Буа мәдрәсәсе 2 ай дәвамында парә-парә укыган Коръән тәмам булу уңаеннан Коръән хәтеме һәм район мөслимәләре өчен Мәүлид бәйрәме үткәрде. Чарада “Мөслимә” газетасы редакторы, җәмәгать эшлеклесе Әлмира ханым Идиатуллина, мөгаллимә Роза абыстай, Фәнис хәзрәт һәм яшь шагыйрә Лилия Салахетдинова катнаштылар. Бәйрәмдә Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хасанов, мәдрәсә директоры Рәшид Маликов Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм хакында вәгазьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр әйттеләр. Чара мул табын артында кунакларның вәгазь-нәсыйхәтләре, догалары белән тәмамланды.
Буа мәдрәсәсендә Мәүлид оештырдылар
29 декабрь 2015 ел 11:45
Соңгы яңалыклар
Диния Нәзарәтенең «Зәкят» фонды махсус хәрби операция сугышчылары өчен «тәгәрмәчле» мәчетләргә акча җыюны төгәлләде
25 март 2025 ел 10:32
Фитр сәдакасын кая җибәрергә? Нәзарәтнең «Зәкят» фонды, мохтаҗларга тарату өчен, фитр сәдакасын онлайн кабул итә
25 март 2025 ел 09:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



