Казыйлар турында

25 февраль 2022 ел 12:55

Сорау: Хөрмәтле хәзрәт! Әссәламәгаләйкүм! Татарстанда булган казыйларның карарлары законлы көчкә ия түгел һәм аларга мөрәҗәгать итәргә ярамый, дип укыдым. Алар урынына, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен, аларның чишелешен таба алган имамнар советына мөрәҗәгать итәргә кирәк икән. Шулаймы?

Җавап:

بسم الله الرحمن الرحيم

Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән.

Вәгаләйкүм әссәлам вә бәрәкәтүһ. 

Озак вакытлар мөселманнар яшәгән җирләрдә шәригать кануннары гамәлдә була һәм килеп туган бәхәсләрне шәригать судьялары (казыйлар) чишкән. Соңрак дөньяви хакимият кайбер территорияләрдә шәригать судларын бетерә. Мондый хәл, мәсәлән, мөселманнар яшәгән Испаниядә (Андалусия) һәм Британия империясе идарә иткән Һиндстанда барлыкка килә, аларда 1864 елда шәригать буенча хөкем итү тыела.

Россия – дөньяви дәүләт, Конституция тарафыннан һәр гражданга дин иреге гарантияләнә. Әгәр мөселманның хокуклары кысылган булса, ул үз хокукларын яклау һәм гаделлекне торгызу өчен дөньяви судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әмма дөньяви суд, шәригать нигезендә, мөселманнар арасындагы бәхәсләрне хәл итә алмаган очраклар була. Әйтик, мөслимә, үзенең ислам кануннары буенча укылган никахын Гражданлык актларын теркәү бүлегендә (ЗАГСта) теркәмәгән булса, дөньяви судта никахын гамәлдән чыгара алмый, судта аның гаризасы кабул ителмәячәк, мондый очракта аңа бары казыйга мөрәҗәгать итәргә генә кала. Килешүләр нигезендәге милек бәхәсләре белән бәйле низаглар шулай ук ирекле рәвештә Третей искәрмәсе сыйфатында казыяттә каралырга мөмкин. Әлбәттә, казыятләрнең карарлары Россия Федерациясе законнарына каршы килми, ә киресенчә, бәхәсләрне судка кадәр җайга салу өчен файдалы социаль функциягә ия.

Мөселманнар яши торган урыннарда казыйлар булмаган очракта, Хәнәфи мәзһәбендә дин тотучылар үзләренә гражданлык эшләрендә карар чыгарырлык казый сайлап куя, дип күзаллана.

Имам Ибне Габидин болай яза: «Хакимиятендә мөселманнар булмаган илләрдә җомга һәм бәйрәм намазларын үткәрергә рөхсәт ителә, ә мөселманнар сайлап алган кеше казый була... » (Радд аль-мухтар, 6/289).

Имам Камал ибн Хумам болай яза: "Хакимиятләрендә мөселманнар булмаган кайбер ислам җирлекләрендә, мәсәлән, безнең көннәрдәге Кордовта, үз артыннан ияртерлек солтан яки башка берәү булмаса, анда мөселманнар арасыннан берсен сайлап алырга һәм аны карарлар чыгарсын өчен, казый итеп билгеләргә кирәк». (Фатх әл-Кадир, 5/461).

Шулай итеп, Хәнәфи мәзһәбе буенча, әгәр җирлектә шәригать казые булмаса, мөселманнар аны үз араларыннан сайларга һәм аңа никахны өзү, әҗәтләрне билгеләү, шәригать буенча милек бәхәсләрен хәл итү, мөселманнарның мирасын бүлү кебек гражданлык мәсьәләләрендәге үзара бәхәсләрне хәл итү хокукын бирергә тиеш, дип күрәбез.

Мөселманнарның Диния нәзарәте - билгеле бер җирлектә яшәүче мөселманнарны берләштерүче иҗтимагый оешма. Бу оешманың бурычлары арасында дини эшчәнлекне тәртипкә салуга кагылышлылары да бар – алар мәчет һәм мәдрәсә эшләре, намазлар, ай календаре буенча айның башлану һәм тәмамлану вакытын билгеләү, мәгърифәтчелек эшчәнлеге һ.б. белән бәйлеләре дә бар. Бу оешма үзәкләштерелгән, ягъни мөселманнарны берләштерүче статуска ия, шулай ук ул РФ Юстиция министрлыгында рәсми рәвештә теркәлгән, бу аңа дәүләт тарафыннан йөкләтелгән билгеле бер дини вәкаләтләр турында сөйли. Бу вәкаләтләр кысаларында диния нәзарәтләре үз эшчәнлеген оештыра, махсус казыят органнарын раслый. Казыйлар мөселманнар арасында низагларны хәл итәргә сәләтле имамнар арасыннан сайлап алына һәм билгеләнә. Бу тәҗрибә дөньяви күпдинле дәүләт шартларында Хәнәфи мәзһәбе нигезләмәләренә тулысынча туры килә һәм дәүләт-хокукый нормаларга һәм принципларга каршы килми.

Аллаһ - яхшырак Белүче. ⠀⠀⠀

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы мөфтие

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Чыганаклар:

Ибн Абидин. Радд аль-мухтар ʼаля ад-Дурр аль-мухтар. – Эр-Рияд: Дар ʼалям аль-кутуб,  2003. – Т. 6, с. 289.

Ибн Хумам. Аль-Фатх аль-Кадир. – Каир: аль-Матбаʼа аль-кубра аль-амирийя (Булак), 1315 г.х. – Т.5, с. 461.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы