бергә алып барыла.

Киләчәктә без район мәгълүмати ресурслары белән бәйләнеш башлап җибәрергә уйлыйбыз. Бу, бер яктан, дәгъват өчен җаваплылар, икенче яктан, ММЧ редакцияләре. Әлбәттә, алар безнең тарафтан күрсәтмәләр көтәләр, бу  дөрес түгел. Без күрсәтмәләр бирер өчен эшләмибез. Безнең максат – кирәк вакытта ярдәм итү. Әлегә проблемалар җитәрлек. Шул ук мөхтәсибәтләргә генә килгәндә дә. Әлбәттә, әлеге ситуацияне тиз арада хәл итү кирәк.

Күренеп тора, район хәлләре дә мәгълүмати кырга эләгеп, гомумреспублика яңарышына ия була алалар. Мөфти, яисә безнең бүлек әлеге хәлне, нәкъ менә башка кеше кебек үк, газета битләреннән генә белә икән, бу инде нормаль ситуация түгел. Әйтик, журналистлар миңа берәр ситуациягә комментарий бирүне сорыйлар, ә мин әлеге хәбәрне әле яңа гына интернеттан белдем ди, ачыклый башласак, бу бер ай элек булган карарның нәтиҗәсе булып чыга. Мондый хәлләр, гомумән, булырга тиеш түгел. Шуңа да 2010 елның ахырында ТҖ МДН информацион сәясәте турында низамнамә кабул ителде: һәрбер имам теге яки бу хәбәр турында башта ТҖ МДНә һәм кирәкле информацион үзәкләренә хәбәр итәргә тиеш.

Шулай ук без басма һәм электрон ММЧна мониторинг үткәрәбез. Интернет ресурсларда бездән әңгәмәгә керүне көтәләр. Бу әңгәмәләр кирәк һәм мөһим, тик аноним булмаган очракта гына.  Миңа, мәсәлән, әлеге дискуссияләрдә катнашучы имамның үзенең кем икәнлеген атамаганлыгы нигәдер аңлашылып бетми. Күп очракта без аларның кем икәнлекләренә барыбер төшенәбез. Мондый анонимлыкны аңлап булмый. Әйтик, кемдер конференциягә чалма-чапаннан килә, тик үзенең мөселман булуын ачыктан-ачык җиткерми. Бу бәйләнештә тагы бер проблема бар. Әйтик, күп кенә ММЧ үзләренең язмаларында, берәр мөселманның фикерен китереп, моны, күп очракта алар туры килмәсә дә, ТҖ МДНнең рәсми позициясе белән тиңләштерәләр.

Проблемалар җитәрлек – иң җитдиләре, тагы бер мәртәбә кабатлыйм – мөхтәсибәтләр белән үзара бәйләнеш, барысы да электрон почта белән эшли белми, авыллардагы имамнар турында әйтеп тә торасы юк. Шулай ук штатка тиешле квалификацияле хезмәткәрләр дә туплау шактый авыр мәсьәлә. Хәзерге вакытта җыя торган команда ул – “яшь үсенте генә”.

Аңлашыла, бүлек аналитика белән эшләргә тиеш, ләкин җитди дини аналитика бүгенге көндә, гомумән, юк диярлек. Шул ук вакытта онытырга ярамый: ислам аналитикасының үзенең үзенчәлекләре бар. Безнең очракта, эксперт, мөселман өммәтенә тулысынча кермичә, күп очракта җитди хаталарга дучар була. Бүгенге көндә исламда аналитика буларак бирелгән материал, мине еш кына акылга сыймаслык катлаулылыгы белән шаккаттыра. Әлеге җәмгыять эчендә булып кына аңлый аласың, тик бу аңлатулар чынбарлыктан ерак. Кагыйдә буларак, барысы да гади генә, ләкин моның өчен эчке бәйләнешләрне күрү кирәк. Экспертлар барысын да рациональ, нигезләп, җөпләм аңлатырга теләгәндә, хәтта кайчакта көлке дә була.

Шуңа да кадрларны булдыру – мөһим һәм җитди мәсьәлә. Шулай да үти алырлык. Инде менә хәзер әйтә алам, бүлеккә яңа килгәннәр, күпмедер вакыттан соң үз эшләренең осталары булачаклар. Шуңа да без зарланмыйбыз – әзер белгечләр тапмаган очракта, яңаларын үзебез үстерәбез.