Кичә, 28 февральдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә көньяк-көнчыгыш казыяте имамнары җыелышы уздырылды. Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә узган җыелышта Баулы, Бөгелмә, Азнакай һәм башка районнарның имамнары, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашты.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте 1995 елның 7 сентябрендә теркәлгән. Ул райондагы авыл һәм шәһәр мәхәлләләрен, Р.Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсен үз эченә ала. Мөхтәсибәт Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхретдин исемендәге үзәк мәчетендә урнашкан. Бүгенге көндә Әлмәт районында 40ка якын мәчет эшли. Шәһәрнең үзендә ике яңа мәчет төзелеп килә.
Көньяк-көнчыгыш төбәге казыятенә Әлмәт, Мөслим, Зәй, Чирмешән, Сарман районнары керә.
Җыелышны Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең имам-мөхтәсибе, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов башлап җибәрде. Имам-мөхтәсиб мондый очрашулар үзара хәл белешеп күрешергә, мөфтигә турыдан-туры сораулар бирергә, аның белән якыннан аралашырга зур мөмкинлек булуы турында әйтте.
“Һәр нәрсә Аллаһы Тәгалә тәкъдире белән бара. Шулай ук безнең һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә ихтыяр көчен биргән. Шушы ихтыяр көче белән үзебезнең сүзләребезне җиткерәбез. Безгә, имамнарга, шушы дин эшләрен алып баруны йөкләгән. Динебез – безнең җилкәбездә. Авырмы, җиңелме – без аны тырышып, сабырлык белән алып барырга тиешбез. Мөфтиебезгә сабырлык, саулык бирсен, дин юлында тагын да зур хезмәтләр куярга насыйп итсен. Безгә, мөхтәсибәтләргә, диния нәзарәте ярдәм итә. Болар мөхтәсибәтнең исәп-хисапларында күренеп тора. Нәзарәт бездән ярдәм итүне таләп итми, көтми, киресенчә, безгә булыша. Шул ук вакытта мөфтият бүген бик күп тармакларны алып бара, мөхтәсибләр, яшьләр, мәдрәсәләр белән дә эшлиләр... Хаҗ, зәкят һәм башка юнәлешләрдә эш бара. Алга таба да шушы җирлекләребездә хәерле хезмәт итәргә язсын, бәрәкәт, тынычлык, тәртип саклансын дип телибез”, - диде хәзрәт.
Җыелыш дәвамында нәзарәтнең төрле бүлекләре үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды.
Соңыннан мөфти барлык чыгышларга карата үз фикерләре белән уртаклашты, динебезгә хезмәт итүчеләргә рәхмәтен белдерде. Зәкяткә, хаҗ кылуга, хәләлгә кагылышлы мәсьәләләрне аңлатты. Аннары имамнар юллаган сорауларга җавап бирде. Хәзрәтләр армиядә хезмәт итүгә, намаз уку тәртипләренә, дога кылганда амин әйтү, битне сыпыруга кагылышлы һәм мәчетләргә йөрүчеләр имамнарга еш бирә торган сорауларны җиткерделәр.
Мөфти: “Тәсбих әйтүгә, дога кылуга кагылышлы һәм башка шундый төрле фикерләр уяткан сорауларны җыябыз, аларга җавапларны әзерләп, ел дәвамында бер китап чыгарырга телибез, чөнки дин кардәшләребезгә алар хакында да аңлатырга кирәк. Мәзхәбебез бар, юлыбыз бар, дәлилләребез бик көчле. Китапларыбызда барысы хакында да язылган, Аллага шөкер. Күңелебездә шигебез юк, Аллага шөкер. Бергәләшеп динебез юлында эшләргә насыйп итсен”, - диде.
Җыелыш мәчеттә җәмәгать белән өйлә намазын укып, илебезгә, көннәребезгә хәерле вакытлар, бәрәкәт һәм тынычлык сорап дога кылу белән тәмамланды.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте
ИРЕК ХӘЗРӘТ ҖИҺАНШИН: МЕСКЕННӘР РӘХМӘТЛӘР ӘЙТЕП, АЗ ГЫНА ИГЪТИБАРДАН ДА ҮСЕНЕП КИТӘЛӘР
БҮГЕН ТАТАРСТАН МӨФТИЕ ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР БЕЛӘН ӘЛМӘТТӘ