Христианнар мөэмин булганмы?

17 март 2020 ел 14:29

Сорау: Әссәламү галәйкүм, хәзрәт! “Кәхф” сүрәсендәге кешеләр турында укыганда, мине бер сорау борчый. Күп кенә галимнәр бу егетләрнең Гайсә (гс) килгәннән соң яшәп, 100 елдан соң йокыларыннан уянуларын, һәм бу вакытта христианнар яшәвен хәбәр итәләр. (Бер сайтта: “Кәхф әһелләре уянганда император Феодосий II булган, һәм ул б.э.ның V гасыры башында яшәгән”, дип язылган.)  Димәк, христианнар бу чорда иманлы булганнар? Нигә егетләр уянганда шәһәрдә бары мөэминнәр яшәгән дип язалар?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әйе, христианнар Пәйгамбәребез (сгв) килгәнче мөэминнәр булганнар, әмма беренче гасырларда бераллалыкны кире кагып, өч Аллаһ идеясе вәкилләре барлыкка килгән. Әмма Пәйгамбәребезнең (сгв) пәйгамбәрлегенә кадәр үк христианнар арасында мөэминнәр булган, һәм алар Ислам динен кабул иткән булырга мөмкин.

Исламга кадәр бераллалыкка ышанып яшәгән христианнар Җәннәткә кертелер дигән ышаныч бар.

Коръәндәге вакыйгаларга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк соң? Классик тәфсирләрдә мәгарә әһелләре турында төрле тарихи мәгълүматлар бирелә.

Коръәндә очраган вакыйгаларга бәйле мәгълүмат өч төргә бүленә:

Галимнәр тарафыннан бершиксез кабул ителгән вакыйгалар, мәсәлән, аятьләрнең сахих хәдисләрдә искәртелгән иңү тарихы.

Гакыйдәгә каршы килгән, һичшиксез кире кагыла торган  мәгълүмат, мәсәлән, Адәмнең (гс) үз улын “иблиснең колы” дип атавы. Болар әһле сөннәт галимнәре тарафыннан ялган мәгълүмат буларак кабул ителә.   

Кире дә кагылмый, кабул да ителми торган мәгълүмат: бәлки, бу хәл булгандыр, бәлки, юк.

Мәгарә әһелләре вакыйгасы өченче төргә карый. Тәфсирләрдә алар турында китерелгән кайбер мәгълүматны тикшереп карау мөмкин түгел. Элеккеге галимнәр, мәсәлән, “Кәхф” сүрәсенең 9 нчы аятендә китерелгән “рәкым” хакында шактый фикерләр калдырганнар. Ә Ибн Габбастан (рг): “Нәрсә соң ул “рәкым”?” дип сорагач, ул: “Мин белмим”, дип җавап кайтарган.

Әлеге вакыйгаларга карата сәхабәләр һәм табигыйннар “Аллаһ ачыклык кертмәгәнгә ачыклык кертүне калдырыгыз” (“Иткан” әс-Суютый) принцибына нигезләнә торган булганнар.

Әгәр дә теге яки бу вакыйга турында Коръәндә иясә Сөннәттә берни әйтелмәгән икән, аны Аллаһ хозурына калдырырга кирәк.

Мөфти Мөхәммәд Шәфиг Усмани “Мәгариф әл-Коръән” китабында болай ди: “Кайбер тарихчылар, элек асыл диннәрен тотарга мөмкинлек бирмәгән хакимнән качып мәгарәгә яшеренгән кешеләр булганлыгын исәпкә алып, сүрәдәге мәгарә вакыйгасын да христианнар чорына бәйләп аңлатканнар”. (5/577)

Мәгарә урнашкан урынга бәйле тагын берничә фикер бар: берәүләр мәгарәне Эйлатта, берәүләр Эфеста, Петрда, берәүләр Андалусида дип саный. Вакыйганың вакытына кагылышлы галимнәрнең фикере, нигездә, уртак: алар бу хәл 3-6 гасырларда булган дип фаразлый.

Әмма, без югарыда әйткәнчә, болар – фаразлар гына. Без бернәрсәне кире дә какмыйбыз, кабул да итмибез. Ибн Касир үз тәфсирендә әйткәнчә, “Аллаһ безгә бу вакыйганы без аны аңласын һәм уйлансын өчен китергән. Ул мәгарәнең кайда урнашканлыгын да әйтмәгән – аны белүдән безгә бер файда да юк, һәм анда шәригать максаты да юк” (“Кәхф” сүрәсенең 17 нче аятенә тәфсир).

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы