Тәһарәт алганда тамак чайкау

27 апрель 2020 ел 12:29

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тәһарәт алганда тамакны чайкау хөкемен әйтегез әле.

Җавап: Бу мәсьәлә буенча танылган хәдис белгече имам Габдел-Хәй әл-Ләкнәви (рахимәхуллаһ) мондый фәтва биргән:

الغرغرة حالة المضمضة مستحبة

“Авызны юганда тамакны чайкау - мөстәхәб” (Фәтәва әл-Ләкнәви, Дар Ибн Хәзм, 32 б.).

Имам Галәветдин әс-Сәмәрканди “Төхфәт әл-фукаха” хезмәтендә тамак чайкауны сөннәт муәккадә дип саный.

Әлбәттә, болар ураза тотучыга кагылмый, чөнки ураза тотканда тамак чайкасаң, ураза бозылырга мөмкин.

Ә Аллаһ яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана