Игътибар иткәнегез бармы икән: елмаеп, йөзләре нур сибеп торган кешеләргә караганда “бәхетсезлек битлеге” киеп, кара көеп йөрүчеләр безнең урамнарда ешрак очрый. Ни сәбәптәндер безнең җәмгыятебездә кешеләр арасында гади елмаю, сәламләшү җитми. Мөгаен, чырае качкан йөзләрне күрмәс өчен шулай бер-беребезне читләтеп үтеп китәбездер инде. Халыкның турсайган йөзенә шулкадәр гадәтләнгәнбез ки, әгәр дә берәр елмаеп йөрүче кешене күрсәк, шундук, әллә моның башы китә башлады микән, дигән уй килә, “бу акылга зәгыйфь кешедер” дигән диагноз куярга да күп сорап тормыйбыз. Менталитетыбыз шундый микән, әллә инде тормышыбыз авырмы?
Ә бит елмаю йөзне матурайтып кына калмый, акылыбыз, сәламәтлегебез өчен дә файдалы. Ул йөрәк авыруларыннан, югары кан басымыннан менә дигән дару, шулай ук стрессны да бетерә. Хәтта елмаю турында өйрәнүче аерым бер фән дә бар, ул геотология дип атала. Европа, АКШ, Израиль клиникаларында елмаюны, көлүне инде күптәннән профилактика һәм дәвалау чарасы буларак файдаланалар. Елмаюның шифасын үзегез дә сынап карый аласыз: әгәр дә иртә белән торуыгызга хәләл җефетегез елмаеп караса, ишегалдына чыккач, күршегез елмаеп исәнләшсә, эшкә килеп кергәч коллегаларыгыз елмаеп хәерле эш көне теләсә, көнегезнең матур, уңышлы үтәчәгенә ышаныч бар.
Безнең илдәге күп кенә түрәләр, елмаю минем абруемны какшата, дәрәҗәмне төшерә, кул астындагыларның хөрмәтен яулар, тыңлатып торыр өчен корырак, усалрак булырга кирәк, дип уйлыйлар, ахры. Һәм алар бик нык ялгыша.
Әбү Дәрдә һәрвакыт елмая торган була. Бервакыт бер сахабә аңа болай ди: “Гел елмаеп торсаң, сине ахмак дип уйлаулары бар”. Әбү Дәрдә аңа җавап итеп: “Минем беркайчан да Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) йөзен елмаюсыз күргәнем булмады”, - дигән. Аллаһның Илчесе (с.г.в.) ачык йөзле һәм игелекле булырга чакырган. Ул (с.г.в.): “Дустыңа елмаеп карау да садака”, - дигән. Пәйгамбәрлек иңгәнче үк Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламне Әмин дип атап йөрткәннәр. Әмин “тугры”, “ышанычлы” дигәнне аңлата. Ул кешеләр арасында иң нурлы һәм елмаюлы йөзлесе булган. Аның елмаюыннан хәтта диварлар да яктырып киткән, дип сөйлиләр. Кайберәүләр, аның маңгаенда ай белән кояш урнашкан, дип әйткәннәр. Җәрир (Аллаһ
аннан разый булса иде) болай дигән: “Мин исламны кабул иткәнемнән бирле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) ... йөзендә гел елмаю күрдем”.
Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА, Казан "Дин вә мәгыйшәт"