Узган атнада план буенча тагын ике авыл мәчетендә шәhәр хәзрәтләре тарафыннан вәгазь кичәсе үткәрелде.
Кызыл Болгар авылында Гадел хәзрәт җыелган авыл халкына ир-ат белән хатын-кыз арасында булган тигезлек турында вәгазь сөйләде.
Тимур хәзрәт Каргалы авылында җәмәгать белән Аллаhы Тәгаләнең бөеклеге турында, кешеләрнең нәфесе турында әңгәмә корды.
Аллаhы кабул итсен, мондый очрашулар бик мөһим һәм файдалы.