Өммәтем үсеше өчен мин нәрсә бирә алам?

18 октябрь 2013 ел 09:23

Мәдинә Кәлимуллина – ислам икътисады һәм финанслары өлкәсендә шактый билгеле белгеч. Ул РФ Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара элемтәләр институтын тәмамлаган, халыкара икътисадый багланышлар һәм тышкы икътисадый элемтәләр кафедрасында белем алган. Хәзерге вакытта Россия Мөфтиләр шурасының икътисад департаменты директоры, күп кенә проектларның җитәкчесе.

-         Мәдинә, өммәтебезнең икътисадый яктан үсешен һәм ислам икътисадында Казанның тоткан урынын ничек бәялисез?

-         Әлегә без башлангыч чорда гына. Өммәтебезнең икътисадый үсешен бәяләүгә килгәндә, икътисадый операцияләрне ислам кануннары белән килештереп алып баручы фикердәшләр төркеме тупланды. Бу аларның тормыш кануны – эшчәнлекләре шуңа инандыра. Мондый төркемнең барлыкка килүе өммәтебез өчен казаныш, әлбәттә, әмма бу әлегә бик аз. Кызганыч ки, күп кенә кешеләр сорауны “Ислам үсеше, өммәтем үсеше өчен мин нәрсә бирә алам?” дип түгел, ә “Ислам миңа нәрсә бирә?” дип куя. Бу шулай, һәм бу бер Россиядә генә түгел. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай, алга таба да шулай дәвам итәр, мөгаен.

Үткәргән чараларның нәтиҗәләренә тукталсак, финанс-икътисадый яктан өммәтебез үсешенә битараф булмаучылар саны үсә бара. Алар белем ала, намус кушканча яшәргә тырыша, чөнки әле хәләл җитештерүчеләр арасында да этиканы; килешүләрне; хезмәткәрләр, клиентлар, партнёрлар һ. б. белән дөрес мөгамәләне саклау төп проблема булып кала. Безгә этика өстендә эшлисе бар әле.

Төбәкләр арасында ислам икътисады үсеше буенча Татарстан Россиядә, һичшиксез, лидерлар рәтендә. Беренче чиратта, бу шуннан килә – Татарстан Россиянең тарихый ислам үзәкләренең берсе; аерым шәхесләрнең тырышлыгы белән KAZANSAMMIT һ. б. проектлар эшли башлады; хәләл бизнеста, инфраструктура өлкәсендә проектлар булуын да әйтергә кирәк (монда да Татарстан башка төбәкләрдән алда бара). Хәзер Кавказ, аерым алганда, Дагстан, Чечня Республикасы, бик актив шөгыльләнә башлады. Кавказ белән чагыштырганда, Татарстанның өстенлеге аның икътисадый яктан тотрыклы төбәк булуында. Икенчедән, Татарстан Хөкүмәтенең эшчәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Беренче саммит башланганчы ук Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (ул чакта Татарстан хөкүмәтен җитәкли иде) ислам финансларының һәм ислам икътисадының әһәмиятен югары дәрәҗәдә аңлады. Хәзерге вакытта Татарстанга саммитка ислам илләреннән ышаныч белән киләләр икән – бу күп нәрсә хакында сөйли.

-         Департамент оешканга өч ел тулып килә. Шул вакыт эчендә нәрсәгә ирешелде? Нинди проектлар тормышка ашырылды?

-         Кайбер проектларга нәтиҗә ясау авыррак, әгәр дә белем алу турында әйтәбез икән, күпме кеше мәгълүмат алган, күпме кеше финанслауның хәрәм саналган юлларыннан баш тарткан – хакыйкатьне бер Аллаһы Тәгалә генә белә бит. Конкрет проектларга тукталсак, ислам финансларыннан белем бирү буенча без Мәскәү халыкара бизнес мәктәбе белән бергәләп эшлибез. Эшкуар, банкир, менеджер булып өлгереп җиткән кешеләргә белем бирәбез. Департаментның иң эре проектларының берсе “Хәләл” Мәскәү халыкара күргәзмәседер, мөгаен. Аны инде бишенче тапкыр үткәрергә әзерләнәбез. Башка проектларыбыз да бар, алары әлегә эзерлек этабында.                                                                                                                                                                  

 

Чыганак:                                                                                                                                         www.islam-today.ru.

 

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана